Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алар — беренче!

Алар — беренче!
26.10.2018 / Республика

Алар — беренче!Миякәнең 1972 елда ишекләрен ачкан 2нче мәктәбе былтыр 45 еллык юбилеен билгеләде. Шул еллар эчендә белем учагы 1700дән артык укучысын олы тормыш юлына чыгарган. Аларның 73е мәктәпне медальгә тәмамлаган. Ачылган елда мәктәпкә 725 бала укырга килгән. Олы Кәркәле, Яңа Ишле, Миякәбаш, Баязит, Корманайбаш, Кызыл-Чишмә, Чытырбаш авылларыннан да килеп укучыларның күп булуы сәбәпле, ул чорда, ике катлы бинага өстәп, янкорма төзелә һәм янә ун сыйныф бүлмәсе булдырыла.

Бүген 2нче мәктәптә 419 укучы белем ала. Уку йортындагы 53 хезмәткәрнең 39ы — укытучылар. Аларның икесе — атказанган укытучы, бишесе — республикның мәгариф отличнигы, берсе — “Русиянең иң яхшы укытучысы”, икесе “Башкорт­стан­ның иң яхшы укытучысы” исемнәренә ия.
Тәҗрибәле һәм максатчан мәктәп директоры Владимир Дедух җитәкче­легендәге коллектив укыту-тәрбия эшендә ел саен югары нәтиҗәләргә ирешә. Укытучылар һәм укучылар олимпиадаларда, республика һәм Бөтенрусия иҗат конкурсларында, спорт бәйгеләрендә җиңүләр яулый.
Укыту сыйфатының югары булуы БДИ нәтиҗә­ләрендә дә ачык күренә. Шунысы игътибарга лаек: күп фәннәр буена 2нче мәктәп укучыларының БДИ нәтиҗә­ләре райондагы һәм республикадагы уртача күрсәткеч­ләрдән югарырак. Яңа уку елына әзерлек буенча да уку йорты ике ел рәттән район буенча алдынгы урында. Ә инде мәктәпнең өч ел рәттән Русия Феде­рациясенең Почет тактасы федераль реестрына кертелүен коллектив­ның бердәм һәм нәтиҗәле эшчәнлеге билгесе дип аңларга кирәк.
— Без шуны горурланып әйтә алабыз: ата-аналар арасында мәктәпнең абруе елдан-ел үсә. Әгәр моннан берничә ел элек беренче сыйныфка 35 бала төшсә, соңгы ике елда бу сан 65кә җитте. 2016 елдагы белән чагыштырганда, быел укучылар саны 100гә артты, — ди мәктәп директоры Владимир Дедух.
Шунысы куанычлы: Владимир Дмитриевич, һәр бала үз туган телен өйрәнеп үсәргә тиеш дигән фикердә, һәм ул моңа ата-аналарны да инандыра алган.
— Телне өйрәнү-өйрән­мәүне балалар түгел, ә без, өлкәннәр, ата-аналар хәл итәбез. Баланы, аңа тәрбия бирүгә зур өлеш керткән әби-бабасы белән ана телендә сөйләшүдән мәхрүм итү — зур җинаять, — ди ул.
Әйткәндәй, 2нче мәктәптә татар теле беренче сыйныфтан алып өйрәнелә. 5-9 сыйныфларда ана теле сер­ләренә Зилә Рәхмәтуллина төшендерә. Ике дистә елдан артык стажы булган тәҗри­бәле педагогның укучылары тел һәм әдәбият буенча район олимпиадаларында приз­лы урыннар яулый. “Җанлы сүз”, “Тукай моңнары” республика иҗат бәйгеләрендә дә сынатмый алар.
Ә тырышып уку, уңыш­ларга ирешү өчен биредә барлык шартлар да туды­рыл­ган. 2015-17 елларда республика бюджеты исә­бенә 2нче мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Бүген ул матди-техник яктан җиһаз­ланды­рылган, заманча һәм күркәм уку йортына әверел­гән. Бу мәктәп саны буенча гына икенче, ә күрсәткеч­ләре, ирешелгән уңышлары буенча алар — һәрвакыт беренче!






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»