Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Ноябрь
01.11.2016 / Төрлесеннән

НоябрьЕл фасылы

Безнең эрага кадәр IV гасырда борынгы Мисырның төп халкы бу айны “эпифи” дип атаган. Хәзерге кебек үк, алар өчен дә ул унберенче ай булып исәпләнгән.


Ә борынгы римлылар аны “ноуесетбер”, ягъни тугызынчы ай дип атаган. “Ноябрь” атамасы латинча “новем” (тугыз) дигән сүздән алынган, элек ул кыш ае булып йөргән. Борынгы Русьта да ул тәүдә тугызынчы ай булган. Ә XV гасырдан 1700 елга кадәр өченче ай булып торган һәм “грудень”, ягъни “кантар” исеме белән йөртелгән. “Кантар” — димәк, туфрак кәсләнүе, боз кантары. Аны “боз ае” дип тә йөрткәннәр.

Халкыбызның борынгы календаренда “келәү” ае 21 ноябрьгә кадәр дәвам итә, ә 22 ноябрьдән “буш” ай башлана. Чыннан да, бу ай башына кыр эшләре генә түгел, мал-туар белән бәйле мәшәкатьләр дә шактый кими.

Борынгы төрки календаре буенча ноябрь аеның төп өлеше Кояшның Чаян йолдызлыгында чагына туры килә. Ул 21енә кадәр дәвам итә. Аннары Укчы йолдызлыгына керәбез.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 — Суд приставлары көне;
билгеле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел (1891-1928);
педагогия фәннәре докторы, профессор Лена Сәяховага 85 яшь;
Башкортстанның халык артисты Вәлит Илембәтовка 60 яшь.
3 – филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмировка 75 яшь.
4 — Халыклар бердәмлеге көне.
7 — Башкортстанның халык язучысы, күренекле драматург, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Асан­баев­ның тууына 95 ел (1921-2013);
билгеле җәмәгать эшлеклесе, прозаик Спартак Ильясовка 75 яшь.
8 — ВЭГУ академиясе ректоры Евгений Миңнебаевка 70 яшь.
10 — Русия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре (Русия полициясе) көне;
Бөтендөнья яшьләр көне;
шагыйрь һәм тәрҗемәче Хәсән Мөхтәрнең тууына 115 ел (1901-63).
12 — Русия Саклык банкы хезмәткәрләре көне.
14 – Халыкара диабетка каршы көрәш көне;
Дүртөйле районы “Юлдаш” гәзитенең беренче саны чыгуга 85 ел;
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, музыка белгече Гөлнара Әхмәтовага 75 яшь.
15 — Тарих фәннәре докторы, профессор Рим Янгуҗинның тууына 75 ел (1941-2007);
шагыйрә Нәфисә Хәбибдия­рованың тууына 60 ел (1956-2016).
16 – Тел белгече, Хезмәт Герое, БАССРның атказанган фән эшлеклесе Закир Шакировның тууына 135 ел (1881-1968);
журналист һәм шагыйрь Кин­җәгали Абдуллинга 75 яшь;
РСФСРның атказанган тренеры, “Салават Юлаев” хоккей клубының баш тренеры Марат Азаматовның тууына 75 ел (1941-2002).
17 — Халыкара студентлар көне;
Бөтенрусия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне.
18 — Халыкара тәмәкедән баш тарту көне.
19 — Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне.
20 — Бөтендөнья бала көне;
тарих фәннәре докторы, профессор Фәһим Сәяховның тууына 90 ел (1926-2003);
шагыйрә Әлфинур Вахитовага 85 яшь.
21 — Русия салым органнары хезмәткәрләре көне;
Бөтендөнья телевидение көне.
22 — Әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор Гыйниятулла Кунафинга 70 яшь.
26 — Бөтендөнья мәгълүмат көне;
Һиҗрәт кичәсе.
27 — Әниләр көне.
30 — Әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор Әхәт Нигъмәтуллинның тууына
95 ел (1921-2015).






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»