Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Рөстәм Хәмитов Октябрьскийда эш сәфәрендә булды

Рөстәм Хәмитов Октябрьскийда эш сәфәрендә булды
22.09.2018 / Республика

Рөстәм Хәмитов Октябрьскийда эш сәфәрендә булдыБүген республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Октябрьский шәһәрендә булды.

Ул җитештерү, социаль һәм инфраструктур объектларны карады, шәһәр җитәкчелеге белән территоряне үстерү мөмкинлекләрен тикшерде.

Юлдаш бистәсендә "Октябрьсккоммунводоканал" предприятиесенең резервуарлар мәйданчыгында Рөстәм Хәмитов шәһәрдәге яңа су тәэминаты системасы белән танышты. Аны төзү республиканың 100 еллыгына төгәлләнгән. Эшләр 1,8 миллиард сумга төшкән.

Су тәэминатының яңа системасын сафка кертү шәһәрне тәүлегенә 33,7 мең кубометр сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә, электр энергиясен тотынуны 20 процентка киметә, җәй көне су кытлыгы булдырмый. Резервлар шәһәргә арытаба киңәю мөмкинлеге бирә.

Рөстәм Хәмитов төзүчеләргә рәхмәт белдерде, шәһәр халкының суның сыйфаты яхшыруын сизүе белән кызыксынды. Предприятие хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, суның сыйфаты яхшыру махсус тикшеренүләрдән башка да сизелә.

Төбәк Башлыгы шәһәрдә канализация системасын реконструкцияләү, яңа чистарту корылмалары булдыру зарурлыгын ассызыклады. Бу максатларга 1,5 миллиард сум акча таләп ителә. Бүгеннән үк проект документларын әзерләү бурычы куелды.




Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»