Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Нефтекаманы Кар бабайлар басты!

Нефтекаманы Кар бабайлар басты!
21.12.2018 / Төрлесеннән

Нефтекаманы  Кар бабайлар басты!Шәһәрдә игълан ителгән флешмоб үзенчәлекле бәйрәмгә әверелде.

Нефтекама урамнарында, паркта, аллеяларда, оешма һәм предприятиеләр алларында үзенчәлекле Кар бабайлар пәйда булды. Шәһәр хакимияте “Кар бабайлар парады” дип аталган флешмоб игълан итеп, халыкны Кар бабай тәгәрәтергә чакырган иде. Бу фигуралар – флешмоб нәтиҗәсе. Әлеге акция көтмәгәндә зур бәйрәмгә әйләнде. Балалар бакчасына йөрүчеләр, укучылар Кар тәгәрәтергә чыкты, аларга студентлар кушылды, мондый җанлылыкны күреп, оешма хезмәткәрләре дә җиң сызганып эшкә тотынды.


Нәтиҗәдә – әле тегендә, әле монда Кар бабайлар калкып чыкты, халык алар янында тукталып фотога төшә, соклана.
Ә авторларның фантазия­сенә шаккатырлык! Менә бер Кыш бабай ятып ял итә, аягында – галош, икенчеләре гармун суза, өстәл артында чәй чөмерә. Өченче композиция Гаилә елына багышланган әти-әнисе янында балалары тезелгән. Ә менә замана Кар бабае: колагында наушник, кулында телефон, аркасына баласын кочтырган. Бер мәктәп эшләп куйган фигуралар агач төбендә дә урын алган, ә кар бабай­ларның берсе кәкре агачка үрмәли, икенчесе агачтан мәтәлеп төшкән һәм җирдә ята. Шундый кызыклы идея­ләр, үзенчәлекле компози­цияләр – адым саен! Аптырап та, сокланып та баш чайкыйсың! 7нче балалар бакчасы үзләре эшләп куйган Кар бабайлар янына басып, тылсымлы шкатулкадан Яңа ел теләкләре тарата. 5нче бакча хезмәткәрләре исә музыка куеп, олы бер бәйрәм үткәрде, узып баручылар алар белән биюгә төште. 28нче бакча хезмәткәрләре дә искитмәле матур фигуралар эшләп куйган, тәрбия­ләнүчеләр белән биредә бәйрәм оештырган.
Кар фигураларга “Смешарик” мультфильмы геройлары Куян, Крош, Кар-Карыч та кушылган. Әлбәттә, киләсе ел герое – Хрюша да бар. Кыскасы, шәһәр берничә сәгать эчендә әкияти халәткә чумды.
– Кар бабайлар Яңа ел якынлашуын искә төшерде. Балаларга кушылып, үзем­нең дә Кар бабай тәгәрәтәсе килеп китте, – ди алтмышны узган бер ханым.
– Үзенчәлекле Кар бабайларны күреп, күңел күтә­рел­де. Оештыручыларга афә­рин! Юктан гына шәһәрне бизәп куйдылар. Бездә бит кар тулып ята. Фантазия һәм оештыру гына кирәк, – ди Фәридә Минәҗева.
Шәһәр Яңа ел бәйрәмен каршы алырга тулысынча әзер. Ял паркында инде купшы урман кунагы урын алган, 10 декабрьдә Боз шәһәр­чеген ачу тантанасы үтте. Анда да Карсылу һәм Кыш бабайлар флешмобы узган иде. Дистәләгән Кыш бабайлар халык арасына чыгып, аларның кәефен күтәрде, балаларга татлы бүләкләр таратты. Шәһәр хакимияте башлыгы чыршысы, инвалид балалар өчен тамашалар үтте. Ә инде 21 декабрьдә ял паркында бөтен халык өчен Чыршы бәйрәме узачак, халыкны күңел ачу, уеннар, бәйгеләр, сюрпризлар көтә!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»