Безне бер хыял, бер максат берләштерә
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Безне бер хыял, бер максат берләштерә

13.06: Безне бер хыял, бер максат берләштерә

Безне бер хыял, бер максат берләштерәРеспубликада йөздән артык милләт вәкиле яши.

Башкортстан — күпмилләтле төбәк. Биредә урыслар, башкортлар, татарлар, удмуртлар, марилар, чувашлар һәм башка милләт вәкилләре яши. Шунысын да ассызыкларга кирәк: берничә гасыр элек үк бирегә килеп төпләнгән бу халыклар бер-берсе белән тыгыз аралашса да, гореф-гадәтләр югалмаган. Бу җәһәттән республикада төзелгән тарихи-мәдәни үзәкләрнең эшчәнлеге зур.


Уфа районының Кызыл Яр авылында урыс тарихи-мәдәни үзәге урындагы халыкның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, мәдәни һәм тарихи мирасын саклап калу һәм республикада яшәүче урысларның сәнгатен үстерү максаты белән төзелде. Бу авыл турындагы истәлекләрдә “1618 елларда бире-дә урыслар яшәгән, аларның үз чиркәве булган” дип языла. XVIII гасыр урталарында Кызыл Яр авылы башка истәлекләрдә дә телгә алына. Гомумән, тирән тарихлы бу авылның үз гореф-гадәтләре булган.
“Кызыл Яр” тарихи-мәдәни үзәге ел саен урыс халкының милли бәй-рәмнәрен оештыруга зур көч сала. “Пасха”, “Иван Купала”, “Рождество”, “Вербное воскресенье” кебек чаралар читтә яшәүче урысларны да бирегә җыя. Бу милли чараларны барлык гореф-гадәтләрне үтәп, җиренә җиткереп башкаруны максат итеп куя биредә эшләүчеләр.
Республикада эшләп килүче берничә башкорт тарихи-мәдәни үзәгенең берсе Гафури районының Сәетбаба авылында урнашкан. Сәетбаба – дөньяда иң зур моноэтник башкорт авылы булып санала. 2014 елда бу тарихи авылга 310 ел тулды. Җилем һәм Кугуш елгалары арасында урнашкан авылда гасырлар дәвамында Кече-Табын ыруына караган башкорт халкы яшәгән. Бүген исә биредәге халык ата-бабалардан калган йолаларны онытмый, аларны үсеп килүче буынга җиткерүгә күп көч сала. Бу “Авыл җыены”, “Ыру җыены”, “Шәҗәрә бәйрәме”, “Бал бәйрәме” һәм башка чаралар оештырылуда чагыла. “Киекбай укулары”, “Өметле каләм”, “Сәетбаба батыры” кебек чаралар да яшьләрне мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә җәлеп итүне күз уңында тотып башкарыла.
Татарларның тарихи-милли үзәге Бүздәк районында урнашкан. Биредә, шулай ук, татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга, аны үсеп килүче буынга җиткерүгә, онытылган йолаларны тергезүгә юнәлтелгән эш җәелде-релгән. Үзәкнең үз “Хатирә” фольклор коллективы бар. Ул республика һәм район күләмендә үткән чараларда даими чыгыш ясый. Моннан тыш, балалар өчен ел саен биредә “Чаткылар” җәйге лагере оештырыла. Балаларга телне, гореф-гадәтләрне, милли үзенчәлекләрне өйрәтү максатын күз уңында тотучы бу башлангычның үсеп килүче буынга милли тәрбия бирүдә әһәмияте зур.
Тарихи чыганаклар буенча удмурт халкының безнең төбәккә күчеп килүе XVI гасырга, Явыз Иванның Казанны басып алган чорга карый. XIX гасырга кадәр алар әле яшәгән урыннарны үзләштергән.
Удмуртлар күпләп яшәгән Тәтешле районының Яңа Тәтешле авылында тарихи-мәдәни үзәге булуы очраклы түгел. Удмурт халкының милли бәйрәмнәрен үткәрүгә, халык җырларын, биюләрен саклап калуга зур өлеш кертә биредә эшләүчеләр. “Яңа уңыш”, “Көнба-гыш” — картәниләр һәм оныклар бәйрәме, “Чеберина” — гүзәллек бәйгесе, удмурт милли җырларын башкаручылар өчен “Жужась кизилиос” һәм башка чаралар зур оешканлык белән үтә.
Үзәктә бик күп фольклор коллективлары эшли. “Шулдыр жыт”, “Учы ныл”, “Ложкари” һәм башка иҗади төркемнәрнең чыгышын район халкы да, башка төбәктә яшәүчеләр дә яратып кабул итә. 2003 елдан Комаров исемендәге лагерь нигезендә төбәкара “Усточикар” иҗади лагере эшли. Анда, республикадагылардан тыш, Удмуртия, Пермь краенда яшәүче удмурт телен белүче балалар ял итә.
Мишкә районы – республикада марилар күпләп яшәгән төбәк буларак санала. Моннан тыш, бу милләт вәкилләре Калтасы, Бөре, Шаран, Балтач, Илеш, Нуриман районнарында яши. Республикада барлыгы 240 мари авылы бар.
Мариларның тарихи-мәдәни үзәге Мишкә районында урнашкан. Үзәк “Уярня”, “Шорык йол”, “Кугече”, “Семык” һәм башка милли бәйрәмнәр үткәрүе белән билгеле булса, урындагы халыкның кайбер мәҗүсилек үзенчәлекләренә ышануы гореф-гадәтләрне кадерләп саклавын күрсәтә. Мари халык җырларын башкаручылар конкурсы, “Маска пайрем” (аю бәйрәме) кебек ел саен оештырылучы чаралар республиканың төрле почмакларында яшәүче бу милләт вәкилләрен бирегә җыя.
Безне бер хыял, бер максат берләштерәЮгарыда әйтелгән үзәкләрдән тыш, республикада чуваш, немец, украин, латыш, белорус тарихи-мәдәни үзәкләре эшли. Чыннан да, Башкортстанның күпмилләтле булуы — аның визит карточкасы. Телләрнең, гореф-гадәтләрнең төрле булуы мәдәният үстерүдә дә зур роль уйный. Әйе, халыклар төрле булса да, аларны гасырлар дәвамында бер хыял, бер үк максат берләштерә. Республиканың чын гражданы булып, аның үсешенә, киләчәгенең якты булуына көч салып яши бүген һәр милләт вәкиле.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»