Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Велес” мул уңыш китерә

“Велес” мул уңыш китерә
16.11.2018 / Төрлесеннән

“Велес” мул уңыш китерәКүпьеллык эш тәҗрибәсе һәм күзәтүләр шуны раслый.

“Сыерның сөте — телендә” дигән әйтем әле дә әһәмиятен югалтмый. Авыл хуҗалыгында алган сөтнең, итнең , йомырканың күләме, сыйфаты һәм файдасы терлекне ни рәвешле ашатуга бәйле. “Мал азыгы иң беренче чиратта туклыклы мат­дәләргә бай булырга тиеш. Терлекчелектән зур табыш алу өчен тиешле азык сайлый белергә кирәк”, — дигән фикердә “Велес” компаниясе эшчәннәре.


Компания җитештергән сөт алмаштыргычлар бо­зауларның иммунитетын ныгыта, үсешен тизләтә. Би­редәге һәр продукция йорт хайваннарының сәла­мәт­легенә уңай йогынты ясый.
Җаваплылыгы чиклән­гән “Велес” җәмгыяте тәкъ­дим иткән катнашазык хуҗалык­ларга мал симертү вакытын кыскартырга, мал үлеме очракларын киметергә мөмкин­лек бирә.
“Велес” компаниясенең генеральный директоры Александр Кузнецов Башкортстан дәүләт аграр университеты укытучысы, ветеринария фәннәре кандидаты буларак, аграр тармактагы барлык инновация­ләр, яңа­лыклар белән яхшы хәбәрдар. Аның белән компаниянең эшчән­леге, авыл хуҗалы­гында терлек асрау нечкә­лекләре турында сөйләштек.
— Александр Алексеевич, “Велес” компа­ния­сенең эшчәнлеге уңышлы барсын өчен алдыгызга нинди максатлар куясыз?
— Безнең өчен иң мөһиме — компаниянең дәрәҗәсен югары тоту. Барлык продукт­ларыбыз, намуслы хезмә­тебез клиентларны канә­гатьләндерүгә юнәлтелгән. Партнерларыбыз, заказчылар киләчәктә дә безнең фирма белән хезмәттәшлек итсен өчен күп көч салабыз. Ком­паниянең икенче комплексы Уфа районы Авдон авылында ачылды. Дүрт комплекс булдырырга ниятлибез. Яңа объектлар ачылу продук­циянең ассортиментын киңәйтергә булышлык итә. Республика хуҗа­лыкларын югары сыйфатлы токымлы терлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Ел саен агросәнәгать форумнарында һәм күргәз­мәләрдә катнашабыз. Анда клиентлар белән күрешә­без, үзебез белән таныштырабыз, партнерлар белән тәҗрибә уртаклашабыз. Базарны өй­рәнү, аның үзгә­решләрен күзәтеп бару да безнең өчен бик мөһим.
— Елның төрле фасылларында терлекне ничек дөрес тукландырырга? Бигрәк тә кыш айларында алар нинди азыкка мох­таҗ?
— Зур табыш алу өчен терлекләрнең нинди шартларда асралуы, тиешле вакытта ветеринария хезмәте күрсәтелү игътибар үзә­гендә булырга тиеш. Терлек асрап, максималь табыш алу өчен 3 кагыйдәне белергә кирәк.
Беренчесе — терлек асрау шартларын төгәл үтәү. Әйтик, җәен терлекләр азыкны азрак ашый һәм су күп эчә, ә кышын киресенчә. Туклануны җайга салыр өчен, кышын да, җәен дә абзарда бертөрле климат булдыру мөһим. Әгәр алай килеп чыкмаса, җәен тер­лекләрне файдалы матдә­ләргә бай, кыйм­мәт­рәк, ә кышын арзанрак азык белән тукландыру хәерле.
Икенчедән, катнашазыкны дөрес файдалана бе­лергә кирәк. Кайбер җи­теште­рү­челәр “универсаль” катнашазык тәкъдим итә. Ул арзан һәм аны сыйфатлы дип саталар. Күпләр ышана. Әгәр без йомырка салучы тавыкны дуңгыз­ларга тәгаенләнгән катнашазык белән тукландырсак, ул, әлбәттә, үлми, әмма аның йомырка салачагы икеле. Йомырка кабыгы барлыкка килсен өчен күп кальций таләп ителә. Ә ул “универсаль” катнашазыкта булмый.
Өченче кагыйдә. Тер­лекләр кешеләр кебек авырый. Шул вакытта составында дару препаратлары булган катнашазык кулланырга курыкмаска кирәк, чөнки алар тиешле тик­шеренүләр үтә һәм кеше организмына зыян китерми.
“Велес” компаниясенең автоматлаштырылган җи­теш­терү җиһазлары бар, про­дукциянең сыйфатына контрольлек итүче сертификацияле лабораторияләр эшли. Оешманың югары квалификацияле белгеч­ләре терлекне тукландыру ысуллары буенча консультация бирә, заказчы теләк­ләрен күз уңында тотып, махсус рецептлар төзи. Рес­публи­каның төрле хуҗа­лык­ла­рында “Велес”ның хезмәт­кәрләре Мәс­кәү һәм Голландия белгеч­ләре белән бер­лектә тикше­ренүләр үт­кәрә, тәҗрибә уртаклаша.
“Велес” — терлекчелек өлкәсендәге уңышлы проект. Башкортстанның күп алдынгы хуҗалыклары шундый фи­кердә. “Велес” компания­сенең өстен­лек­ләрен үз тәҗ­ри­бә­сендә тоючылар рәтендә Стәр­летамаҡ райо­нының Калинин исемен­дәге җәмгыяте, “Алексеевский” һәм “Рощинский” совхозлары, “Артемида” агрофирмасы һәм башкалар бар.
Җаваплылыгы чиклән­гән “Велес” җәмгыяте Богданович катнашазык заво­дының, “Биотроф” компа­ниясенең эксклюзив вәкиле булып санала.
Биредәге барлык продукт­лар терлекчелек өлкә­сендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Элина ИСХАКОВА.


