Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сыйныфташыбыз белән горурланабыз

Сыйныфташыбыз белән горурланабыз

1966 елда илдә мәгариф өлкәсендә реформа булу сәбәпле, мәктәпләрне 10нчы һәм 11 сыйныфларда укыган балалар бергә тәмамлады. Шуның нәтиҗәсендә вузларга керергә теләүчеләр өчен конкурс ике тапкыр артты. Шуңа карамастан, безнең сыйныфташларыбыз вузларга керә алды. Яхшы укып, тырышып, тормышта үз урыннарын таптылар, зур дәрәҗәләргә ирешә алдылар. Зур уңышка ирешкән сыйныфташларыбыз арасында Альмира Рахманова (Галиева) турында аерым бәян итәсем килә.

Альмира 1949 елның 29 октяб­рендә Баймак районының Икенче Эткол авылында дөньяга килә. Әтисе, Фәйзрахман Галиев күченеп килгән татар булган, гомер буе шул авылда математика укытучысы булып эшләгән. Ул 1922 елда туган, сугышка алынган һәм, 1942 елда каты яралангач, Казан госпиталенә эләккән. Фәйзрахман абыйның гомерен саклап калу өчен хәрби госпиталь табиблары аның бер аягын кисәргә мәҗбүр була. Шул ук госпитальдә фельдшер булып Альмираның әнисе Асия Галимхан кызы эшләгән. Ул Фәйзрахман абыйга нык ярдәм иткән, рухын күтәргән. шул вакытта яшьләр арасында зур мәхәббәт хисләре туа. 1943 елның маенда Фәйзрахман абый госпитальдән чыга һәм Асия Галимҗан кызына өйләнә.
Өйләнгәч, яшьләр Икенче Эткол авылына кайта һәм тормыш корып яши башлыйлар. Альмира гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә, ә аннан соң сеңлесе Әлфирә һәм энесе Фәрит туа.
Фәйзрахман Хәйрулла улы һәм аның өч энесе, аларның хатыннары Баймак районы мәктәпләрендә укытучы булып гомерләре буе эшлә­гәннәр, зур уңышларга иреш­кәннәр. Икенче Эткол авылы мәктәбен тәмамлаган балалар арасында Америка университетында укыткан, Русиянең космонавтлар әзерли торган үзәгендә эшләгән кешеләр дә бар. Шуңа югары белемле укытучыларны, шул исәптән Фәйзрахман абыйны авылдашлары һаман да яхшы яктан гына искә ала.
Альмираның әнисе Асия Галимҗан кызы бөтен гомере буена Икенче Эткол авылында фельдшер-акушер булып эшләгән. Авылда туган бөтен балалар аның кулы аша үткән. Авыл халкы Асия Галимхан кызын да рәхмәт сүзләре белән генә искә ала.
Галиевлар гаиләсе дуслыгы, эш сөюләре, кешелеклелеге белән авыл халкының исендә калган. Альмира, сеңлесе Әлфирә һәм энесе Фәрит бала чактан ук эштән курыкмый үскәннәр. Дус гаиләдә бөтен эшне балалар үзләре эшләргә тырышкан, әти-әниләренә ярдәмче булып үскән.
1964 елда 8нче сыйныфны тәмамлагач, Альмира Уфаның 1нче интернат-мәктәбенә имтихан биреп, 9нчы сыйныфка укырга керә. Уку авыр булмый, чөнки 10 “а” сыйныфына көчле укучылар җыелган була. Альмира Фәйзрахман кызы әлеге көндә дә укытучыларыбызга рәхмәт­ләрен җиткерә. Безнең хыялларны тормышка ашырырга, дөньяда үзебезнең урынны табарга, белем һәм тәрбия алырга ярдәм иткән укытучыларыбыз безнең дә һәрчак истә. Альмирага кушылып, интернат-мәктәпне 1966 елда тәмамлаган укучылар исеменнән без дә укытучыларыбызга зур рәхмәт сүзләре әйтәбез. Аларның кайбер­ләрен атап үтәсе килә.
