Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Акмулла арбасында ниләр бар?

Акмулла арбасында ниләр бар?
18.12.2018 / Төрлесеннән

Акмулла арбасында ниләр бар?Чәчән-шагыйрь оста психолог та булган.

Акмулла исеме безнең миякәлеләр өчен аеруча якын һәм кадерле, чөнки ул Туксанбай авылында туган. Районда Акмулла көннәрен үткәрү 1989 елдан бирле күркәм бер гадәткә әверелде. Мәдәният йортларында, китапханә, мәктәпләрдә Акмулла истәлегенә уздырылган чаралар атна дәвамында бара. Ә инде аның туган көнендә безгә республика башкаласыннан гына түгел, ераклардан да Акмулла баскан эзләрдән үтәр, ул эчеп үскән чишмәләр суын татып карар һәм иҗади илһам алыр өчен кунаклар килә. Бу тантанада ел саен иң лаеклыларга районның Акмулла исемендәге премиясе тапшырыла.


Акмулла истәлегенә Әнәч авыл китапханәсендә дә мавыктыргыч дәрес-сәяхәт оештырылды. Аның исемен без аеруча горурлык белән искә алабыз, чөнки ул 1850-51 елларда безнең авыл мәдрәсәсендә укыган. Язмыш арбасына утырып, чәчән озак ил гизә: Башкортстанның көньяк төбәкләрендә, Агыйдел буйлары, Урал тауларында, Чиләбе якларында, казакъ далаларында йөри, балалар укыта; балта остасы һәм башка вак-төяк эшләр дә башкара. Аның арбасында китаплары белән бергә эш кораллары да йөри торган була. Авылдан-авылга, җәйләүдән-җәйләүгә йөреп, күренекле чәчәннәр, мәгърифәтчеләр, заманның данлыклы шәхес­ләре белән очраша; шигъри бәйгеләр — әйтешләрдә катнаша. Халыкның аһ-зар­ларын оста гына шигъри юллар белән әйтеп бирә белүе дә абруен арттыра. Шулай итеп, аның исеме халык арасында танылу ала.
Акмулланы төрле мил­ләт халыкларын берләш­терүче символ дип тә атарга мөмкин. Ул барлык ха­лыкларның да тигез, тату, тиң яшәвен; кеше­ләр­нең белемле, аңлы, укымышлы булуын тели. Төрле милләт кеше­ләре арасында йөргән­гә аны татар, башкортлар гына түгел, казакъ, кыргыз, каракалпак халыклары да безнеке ди.
“Башкортларым, уку кирәк!” шигыре Акмулла хөрмә­тенә уздырылган чараларның эпиграфы да булып тора.
Акмулла оста психолог та. Моның шулай икәнлеген “Нәсихәтләр” шигыре дә­лил­ли. Ул тормыш сабаклары булып та яңгырый. Акмулла өчен кешенең җан сафлыгы, тәрбиялелеге, күңел байлыгы алгы планда тора. Яше буенча ул Габдулла Тукай, Мәҗит Гафуридән өлкәнрәк һәм алар аның нәсихәтләрен өйрән­гәннәр, укыганнар, димәк, Акмулла аларның да остазы булып чыга.
Мифтахетдин халыкның ихтирамын яулап Акмулла (аклык, сафлык) исеменә лаек була. Туры сүзле, яктылыкка, укырга өндәгән кешене, әлбәттә, байлар яратып бетерми. Исәнгилде исемле казакъ бае Акмуллага ачуы кабарып, нахак бәла ягып, төрмәгә яптыра, гомеренең 4 елы таш зинданда үтә. Чәчән-шагыйрь­нең гомере аяныч өзелә, барасы юлында көтеп торып, аңа һөҗүм итәләр һәм явызларча үтерәләр. Ул Чиләбе өлкәсе Миәс зиратында җирләнә.
Дәрес-сәяхәттә катнашкан балалар “Нәсихәтләр” шигырен яттан сөйләде, узган елдагы Акмулла премиясе лауреаты, Башкорт­станның атказанган артисты Вәкил Мурзин урындагы шагыйрә Рәсимә Мостафина сүзләренә иҗат иткән җырны башкарды. Уку, белем алу турындагы мәкаль-әйтемнәрне дә искә төшер­дек. Кунаклар Акмул­ла­ның китапханәдә булган шигырь китаплары, Акмулла турында китаплар һәм төрле тупланмалар белән дә танышты. Бу чара мәдә­ни-агарту эшләрен оештыручы Гөлгенә Динмөхәммә­това белән берлектә әзерләнде.

Әминә КАЮМОВА,
Миякә районының
Әнәч авылы китапханәчесе.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»