Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Театрлы шәһәр ул

17.04: Театрлы шәһәр ул

Театрлы шәһәр улТуймазы татар дәүләт драма театры халык традицияләрен чагылдыручы әсәрләрне сәхнәгә чыгару белән беррәттән, экспериментлардан курыкмыйча, заманча пьесалар белән эшләүче коллектив. Ул туймазылыларны гына түгел, республика һәм илебез тамашачыларын да яңа эшләре белән еш шатландырып тора.

Коллектив – Башкортстанда кече шәһәрләр театрларына яңа тамашаларны сәхнәгә чыгару, аларның сыйфатын күтәрү максатында бирелгән субсидияне алган 6 театрның берсе. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең шушы проекты кысаларында театр ике спектакльне – Хәбибулла Ибраһи-мовның “Җизнәкәй” музыкаль комедиясе белән А. Островскийның “Котырган акчалар”ын тамашачы хөкеменә чыгарды. Әлеге проект дәвам итә. Планда – А. Арбузовның “Рәхимсез уеннар” драмасы буенча спектакль чыгару.
Күптән түгел театрда Ән-гам Атнабаевның “Игезәкләр” пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы үтте. Ул Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллык юбилеена багышланды.
Залда алма төшәр урын юк иде. Тамашачы бу үлемсез әсәрне яратып кабул итте.
Артистлар ихлас һәм оста уены белән беренче минутлардан ук тамашачының игътибарын яулап, аларга яхшы кәеф бүләк итте. Төп геройлар, игезәк кызлар Рәсимә һәм Рәсиләне Динара Вахитова белән Чулпан Раянова башкарды.
Узган гасырның 70нче еллары турындагы якты комедия бик күп тамашачыларның яшьлеген, совет чорын хәтергә төшерде.
Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев куйды. Рәссамы – Рөстәм Баймөхәммәтов, композиторы – Башкорт-станның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин.





Басып чыгарырга



Шүлгәнташ ЗD модельдә
25-06-2018 :: Республика
Шүлгәнташ ЗD модельдә
“Таң”да таңнар  яктырак
31-05-2018 :: Республика
“Таң”да таңнар яктырак
Тимер һәм таш ныклыгы үзендә
31-05-2018 :: Республика
Тимер һәм таш ныклыгы үзендә
Бер җылы сүз җитә
31-05-2018 :: Республика
Бер җылы сүз җитә
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»