Безнең сыйныф җитәкчесе, математика укытучысы Мәйсәрә Әх­мәтова, физика укытучысы Мәхтүмә Яхина, химия укытучысы Нәҗибә Исмәгыйлева, урыс теле укытучысы Разыя Нигъмәтуллина, тарих укытучысы Марат Хафизов — барысы да Русиянең атказанган укытучылары! Башкорт теленнән Саҗидә Зәйлалова — Башкортстанның атказанган укытучысы. Безне тәрбия­ләүгә, дөрес юлга бастыруга, сәла­мәтлекне ныгытуга сыйныф тәрбия­чесе, отставкадагы хәрби очучы Әдһәм Искужин күп көч салды. Зур рәхмәт сезгә, кадерле укытучыларыбыз!
1966 елда мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Альмира Уфа нефть институтының икътисад факультетына укырга керде. Группадагы 34 студентның алтысы безнең сыйныфтан иде. Икътисад факультеты деканы Альмира Галиеваны группа старостасы итеп куя һәм хаталанмый. Бу группа факультетта гына түгел, бөтен институтта алдынгылар сафында була. Безнең сыйныфташлар вузны уңышлы тәмамлый.
1971 елда Альмира Фәйзрахман кызы “Татнефть” оешмасына эшкә җибәрелә. Аның белән шул ук оешмага Уфа нефть институтын тәмам­лаган татар егете Рәфкать Рәхимов та эшкә юллана. Яшьләр икенче курста чакта таныша һәм алар арасында зур мәхәббәт туа. 1972 елда гаилә коралар. Альмира белән Рәфкатьнең кызлары Гөлнара һәм уллары Айрат туа. Балалар да әти-әнисенең һөнәрен сайлый. Алар Альмира белән Рәфкатькә 5 онык бүләк итә.
Альмира 1971 елда “Татнефть” оешмасында икътисадчы булып эш башлый һәм анда 9 ел эшли. Яшь гаилә Җәлил поселогында яши. Шул елларда Альмира тырышлыгы һәм эш сөюе нәтиҗәсендә “Җәлил нефть-газ” идарәсенең планлаштыру бүлеге начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
1980 елда Альмираның ире Рәфкать Мәҗит улы Мәскәү өлкәсен­дәге Щелково шәһәренә баш инженер вазыйфасына эшкә чакырыла, ә Альмира “Союзгазремонт” оешмасына бүлек начальнигы булып эшкә алына. Өч ел уңышлы эшләгәннән соң, Рахмановлар гаиләсе Татарстанга кайтырга мәҗбүр була, чөнки шул елларда Рәфкатьнең әти-әнисе каты авырып китә. Рәфкать һәм Альмира аларны ун ел тәрбияли. Рәфкатьнең әти-әнисе Әлмәт шәһәре янындагы авылда яшәгәнлектән, яшь гаилә эшкә Әлмәт шәһәренә кайта.
1983 елдан 2008 елга кадәр Альмира Фәйзрахман кызы “Татнефть” оешмасында икътисад идарәсе начальнигы була Ул — “Татарстанның атказанган икътисадчысы”, “Татар­стан­ның атказанган нефтьчесе”, оешманың хөрмәтле ветераны. Рәфкать Рахманов исә пенсиягә “Татнефть” оешмасының генераль директоры урынбасары дәрәҗәсендә чыга.
Бер очрашуда Альмира Фәйзрах­ман кызы шундый сүзләр әйткән иде: “Мин Башкортстанда туып-үсеп, укып, татар егетенә кияүгә чыктым, Татарстанда эшләдем, әни һәм дәү әни яшенә җиттем. Шуның өчен тормышыма һәм язмышыма зур рәхмәтлемен. Башкортстан һәм Татарстан безнең тормышта, гаиләдә, безнең язмышта зур урын алып тора. Республикаларыбыз мәңге яшәсен!”

Фларит ГАЛӘУВ,
философия фәннәре кандидаты, профессор,
беренче ранг капитаны.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күңелемдә былбыл сайрый
Вчера, 16:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күңелемдә былбыл сайрый
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Вчера, 15:41 :: Башкортостанга - 100 ел!
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Бустанай авылы төзекләнә
Вчера, 15:04 :: Җәмгыять
Бустанай авылы төзекләнә
Иске Кәңгештә - яңа мәчет
Вчера, 14:40 :: Иман
Иске Кәңгештә - яңа мәчет








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»