Кызыл таң » Төрлесеннән » 11-07-2018: Шифалы ләм үзебездә дә бар!

Шифалы ләм үзебездә дә бар!

Куергазы районындагы Якут күле шифалырак та, диләр. Шифалы ләм үзебездә дә бар!

Бу ике "кара"ны таныйсызмы? Популяр сәхнә осталары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар бит! Алар Рөстәмнең туганы ягындагы Якут күлендә ял итә.
- Җәй шулкадәр сагындырган, ул шулкадәр тансык ки, без аның һәр мизгелен ял итүгә, сәламәтлекне ныгытуга файдаланып калырга тырышабыз, - ди Ләйлә. - Төркиядә дә ял матур булды, әлбәттә, әмма үзебезнең туган якларга җитәме соң?! Биредә бит сулыш алулары да икенче!
- Әллә эш арасында ял, әллә ял арасында эш китте хәзер, җәй бит! - дип кушыла аңа Рөстәм. - Куергазы районындагы бу күлгә килүебез туган якларга кайткач булды, димәк, тагын ике рәхәт бергә!
Яраткан җырчыларыбызга матур яллар, хәерле юллар телик!Шифалы ләм үзебездә дә бар!

Кире күчергәБасып чыгарырга