Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тимер һәм таш ныклыгы үзендә

Тимер һәм таш ныклыгы үзендә

Тимер һәм таш ныклыгы үзендәТимер һәм таш ныклыгын үзендә туплаган продукция җитештерүче әлеге предприятие күптәнге, сыналган технология буенча эшли.

Дүртөйле “Тимер-бетон-Стронег” заводы” җәмгыятенең тарихы 1972 елдан башлана. Предприятие шушы вакыт эчендә төрле атамалар йөртсә дә, аның төп тәгаенләнеше үзгәрми. Биредә төзелештә кулланылучы тимер-бетон эшләнмәләрнең барлык төрләрен дә җитештерәләр. 2008 елларда яңа продукция – тротуар плитәләре тәкъдим итә башлыйлар.
– Соңгы берничә елда заказчылар кимүе ныклап сизелә, – ди җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган төзүчесе Мәүлидә Идрисова. – Күбрәк Нефтекама төбәге белән эшлибез. Продукциябезнең 25 процентын якын-тирә районнарда яшәүче халык сатып ала.
Бүген завод 60 кешене эшле иткән. Алар күбесенчә 30-40 яшьләрдә. Заказлар күп булганда 90 кеше эшләгән вакытлар да булган. Авырлыкларга карамастан, предприятие узган елда, аннан алдагысы белән чагыштырганда, 103 процент күләмендә продукция җитештергән.
Гап-гади чималдан – ком-таш, цемент һәм продукциянең ныклыгын арттыручы төрле катнашмалардан торган эшләнмәләр элекке технологияләр, СССР ГОСТлары буенча җитештерелә, чөнки, Мәүлидә Лотфрахман кызы фикеренчә, иң ышанычлысы шул. Өстәвенә, предприятиедә сыйфатка контрольлек итү бүлеге дә эшли.
Авырлыкларга карамастан, предприятие хезмәткәрләренә лаеклы эш хакы түләнә. Җитәкчелек, эшчеләрнең тырышлыгын күреп, аларга карата төрле дәртләндерү чаралары кулланырга тырыша





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Башкорт драма театрының 100 еллыгына китап әзерләнә.
Сегодня, 16:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкорт драма театрының 100 еллыгына китап әзерләнә.
Күңелемдә былбыл сайрый
Сегодня, 16:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күңелемдә былбыл сайрый
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Сегодня, 15:41 :: Башкортостанга - 100 ел!
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Бустанай авылы төзекләнә
Сегодня, 15:04 :: Җәмгыять
Бустанай авылы төзекләнә
Иске Кәңгештә - яңа мәчет
Сегодня, 14:40 :: Иман
Иске Кәңгештә - яңа мәчет








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»