Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Эшен сөйгән кеше барына да өлгерә”

“Эшен сөйгән кеше барына да өлгерә”
16.10.2018 / Төрлесеннән

“Эшен сөйгән кеше  барына да өлгерә”11 ел почта бүлегендә хезмәт салучы Гөлфия Кәлимуллина шундыйлардан.

Хат ташучыларның хезмәте никадәр авыр булуын, үзем гәзиткә язылучылар эзләп йөрмәгән булсам, гомумән, аңламас идем. Ә бит алар, гәзиткә яздырудан тыш, атнасына ничә тапкыр шуны тарата. Һәр урам буйлап, һәр өйгә кереп йөрергә кирәк. Ә почта бүлеге берничә авылга бер булса? Монда инде үз авылыңны гына түгел, күрше-тирәне дә урарга туры килә. Шәхси машинаң булмаса, күрше авылга җәяү барып, җәяү кайтасы...


Арбаш авылында яшәү­че Гөлфия Кәлимуллина атнасына ничәмә тапкыр, үзләрендә эшне бетерү бе­лән, күрше Чишмә-Үрә­кәйгә килеп почта тарата. 5 чакрым араны ул инде ничә еллар таптый.
– Арбашта туып-үстем, әнкәем дә бу авылныкы. Әткәй Казахстаннан килгән. Бәләкәй чакларда анда кунакка күп йөрдек. Бер дә анда яшисем килмәде, туган авылымны бик яратам мин, – ди Гөлфия Рамазан кызы.
Арбаш урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Тормышка чыга. Ләкин язмыш үзенекен итә, Гөлфия те­ләгән һөнәре буенча укуын тәмамлый алмый. Бер­ничә елдан соң ире вафат була. Гөлфия Рамазан кызы ике баласы белән ялгызы кала.
– Ике бала белән кая барып төртелергә белмәгәч, Балакатай районына абыйларыма юлландым. Берни­кадәр вакыт анда эшләдем, яшәдем. 1996 елның гыйнварында туган авылыма кайттым, – ди Гөлфия апа.
Арбашка ялга кайткач, үзенең яшьли сөйгән ярын – Тәбрис абыйны очрата. Мәхәббәт хисләре яңадан кабына һәм Гөлфия Рамазан кызы туган авылында кала.
– Бер-бер артлы улларыбыз Хәлил, Хәмит туды. Яңа өй салып чыктык. Җиде елдан кызыбыз, бишенче сабыем Диләрә дөньяга килде. Балаларыбызның бә­хетләре генә булсын, – ди Гөлфия Кәлимуллина.
Почтада инде 11нче көзен каршылый ул. Монда эшләп, авылдашларының ихтирамын казана. Авылларны бер түгел, өч урый.
– Арбаш авылы миңа бик ошый. Кешеләре әйбәт, табигате матур. Нәрсә булса да ярдәмләшеп торалар. Бердәмбез. Күптән түгел генә Олы күлне авылыбыз белән барып чистарттык. Ар чишмәсен тазартып тотабыз. Уңган, тырыш, тату халык яши авылыбызда, – ди ул.
2014 елның апреленнән Гөлфия апа авыл китапха­нәсендә дә хезмәт сала, клуб эшчәнлегенә дә ярдәм итә. Концертлар оештыра, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрә. Үзе дә бәйрәмнәрдә чыгышлар ясый, җырлый.
– Китапханәдә эшли башлагач та, “Авылдашлар турында язмалар” һәм “Авылым уңганнары” дигән папкалар ачып, материаллар җыя башладым. Матбугатта чыккан үзебезнең авыл, күрше Чишмә-Үрәкәй кеше­ләре турындагы мәгъ­лү­матларны туплап барам, – ди ул.
Чынлап та, биредә минем мәкаләләрем дә җые­лып бара икән. “Кызыл таң” гәзите төпләмәсе дә кадер­ләп саклана.
Үзенең эшен сөйгән кеше генә барына да өлгерә ала ул. Гөлфия апа шундыйлардан. Ике эшен дә җиренә җиткереп, яратып башкара. Шул ук вакытта йортын, мал-туарын да карап, балаларын да хәстәр­ләп өлгерә. Кызы Гүзәл кияүдә, балалар үстерә. Рәмилә туган авылындагы балалар бакчасында тәр­бия­че булып эшли. Улы Хәлил Себердә хезмәт сала. Хәмит Уфада белем ала. Ә менә төпчекләре Диләрә мәктәптә укый. Әйткәндәй, Гөлфия апаның балалары да, әниләре кебек, физика-математика юнәлешен сайлап, укып чыккан.
Гөлфия Рамазан кызы яраткан хатын, ягымлы әни, ярдәмчел картәни. Ул – гади, уңган, чибәр ханым. Балалары, якыннары өчен җанатып тора. Эштә дә, өйдә дә өлгер. Туган авылын, авылдашларын мәхәб­бәткә күмә. Менә бүген дә ул үзенең яраткан эшенә – кешеләргә почта белән бергә күтәренке кәеф, яшәүгә сөю өләшергә юлланды.

Энҗе ИБРАҺИМОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»