Уфа районының “Үзәк” МТСы директоры Илдар Насыйров:
– “Велес” белән 10 елга якын эшлибез. Компания терлек үстерү буенча консультацияләр бирә. Безнең семинарларда актив катнаша. УЗИ һәм ясалма орлыкландыру хезмәтендә ярдәм итә. Мал азыгын һәрвакыт “Велес”тан сатып алабыз, чөнки продукцияләре ышанычлы һәм файдалы.


Дүртөйле районының “Х. Вәлиев исемендәге токымчылык заводы”ның
генеральный директоры Гали Миркасыймов:

– “Велес” компаниясе белән 2008 елдан уңышлы хезмәттәшлек итәбез. Нигездә, оешма безнең заводны бозаулар асрау, савым сыерларын тукландыру өчен югары сыйфатлы катнашазык һәм өстәмә азык төрләре белән тәэмин итә. “Велес” ясалма орлыкландыру белән дә шөгыльләнә. Бездә 250 баш тана орлыкландырылды. Моннан 100 процентлы нәтиҗә алдык. “Велес” компаниясе, хуҗалыкта хәтта финанс кыенлыклары булганда да, продукция белән тәэмин итте.


Кырмыскалы районының “Артемида” токымчылык хуҗалыгының
баш ветеринария табибы Вадим Әлимгафаров:

– 2006 елда без Германиядән “голштин” токымлы таналар сатып алдык. Аларны асрау өчен өстәмә ризык төрләре һәм башка югары сыйфатлы товарлар кирәк булды. “Велес” компаниясенә тукталдык. Хезмәттәшлек шуннан башланып китте. Бүген өстәмә азык төрләрен сатып алудан тыш, “Артемида”хуҗалыгы җаваплылыгы чикләнгән “Велес” җәмгыяте белгечләре белән бергә малларның токымын яхшырту өстендә эшли. “Велес” компаниясе терлекчелек тармагында безнең төп, мөһим партнерыбыз. Безнеңчә, “Велес” — ул ышанычлылык, намуслылык һәм югары профессионализм.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»