Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Аэропортка - Башкортстан бөркете исеме

Аэропортка - Башкортстан бөркете исеме
23.11.2018 / Республика

Аэропортка - Башкортстан бөркете исемеИлеш районы халкының Башкортстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгате.

Мөхтәрәм җәмәгать! Республика халкы!

Билгеле булуынча, Уфа аэропортына исем бирүгә бәйле “Русиянең бөек исемнәре” бәйгесе дүртенче, йомгаклау өлешенә керде.

Чыннан да, аэропорт башкаланың, шулай ук республиканың “һава капкасы” булып, республиканы башка ил һәм төбәкләр белән бәйләп тора.

Без, илешлеләр, Уфа аэропортына данлыклы очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның исемен бирү дөрес булыр дип исәплибез.

Муса Гайса улы 1922 елның 9 июлендә Илеш районында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфада Тимер юл техникумында белем ала. Шул ук вакытта аэроклубта шөгыльләнә, парашюттан сикерергә өйрәнә.

Ул Бөек Ватан сугышында катнаша. Энгельс шәһәрендә хәрби авиация мәктәбендә белем алганнан соң, 250дән дә артык хәрби очыш ясый. Җиңү парадында катнаша. Шулай итеп, ул 16 яшьтә авылдан чыгып китә, ә 23 яшенә инде ике тапкыр Советлар Союзы Герое була.

Сугыштан соң да ул үтә җаваплы эшләр башкара. Алар арасында Арктикага, Кытай, Индонезия, Азия һәм Африка илләренә яңа һава юллары салуны да телгә алу җитәдер.

Шул ук вакытта ул Фрунзе исемендәге хәрби һәм Генеральный штаб академияләрен тәмамлай. Советлар Союзының Тынычлык фонды әгъзасы буларак, ике тапкыр аның Алтын медаленә лаек була.

1965-77 елларда ул ДОСААФның Башкортстан өлкә комитетын җитәкли һәм аны Советлар Союзында иң яхшылар исәбенә чыгара. Өч тапкыр СССРның Югары Советы депутаты булып сайлана. Бу елларда ул республика үсешенә һәм яшь кадрлар тәрбияләүгә гаҗәеп зур өлеш кертә.

Аңа Русиядә генә түгел, Украина, Белоруссия, Балтыйк буе илләрендә дә һәйкәл куелган. Исеме урам, мәктәпләргә, театр, теплоходка бирелгән. Әмма без данлы исем халыкара дәрәҗәдә тиешенчә яңгырамады әле дип исәплибез.

Байтак кына халыкара аэропортлар очучылар, аеруча Бөек Ватан сугышы Геройлары исемен йөртә.
Махачкаладагы халыкара аэропорт Муса Гәрәевның якын дусты, Советлар Союзы Герое Әхмәт-Хан Солтанов исемен йөртә. Бу исемне Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тәкъдим итә.

Бөек Ватан сугышы батырлыкларын тарихтан сызып ташларга маташучыларга бу — бик дөрес җавап.

Сугыш чорында 105 кеше Советлар Союзы Герое исемен ике тапкыр ала. Шулар арасында Башкортстаннан бер кеше, ул да булса - Муса Гәрәев.

Илеш халкы башка кандидатураларның да шөһрәтен ихтирам итә, шулай да аэропортка батыр очучы исемен бирү кулайрак булыр дип исәпли һәм республика халкын Муса Гайса улы Гәрәев өчен тавыш бирергә чакыра.

Моның өчен великиеимена.рф сайтында, яисә 8-800-707-93-17 номерлы «кайнар линия» телефонына шалтыратып, шулай ук, социаль челтәрдәге («ВКонтакте» https://vk.com/app6745571, «Одноклассники» https://ok.ru/game/1272668672 сайтларында тавыш бирергә була.

Бердәм булыйк, туганнар!




Фото: BNEWS сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Төп бурычларыбызның берсе - яңа предприятиеләр булдыру!
Сегодня, 20:02 :: Башкортостанга - 100 ел!
Төп бурычларыбызның берсе - яңа предприятиеләр булдыру!
Безне нинди яз һәм җәй көтә?
Сегодня, 14:39 :: Яңалыклар
Безне нинди яз һәм җәй көтә?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»