Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Әллүки”ле “Теремкәй”!

“Әллүки”ле “Теремкәй”!
26.10.2018 / Республика

“Әллүки”ле  “Теремкәй”!Тәрбияче апалары каршына җыелган сабыйлар тын гына, ипле генә әкият тыңлый. Татар халык әкиятен! Апалары китаптагы рәсемнәрне күрсәткәндә генә җанланып, гөрләшеп алалар. Туган телләрендә әкиятләр, шигырьләр укыган мизгелләрне аеруча ярата шул алар. Сүзебез Кыргыз-Миякә авылындагы “Теремкәй” балалар бакчасының “Әллүки” татар фольклор түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм малайлар турында.

“Теремкәй” балалар бакчасы ишекләрен ачуга 25 елдан артык вакыт узган. Шул еллар эчендә бакча үзенчәлекле эшчәнлеген булдырган, педагогик тәҗрибә туплаган, әти-әниләр арасында абруй казанган. Бүген бакчага 314 сабый йөри, аларга квалификацияле 30 педагог тәрбия бирә.
“Теремкәй” балалар бакчасы 2001 елдан инклюзив белем бирү юнәлешендә эшли. Балаларның психик һәм физик үсешендәге тайпылышларны вакытында ачыклау һәм профилактикалау җәһәтеннән биредә педагог-психолог, дефектолог, логопед, педиатр, массаж һәм дәвалау физкультурасы шәфкать туташлары эшли.
Әлеге балалар бакчасының янә бер үзенчәлеге — сабыйларның сәләтен үстерүгә, аларны һәрьяклап үсешкән шәхесләр итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бу җәһәттән “Теремкәй”дә өстәмә белем бирү буенча ун түгәрәкнең уңышлы эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Татар һәм башкорт фольклоры, җыр, бию, кул эшләре, рәсем төшерү, курчак театры, спорт, шахмат түгәрәкләрен Пионерлар һәм укучылар йорты белгечләре һәм бакчадагы педагоглар кызыклы да, фәһемле дә итеп оештыра. Иң мөһиме — аларга һәр сабый йөри ала, чөнки бу чаралар барысы да бушлай оештырыла.
— “Әллүки” татар фольклоры түгәрәгендә 27 бала шөгыльләнә. Аларны уеннар, күңелле дәресләр рәвешендә халкыбызның тормыш-көнкүреше, милли киемнәре, йола-бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты белән таныштырам. Дәрес атнасына бер тапкыр бер сәгать үтә. Балалар бирегә зур теләк белән йөри, кызыксына, сораулар бирә, — ди түгәрәк җитәкчесе Гөлсинә Шәрәфетдинова.
Әйткәндәй, Гөлсинә Зәлиф кызы, яшь кенә булуына карамастан, район күләмендә “Ел тәрбиячесе” һөнәри бәйгесендә җиңүче булган. Тәрбияченең иҗади эшен күрсәтүендә, һөнәри конкурсларда катнашуында, әлбәттә, бакча мөдире Нәфисә Ямилованың ярдәме һәм роле зур. 40 елдан артык педагогик стажы булган Нәфисә Абдулла кызы — яшьләр өчен тәҗрибәле остаз да, киңәшче дә.
“Теремкәй”дә туган телләрен, халкыбыз тарихын, мәдәниятен өйрәнеп үскән сабыйлар “Әллүки” журналы белән дә дуслашырга вәгъдә биреп калды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»