Кызыл таң » Төрлесеннән » 11-07-2018: Уфалы лотереягә 4,6 миллион сум откан

Уфалы лотереягә 4,6 миллион сум откан

Уфалы лотереягә 4,6 миллион сум отканУфада яшәүче тиз лотереядә суперприз – 4 661 257 сум откан. Отышлы лотерея 2 июльдә уйнатылган.

Ир кеше билетта 1дән 20гә тиклем сигез сан билгеләгән. Сайланган комбинация уңышлы булып чыккан һәм аңа зур гына керем китергән. Башкортстанда яшәүчегә бәхетле билет 150 сумга төшкән.
2-8 июльдә «Рапидо» лотереясендә барысы 108 881 кеше төрле сумма откан. Катнашучыларның гомум отышы 60 миллион сум чамасы тәшкил иткән.
(Фото pixabay.com сайтыннан алынды)

Кире күчергәБасып чыгарырга