Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сез — гаилә җылысын саклаучылар!

Сез — гаилә җылысын саклаучылар!
11.10.2018 / Республика

Сез — гаилә җылысын  саклаучылар!Чакмагыш районында күпбалалы аналар форумы узды.

Кеше дөньяга бә­хетле булыр өчен туа. Моның өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына халыкта “Гаилә – бәхет ачкычы”, димиләр бит. Гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе. Милләтебезнең килә­чәге дә гаиләдәге рухи кыйм­мәтләр бе­лән үл­чәнә. Шуңа күрә иле­бездә гаиләгә һәр­вакыт зур игътибар бирелә.


Күптән түгел Чакмагыш район мәдәният йортында күпбалалы аналар форумы үтте. Анда “Ана даны” медале белән бүләкләнгән аналар, район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, республика халыкны социаль яклау үзәгенең Дүртөйле районы һәм Бөре шәһәре буенча филиалының Чакмагыш районы бүлеге начальнигы Илвера Шәймөхәммәтова, район хатын-кызлар Советы рәисе Эльвира Газизова катнаштылар.
Илвера Шәймөхәммәтова үзенең чыгышында матур гореф-гадәтләрне тергезү, күпбалалы гаиләләрдә балаларны яшьтән әдәп-әхлакка өйрәтү кебек мәсьәләләргә тукталды.
Оештыручылар билгеләп үтүенчә, форум, беренче чиратта, күпбалалы аналар бер-берсе белән аралаша, уңай тәҗрибә уртаклаша, үзләрен борчыган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшә алсын өчен үткәрелә. 1998 елда районда тәүгеләрдән булып “Ана даны” медале белән бүләкләнгән Клара Галләмова һәм соңгылардан булып медаль алган 4 малай һәм бер кызның анасы Олеся Самойлова, ир-егетләрдән калышмый, җаваплы вазыйфалар биләп, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы булып эшләгән 5 кыз анасы Рәмилә Сәлимгәрәева бала тәрбияләүдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, сабыйларыбыз өчен яхшы, үрнәкле ана булырга кирәклеген ассызыклады. Эльвира Газизова балага гомер бүләк итү генә аз, аңа сәламәт булып үсәр өчен уңайлы шартлар булдыру, уңышсыз гаиләләр белән эшне көчәйтү, хатын-кызлар арасында эчкечелек проблемасы, ана вазыйфаларын онытып җибәргәннәрне туры юлга бастыру мәсьәләләренә тукталды. Светлана Шакирова, аналарны котлап, иң изге теләкләрен, игелекле гамәлләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бердәм Русия” партиясенең Чакмагыш бүлекчәсе рәисе Айрат Мәһәдиев, күпбалалы аналарны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды. 
Җылы очрашу мәдәният йорты хезмәткәрләренең моңлы җырлары белән үрелеп барды. Кичә мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәсе оештырылган төрле мәйданчыкларда дәвам итте. Кул эшләре осталары аналарга осталык дәресләре күрсәтте. Сәйлән белән чигү серләре белән Алсу Гәрәева, Рифа Мөхәммәтдинова уртаклашса, кызларга никах яулыгы бәйләү нечкәлекләрен 4 бала анасы Гүзәлия Галиева күрсәтте. 
Чакмагыш районы үзәк китапханәсе тарафыннан әзерләнгән хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, гореф-гадәтләр, республикадагы күренекле гаиләләр турындагы китап, гәзит-журнал материаллары тупланган “Монда минем туган йортым, монда минем гаиләм” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә бәйрәмне тулыландырды.
Форум табын артында тәмамланды. Чараны Луиза Ишморатова бик матур һәм эчтәлекле итеп алып барды.
Әйе, хатын-кыз күкләр тарафыннан җиргә яшәү бүләк итеп, гаилә учагының һәм балаларның иң хәстәрлекле сакчысы булыр өчен яратылган. Аналарның тормыштагы шушы тәгаенләнеше, төп асылын һич үзгәртмичә, гасырлар аша бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән һәм яшәп килә.

Алсу ГӘРӘЕВА,
Чакмагыш районы үзәкләштерелгән китапханәсе китапханәчесе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Сегодня, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Сегодня, 15:32 :: Мәгариф
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»