Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Кыш бабайдан өч бүләк!

30.12: Кыш бабайдан өч бүләк!

Хаҗиповларның бәхет  касәсе мөлдерәмә тулган чагыУзган ел тәмамланыр алдыннан без гәзит укучыларны Борай районы үзәгендә яшәүче Хаҗипов­лар гаиләсендә туган 3 игезәк — Камил, Эмиль һәм Дарина белән таныштырган идек. Алар бүген ничек үсә, Кыш бабайны ничек каршыларга җыена икән?

Игезәкләр — Светлана һәм Айдар Хаҗиповларның мәхәб­бәт җимеше. Яшьләр 2006 елда өйләнешә. Айдар Борай районы хакимиятенең финанс идарәсендә әйдәүче белгеч булса, Светлана 3нче Борай гомуми белем бирү мәктә­бендә укыта, “Ел укытучысы” республика бәйгесендә финалга чыгып абруй казанган.
Башкаланың Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә дөньяга аваз салган сабыйлар бер яшьләре тулыр-тулмас тәпи киткән, хәзер инде өйнең бер почмагы да аларның игътибарыннан читтә калмый. Туганнарыннан ике-өч сантиметрга озынрак булып туган Эмиль бүген дә алардан буйчанрак. Сары чәчле, зәңгәр күзле, тыныч холыклы, акыллы малай күбрәк әтисенә охшаган. Ул үзенә-үзе шөгыль табып, тыныч кына уйнап утырырга ярата.
Аның каравы, туганнары – ике ут бөрчәсе! Камил кап-кара чәчле, түп-түгәрәк, шук малай. Аның өлгермәгән җире юк. Яңалыкны ярата, үзенә-үзе ачышлар ясап сөенә. Дарина да аннан калышмый. Ул иң беренче булып тәпи киткән. Кая булса да үрмәләргә ярата, усаллыгын да күрсәтеп ала. Әниләре Светлана әйтүенә караганда, аларны тәрбиялә­шергә нәнәй-картәтиләр булыша, алар хәтта үзләренә расписание төзеп куйган – кемнең кайчан киләсе алдан билгеле. Ә бәйрәмнәрдә ишле гаилә бергә җыела. Яңа елда да шулай булачак, билгеле. Кыш бабай капчыгыннан аларга өч бүләк чыгачак!
“Кыш бабайдан ниләр көтәсез?” — дигән сорауга, өч бала анасы Светлана Ха­җипова: “Аңардан балаларыма исәнлек, ил-көнгә тынычлык өмет итәм. Күз нурларыбызны түгеп үстергән улларыбыз ут эченә кермәсен, кызларыбыз сау-сәламәт булып үсеп, нәселне дәвам итсен. Тагын бер теләгем бар: улларыбызга яңа нигез корыр өчен җир алып, йорт салырга исәп. Кыш бабай тылсымлы таягы белән аның ызанын билгеләп китсә, бик шат булыр идек!”





Басып чыгарырга



Гадел юридик  ярдәм — намус эше
Сегодня, 00:00 :: Төрлесеннән
Гадел юридик ярдәм — намус эше
Мәскәү - иң якты шәһәрләрнең берсе!
Вчера, 10:41 :: Төрлесеннән
Мәскәү - иң якты шәһәрләрнең берсе!
Чалгы моңын сагынам...
13-07-2018 :: Төрлесеннән
Чалгы моңын сагынам...
Без – бергә!
13-07-2018 :: Төрлесеннән
Без – бергә!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»