Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мунча керүнең дә җае бар

Мунча керүнең дә җае бар
19.01.2018 / Төрлесеннән

Мунча керүнең дә җае барАвыл тормышын мунчадан башка күз алдына китереп булмый. Әмма мунча керүнең дә үз тәртипләре бар. Ир-егетләргә бу мәсьәләдә җиңелрәк, ә менә хатын-кызлар өчен аерым кагыйдәләр була. Алар нидән гыйбарәт? Шул турыда киңәшләр бирсәгез иде.

Галия Ибраһимова.
Балтач районы, Иске Балтач авылы.


Мунчадан “яшәреп” чыгарга телисез икән, файдалы үләннәр төнәтмәсен кулланырга, парлангач, төренеп утырырга кирәкле­ген хәтерегезгә төшерәбез. Тәнгә сылар өчен масканы да алдан әзерләп куярга кирәк. Моның өчен 200 грамм тоз һәм 250 грамм бал, ике лимон кирәк. Лимонның сутын сыгып, аны тәнгә маска буяр алдыннан сөртү мөһим. Мондый массаны икенче төрле дә ясарга мөмкин. Бу очракта йомырка сарысын, бер аш кашыгы сыра чүп­рәсен һәм бер чәй калагы көнбагыш маен бергә кушып бутарга кирәк.
Миллекне дә сайлый белү мөһим. Имән миллеге, мәсәлән, тире майлы бул­ганда файдалы, яраларны дәвалый, кан басымын төшерә. Юкә миллеге баш авыртканда ярдәм итә, тын юлларын киңәйтә. Кызыл миләшнеке тонусны күтәрә. Ылыслы агачлар миллеге салкын тигәндә файдалы.
Мунча керер алдыннан душта коенырга, макияжны сөртергә онытмагыз. Бары тик тән бераз җылынгач кына ләүкәгә менеп утырырга киңәш ителә. Башта корсакта кулларны алга сузып ятарга кирәк. Чабынганчы тәнгә бераз массаж ясап алу файдалы. Тәүдә җылы пар бөркергә кирәк, аннары гына чабынырга була.
Чабыну вакыты 5-7 минуттан артмасын. Аннары җылы душта коеныгыз, салкынча сулы бассейнга чумарга да мөмкин. Әгәр кыш бәкегә керүне яратасыз икән, салкын суда 22 секундтан да озаграк торуның сәламәтлек өчен куркыныч булуын белеп торыгыз. Әлбәттә, мондый процедуралардан соң ял итәргә, мәтрүшкәле кайнар чәй эчәргә кирәк.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»