Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әңгәсәкнең “күзләрен ачкан” җитәкче

Әңгәсәкнең “күзләрен ачкан” җитәкче

Әңгәсәкнең “күзләрен ачкан” җитәкчеӘңгәсәкнең “күзләрен ачкан” җитәкчеРайонның Агыйдел елгасы аръягында да биләмәләр аз түгел. Әмма биредә җирләрнең нигездә уңдырышсызрак булуы күмәк хуҗалыклар икътисадында да чагылыш тапты. Ә инде авыл хуҗалыгында реформалар башлангач, кайберләре бөтенләй диярлек көрчеккә терәлде. Ашлык җитештерүдә проблемалар артты, терлекчелек тә табышын киметте.

Райондагы иң зур авылларның берсе булган Әңгәсәкне дә тормыш сынаулары урап үтмәде. Хуҗалык соңгы ун-унбиш елда гына юридик исемен берничә тапкыр үзгәртте. Әмма анда яшәүче кешеләрнең генә тормыш хәле үзгәрмәде диярлек. Авыл халкын туплаучы, эшле итүче, тормыш “дилбегәсен” кулга алучы җитәкче кирәк иде.

2006 елда ук оештырылган “3А и Р” шәх­си предприятиесе, авылга яңа сулыш биреп, урындагы халыкта киләчәккә якты өметләр уяткан җитди хуҗалык хәзер “3А и Р Агро” җәмгыятенә әверелгән.


Аның директоры Әлфит Закиров — тумышы белән Илеш районыннан. Әтисе Әбделфатыйх абый гомере буе тракторда эшләп, районда мактаулы механизатор булып танылган. Өй­лән­гәч, язмыш Әлфитне Хәйбулла районының “Таналык” совхозына алып китә. Биредә ул шофер булып эшли. Урал аръягы киңлекләрендә тер­лек­челәрне җәйге лагерьга эшкә йөртә. Шул рәвешле мал үстерү серләренә төше­нә. Аннары, ике сабыен алып, яшь гаилә Агыйдел шәһәренә күченә. Биредә ул АЭС төзелеше подразде­ление­ләренең берсенә шофер булып эшкә урнаша. Әмма Агыйдел шәһәрендәге проблемалар Әлфитне сәү­дә­гәр­лек эшенә тотынырга этәрә. Үзе моны күңеле белән кабул итмәсә дә, эшен яхшы башкарып, алыпсатар булып китә ул.
— Әнә шулай районнан-районга техника өчен запас частьлар таратып йөри торгач, авыл сулышын якыннан­рак тоя башладым. Агыйделне калдырып, авыл­га тартылдык, — дип хәтерли Әлфит Әбдел­фатыйх улы.
Дөньялар үзгәреп киткәч, алыпса­тарларның да мөм-кин­лекләре чикләнә. Хуҗа-лыклар алган товар өчен акча түли алмый башлый. Күпләре тереләй мал белән исәп-хисап ясауга күчә. Алынасы маллар да күпләп җыелгач, Әлфит авылда ныклап төпләнү турында уйлана. Дүртөйле районы авыл­ларын яхшылап өйрән­гәч, Әңгәсәктә нигез корырга карар итә, шәхси предприятие оештырып җибәрә.
— Сөйләсәң, кеше ышанмас, — ди Әлфит Закиров. — 2006 елда хуҗалык­ларга күрсәткән хезмәт өчен би­релгән сыер малы саны 236 башка җитте. Ул чакта “Әңгәсәк” кооперативын бетерделәр дә, милекнең бер өлешен безгә бирделәр. “3А и Р Агро” җәмгыятен шулай оештырдык. Бурычлары да күп иде. Электр энергиясе өчен бирәчәген — 1 миллион сумны үзебез түләдек.
Бүген хуҗалыкны районда аягында тотрыклы басып торучы аграр предприя­тие­ләр исемлегендә йөртәләр. Арендага алынган 936 гектар җире бар. Техника паркы күренеп тора.
— Әлфит Әбделфатыйх улының таралып барган хуҗалыкны алуына башта күпләр икеләнеп караган иде, — ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рузил Садыйков. — Әмма район җитәк­челегендә андый уй булмады. Ышанычлы, максатчан һәм сүзендә тора белүче җитәкче ул. Инже­нер буларак, миңа аның беренче чиратта техника паркын көчәй­түе ошады. Чөнки бүген үз техникасы ышанычлы бул­ган хуҗалык кына эшне көйле алып барырга сәләт­ле. Трактор һәм яңа комбайннары, “КамАЗ”­лары белән хәтта райондагы кайбер хуҗалык­лар­дан өстен тора. Иң мөһиме, Әңгәсәк халкын үзенә карата, үз артыннан ияртә алды.
Фермада асралган си­мертү төркемен­дәге маллар саны хәзер 420 баштан ар-та. Әле дә симертеп сату максатында бозаулар сатып алалар. Ел саен 170-180 баш сыер малын югары көрлеккә җиткереп саталар. Дүртөйледә генә түгел, Ижевск ит комбинатында да аларның малларын көтеп диярлек кабул итә­ләр. Бу көннәрдә яланнарга атларны да алып чыкканнар. Алар-ның саны да утызга якын­лашкан.
Әлеге вакытта зур булмаган хуҗалыкта даими рәвештә 16 ке­ше эшли. Җәйге сезонлы мәшәкать­ләр­дә янә унга якын төрле һөнәр иясе җәлеп ите­лә. Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 20 мең сумнан арта.
Без әңгәсәклеләрнең шатлыгын уртаклашырга да өлгердек. Районда беренче­ләрдән булып бөртекле иртә культуралар чәчүне төгәл-ләгәннәр. Уҗым культуралары инде күптән буй җи­теп, минераллар белән туендыруны көтә. Әйткәндәй, аграр хуҗалыкның соңгы өч елда 10 миллион сумлык төрле авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алуын ишетеп тә алар өчен куандык. Мал азыгы культуралары 170 гектарда үсте­релә. Сенаж һәм печән өчен яшел массаның яхшы булуына өметләнә җитәкче. Шунысы бәхәссез, һәр хуҗа-лыкның, авылның һәм кре-стьян ихаталарының имин тормышы, беренче чиратта, урындагы җитәк-ченең матур өметләре, максатлары белән бәйле. Әлфит Закиров та шундый җитәкчеләрнең берсе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Эшләр идарәчесе тәгаенләнде
Сегодня, 16:45 :: Сәясәт
Эшләр идарәчесе тәгаенләнде
Мостай Кәрим  - безнең йөрәкләрдә
Сегодня, 15:46 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим - безнең йөрәкләрдә
Радий Хәбиров -
Сегодня, 14:42 :: Җәмгыять
Радий Хәбиров - "ПАЗ"икта
Вчера, 15:00 :: Көнүзәк
"Ашан"да янгын чыккан
Башкортстанда янә җир тетрәгән
Вчера, 14:11 :: Көнүзәк
Башкортстанда янә җир тетрәгән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»