Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Гөлдәр”нең биюләр гөлләмәсе

“Гөлдәр”нең биюләр гөлләмәсе
26.10.2018 / Республика

“Гөлдәр”нең  биюләр гөлләмәсе“Гөлдәр” үрнәкле халык бию ансамбле — Миякә районының горурлыгы, Мәдәният сараеның йөзек кашы. Коллектив бик күп район, шәһәр, республика, Бөтенрусия, Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган, “Байык” телевизион конкурсында республика күләмендә танылу алган.

Бу уңышларның ниге­зендә, һичшиксез, ансамбль­нең алыштыргысыз җитәкче­сенең, анда катнашучылар­ның тырыш хезмәте ята. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмилә Шәрипованың балаларны, үз эшен чиксез яратуы югары казанышларга китерә. Ул — коллективта шөгыльлә­нү­челәрдә бию сәнгатенә мә­хәббәт уятып, бәхетле балачак бүләк итүче дә.
— Бию сәнгате мәдәни яктан тәрбияли, күңелне баета. Халык биюләре матурлыкны күрергә, танырга, тарих белән танышырга булышлык итә. Кеше күңеленә бәләкәйдән үк яхшылык орлыклары салсаң, аның җимешләре дә татлы була.
“Гөлдәр” бию коллективы 1995 елда оешкан иде. Ансамбль Миякә районында үткәрелгән барлык чараларны бизи. Район Балалар сәнгать мәктәбе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Безгә йөргән балалар мәктәптә дә бик яхшы укый. Күпләре сәнгать мәктәбенең җыр һәм төрле уен кораллары сыйныфларында да белем ала.
“Гөлдәр” халык биюе коллективында өлкән төркем составында — 18, урта төр­кемдә — 28, кече төркем­дә 60 кеше шөгыльләнә. Репертуарыбызда кырыклап бию. Алар арасында төрле мил­ләт­ләрнең халык биюләре бар.
Быел үзешчән сәнгать иҗаты халык коллектив­ларының Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Дуслык гөлләмәсе” VI Республика фестивалендә ансамбльнең “үрнәкле” исемен тагы исбатладык. Күптән түгел “Туган тел” каналында чыгып килүче “Балкыш” телевизион тапшыруында катнаштык, — ди Рәмилә Рамазан кызы.
“Гөлдәр”нең уңышлары коллективның талантлы һәм хезмәт сөючән булуын, районда үсеп килүче буынның тулыканлы үсеше өчен бөтен шартлар булдырылуын күр­сәтә.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»