Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Китап — белем чишмәсе дә, халык хәтере дә

Китап — белем чишмәсе дә, халык хәтере дә
26.10.2018 / Республика

Китап — белем чишмәсе дә, халык хәтере дә“Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре”, дип язган мәгърифәтче Каюм Насыйри. Шул бакчаны караучы – китапханәчеләр армый-талмый үз хезмәтен башкара. Тормышыбызны Интернет челтәре басып алып, буыннан-буынга күчеп килгән кыйммәтләребез югала барганда алар башкарган эш бик мөһим. Бүген китапханәче, гыйлемле, зыялы, үзе сценарийлар яза белергә, алып баручы сәләтенә ия булудан тыш, психолог та булырга тиеш. Укучыларны китапханәгә җәлеп итәр өчен әледән-әле яңалык эзләү, үз-үзең өстендә эшләү дә таләп ителә.

Миякә районында 26 китапханә эшләп килә. Шуларның 25се — филиаллар. Әңгәмәдәшебез, Әнәч авылы китапханәчесе Әминә Каюмова — үз һөнәрен яратып башкаручы, килеп туган каршылык­ларның чишелү юлын сабыр гына эзләүче мил­ләтпәрвәр зат. Ул гомере­нең 28 елын яраткан һө­нәренә багышлаган. Авыл җирлегендә эшләүче иң яхшы мәдәният хезмәткәре исемен яулап, грант алган китапханәче дә әле ул!
— Безнең китапханә авылдашлар өчен мәдәни учакларның берсе булып тора. Барлык бәйрәмнәрне дә үткәреп барабыз. Мәктәп укучылары һәм клуб мөдире белән актив эшлибез. Ата-бабалар тәҗрибәсен саклау урыны булып та торабыз. Өлкән буын вәкилләре белән берлектә чаралар үткәрәбез. Мисал өчен, “Ике килен килендәш, икесенә бер киңәш” дигән кичә авылдашлар яратып өлгергән кызыклы чараларның берсе булып тора. Туган телгә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә нәтиҗәле эш башкарыла. Китапханәбез­дә татар милли почмагы оештырылган. Уку­чыларыбыз белән татар телендә башваткычлар чишә­без, “ТНВ-Планета” каналында барган “Переведи” тапшыруы үрнәгендә уен­нар оештырабыз.
Соңгы елларда туган телләрне саклап калу мәсьәләсе килеп тугач, 2018-2020 елларга “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле” дип аталган программа-проект төзедем. Шушы планга ярашлы, туган телгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга багышланган чаралар үткә­рәбез. Монда халкыбыз­ның яшәү, киенү рәвеше, милли ашлары белән таныштыру эше алып барыла.
“Туган ягым – яшел бишек”, “Авылым тарихы – кешеләр язмышы” дигән проектлар кысаларында бик күп чаралар үткәрелә. Замана таләбенә туры китерерлек итеп, һәр темага багышлап, презентацияләр эшлибез, экскурсияләр оештырабыз.
Быел Миякә-Тамак авылы китапханәчесе Ида Хәсәнова белән берлектә “Шәҗәрә бәйрәме” дә үткәрдек. Ел саен апрель аенда татар әдәбияты һәм сәнгате айлыгы үткәрү күркәм традициягә әве­релде. Әдәби укулар үткә­рәбез, язучыларның китапларын тәкъдим итәбез. Милли йолаларны балалар катнашлыгында сәхнә­ләш­терү чараларны тагын да эчтәлек­лерәк итә.
– Әнәч авылында китап укырга яраталар, дип әйтә аласызмы?
– Әйе, яраталар. Соңгы елларда Зифа Кадыйрова — бик популяр автор. Аның китаплары укучыларны җан­лан­дырып җибәрде, укуга кызыксыну уятты. Яше дә, карты да аның китапларын укып чыкты. “Яңа әсәрләре юкмы әле?”, дип сорап торалар. Монда “Тулпар” журна­лының, “Кызыл таң” гәзитенең дә өлеше зур, чөнки бу автор белән танышу да шушы бас­малар аша башланды. Айгиз Баймөхәм­мәтов әсәрлә­рен дә яратып укыйлар. Авылдашларым белән бер­гәләп эшләгәндә телебез юкка чыкмас, дигән өметтә калам. Кеше язмышында китап зур урын тота, шуны онытмасыннар иде.
Әйе. Китап — белем чишмәсе, китап — язма тарих, китап ул — халык хәтере.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 12:52 :: Сәясәт
"Керү белән асылынасы килмәсен!"
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:49 :: Мин – хатын-кыз
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:47 :: Сәясәт
"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"
Сегодня, 12:45 :: Яңалыклар
"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»