Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Таң”да таңнар яктырак

“Таң”да таңнар яктырак

“Таң”да таңнар  яктыракРида белән Ринат Сәхибзадиннар — 90нчы елларда беренчеләрдән булып үз эшен ачып, хәләл көчен түгеп, уңышка ирешкән малтабарлар. “Таң” исеме астында эшләүче кафе, азык-төлек, көнкүреш товарлары кибете күптән инде лаеклы рәвештә халык ышанычын яулаган.

— Быел гаилә бизнесын ачуга 25 ел тулды, — ди Ринат Мөхәммәтзадә улы. — Сәүдә эшенә кереп китүем 1993 елда булды. Мондый карарга мине нәрсә этәрде, дисезме? Әлбәттә, гаиләмне матди яктан яхшырак тәэмин итү теләге. 90нчы елларда кибетләрдә көнкүреш техникасына да, башка товарларга да кытлык күзәтелде. Эшемне суыткычлар сатудан башларга уйладым. Моның өчен “КамАЗ” машинасы ялладым да, “Мир”, “Свияга” суыткычлары алып кайттым. Бу кыш көне иде, бернинди ышык урыным да юк, товарны базар янында урамда саттым. Бер атнада 12 суыткычны алып та бетерделәр. Яңа партия артыннан юлга чыктым. Шулай итеп, акрынлап эшем җайга салына башлады. Сәүдәгәрлек шөгыленең күңелемә ошавын аңладым, эшләгән саен мавыктыргычрак тоелды.
Ринат Сәхибзадин — һөнәре буенча зооинженер. Аграр тармакта, аннары “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә рәссам булып хезмәт сала. Ринат Мөхәммәтзадә улы — чын ватанпәрвәр. Армия хезмәтен Германиядә үткән Сәхибзадинга хәрби вазыйфада калу, арытаба яхшы карьера эшләү мөмкинлеге тәкъдим ителсә дә, Дүртөйлегә кайтуны өстен күрә.
— Бәхетемнең туган ягымда икәнен җаным белән тоям мин, — ди ул. — Гомерлек юлдашым Риданы да биредә очраттым.
Уңышлы малтабарга әверелү өчен акча саный, эшне планлаштыра белү генә түгел, алдан сиземләү тойгысы да булырга тиештер. Ринат Мөхәммәтзадә улында аны юк дип булмый: суыткычлар сату яхшы гына керем китерә һәм ике елдан Сәхибзадиннар үз кибетен ачуга ирешә. Хәзер инде Рида Фәнис кызы да иренең төп ярдәмчесенә әверелә. Һөнәре буенча икътисадчы ханым, әлбәттә, баштан ук гаилә бизнесын планлаштыруга зур өлеш кертә, ә хәзер инде аңа бөтенләй “чума”.
Еллар уза, тырыш, ныкышмалы хезмәт үзенең мул җимешен бирә: Сәхибзадиннарның Дүртөйле шәһәрендә бер-бер артлы биш кибете ачыла, “Таң”, “Дуслык” кафелары гөрләп эшли. Бер урында таптануны яратмаучы Ринат Мөхәммәтзадә улы, хатыны белән киңәшләшеп, колбаса җитештерү цехы төзи, аңа заманча җиһазлар урнаштыра. Югары сыйфатлы ризыкны дүртөйлелеләр шунда ук үз итә: киштәләрдә “Таң” колбасалары искереп ятмый. Әйткәндәй, бүген бу продуктның 100дән артык төрен җитештерә малтабарлар. Казылык, шашлык, ысланган, какланган каз-үрдәккә кадәр бар “Таң” кибетендә.
— Кафе ачканда, үзебезнең икмәк пешерү цехын да булдырдык, — ди Ринат Мөхәммәтзадә улы.
Дүртөйледә генә түгел, тирә-як районнарда да “Таң” үзенең телеңне йотарлык пироглары белән дан тота. Халык аларны заказ биреп әзерләтә. Биредә кондитер эшләнмәләренең йөздән артык төре пешерелә. Күптән түгел “Таң” канаты астында пицца, суши әзерләү буенча янә бер нокта эшли башлаган.
Бүген Сәхибзадиннарда йөздән артык кеше эшли, аларның һәркайсы вакытында лаеклы хезмәт хакы ала, үзен социаль якланган итеп тоя.
— Читтән караганда ал да гөл кебек күренсә дә, без, малтабарларның, бүгенге көндә хәл итәсе проблемалары җитәрлек, — ди район Советы депутаты, “Русия патриотлары” партиясе әгъзасы булып торучы әңгәмәдәшем. — Мисал өчен безнең, кече бизнесның, үсеш юлларын ил күләмендә гөмбә кебек үрчегән эре челтәрләр каплый. Кечкенә Дүртөйле шәһәрендә дә алар хәзер берничә. Мондый көндәшлеккә чыдый алмый, кибетләрен япкан кече малтабарлар районыбызда бихисап. Бүген товар хакын төшергән булып, кече бизнесны тончыктырган эре челтәрләр, үзләренә көндәшләр беткәч, бәяләрне күтәрәчәге көн кебек ачык. Шуны да әйтик, без түләгән салымнар район казнасын тулыландырса, бу кибетләр әлеге җәһәттән районга файда китерми. Киләчәктә урындагы кече малтабарлык үсешсен өчен хөкүмәтебезгә уйланылган программа кабул итү зарур. Бу минем генә шәхси фикерем түгел.
Ничек кенә булмасын, Сәхибзадиннар авырлыклар алдында каушап калмыйча, якты уй-ниятләр белән хезмәт сала. Хәйриячелек белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек табалар. Югары белем алып, хәзер инде үз тормышлары белән яшәүче кызлары Римма һәм уллары Рөстәм — әти-әнисенең ышанычлы ярдәмчеләре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Эшләр идарәчесе тәгаенләнде
Сегодня, 16:45 :: Сәясәт
Эшләр идарәчесе тәгаенләнде
Мостай Кәрим  - безнең йөрәкләрдә
Сегодня, 15:46 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим - безнең йөрәкләрдә
Радий Хәбиров -
Сегодня, 14:42 :: Җәмгыять
Радий Хәбиров - "ПАЗ"икта
Вчера, 15:00 :: Көнүзәк
"Ашан"да янгын чыккан
Башкортстанда янә җир тетрәгән
Вчера, 14:11 :: Көнүзәк
Башкортстанда янә җир тетрәгән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»