Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бер җылы сүз җитә

Бер җылы сүз җитә
31.05.2018 / Республика

Бер җылы сүз җитә“Забота ” социаль хезмәтләндерү үзәге 2015 елның 1 мартыннан эшли. Аны оештыручылар — Гөлшат Тимашева белән Зәйтүнә Галиуллина. Бүгенге көндә 38 кешелек коллективны Артур Тимашев җитәкли. Алар ел саен районның 550 кешесенә хезмәт күрсәтә.

— Бездә күңел җы­лысын башкалар белән бүлешә белгәннәр генә хезмәт куя. Очраклы рә­вештә эш эзләп килгән бе­рәү дә социаль хез-мәткәр булып эшли алмый. Психологик әзерлек тә таләп ителә. Үзәкнең психологы бар. Хез­мәткәрләр белән даими рәвештә укулар үткәрә­без. Бар булмышын би­реп эшләгән хезмәт­тәшләремнең исемнәрен атап үтәсем килә: социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Зөләлә Мәхмүтова, Иске Яндыз, Ишмәт авыллары социаль хезмәткәре Ләй­сән Акчурина, Иске Баештан Динә Әхмәдиева, Иске Уртайдан Зинфира Нәфыйкова, Дүртөйледән Зөлфия Сәетова. Аларны һәр йортта зарыгып көтә­ләр. Олы кешегә җы­лы сүз, якты йөз, игътибар кирәк. Үзәктә исәптә тор­ганнарның 80 яшен һәм аннан да өлкәнрәк­ләрнең туган көннәрен билге­ләү­не традициягә керттек. Күчтәнәч белән өйләренә барып тәбрик­либез. Алар­ның шатлануын күргәч, безнең дә күңел күтәрелә, эшкә яңа дәрт белән тотынабыз, — ди Артур Илшат улы.
Күпләрне компьютер белән кулланырга өйрәт­кәннәр. Узган ел ахырында “Школа заботы” проекты Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан финанс ярдәм алган. Бу проектта урын өстендә ятучыларны һәм бик карт кешеләрне карарга аларның туганнарын өйрәтү күз алдында тотыла. Арытаба аларга махсус җайлан­малар, төрле медицина җиһаз­ларын вакытлыча файдалануга биреп тору да оештырылачак. Бу — зур ярдәм. Чөнки аларны сатып алу чыгымнар сорый. Бүгенге көндә бу хезмәтне “Гаилә” үзәге күрсәтә икән. “Кыска вакытка балаларны карап тору” хезмә­те дә уңышлы эшли.
— Безнең хезмәткә мох­таҗ кешенең яшәү сыйфатын яхшырта алабыз икән, эшебез җәм­гыять өчен дә, хөкүмәт өчен дә файдалы дип ышанасы килә, — дип сүзен тәмамлады җитәк­че.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»