Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Без Аскыннан бит әле!

Без Аскыннан бит әле!
11.12.2018 / Республика

Без Аскыннан бит әле!Районның бер гасырлык тарихына байкау.

Республиканың 100 еллык тарихын барлаганда иң беренче аның районнары күз алдына килә. Чөнки районнарга кергән кечкенә авыллар республиканы тәшкил итә. Һәр авыл, район, шәһәр республика тарихы битлә­рендә үз эзен калдырган.


Аскын районы Башкорт­станның төнья­гында, Пермь крае чигендә урнашкан. Ул үзенең батырлары, данлыклы кешеләре белән республикабыз тарихына зур өлеш керткән. Мәсәлән, бездә танылган галим-вирусолог А. Смородинцев туа, ул полиомиелитка каршы вакцина уйлап чыгарган һәм гамәлгә керткән. Композитор Мәсгудә Шәмсет­динова, шагыйрь һәм журналист Госман Садә, Бөек Ватан сугышы геройлары Нурулла Сафин, Сә­лимҗан Галимҗа­нов, балалар язучысы Мәшһар Гомәров, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов, җырчы, Башкорт­станның атказанган артисты Марат Шәй­бәков...
Йөз ел элек, 1918-19 елларда Аскын районы янәшә­сендәге биләмәләрдә аклар һәм кызыллар арасында озак һәм каты бәрелешләр булып уза. Биредә сугышларда аеруча батырлык күрсәткән 8нче Кама дивизиясе составына кергән 30нчы Аскын полкы формалаша. Шундый зур хәрби бер-ләшмә оешырлык халкы һәм икътисади-рухи үсеш дәрәҗәсе булган якташларымда. Аскын пассионарлыгының тамырлары тирәннән килүен күрсәтүче ачык дәлил бу.
1930 елның 20 августында ВЦИК Президиумының “БАССРның административ бүленеше турында” карары нигезендә районнар оештырыла. Шул ук елның сентябрендә Аскын районының 22 авыл Советы оеша. Ул елларда район сәнәгате агач спирты, сагыз, күмер җитештергән Никольский химия заводы белән дан тота. Ә инде район халкы барысы да диярлек авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Акрынлап районда мәктәпләр ачыла. Авылларда күмәкләштерү, колхозлар төзү башлана һәм аларга кечкенә авыллар да кушыла. Колхозга кермәгән авыллар калмый, шуңа да дәүләткә кооперация аша ашлык сату мөмкинлекләре барлыкка килә. Аны актив сатучыларга велосипедлар, тегү машиналары, җиңел сәнәгать эшләнмәләре һәм башка көнкүреш товарлары җибәрелә.
1932 елда беренче МТС төзелү районда зур вакыйга була һәм МТСта беренче тракторчылар курслары эшли башлый.
Без Аскыннан бит әле!Шул ук елның 25 апрелендә район бетерелә һәм авыллар Караидел һәм Балтач районнарына керә. 1935 елның апре-лендә исә Аскын районы элекке чикләрендә тергезелә. Зур торак пунктларында җидееллык мәктәпләр ачыла. 1939-40 елларда урта яшьтәге кешеләр арасында наданлык, нигездә, бетерелә. Электрлаштыру башлана һәм 1939 елда Авадай ГЭСы файдалануга тапшырыла.
Бөек Ватан сугышы елларында Аскыннан фронтка 6,5 меңнән артык кеше китә, шуларның дүрт меңгә якыны туган нигезләренә кайтмый. Шуларның бишесе – Мирзалихан Габитов, Степан Казаков, Сәлимҗан Галимҗанов, Нурулла Сафин, Сергей Пономарев – Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Башкорт кавалерия дивизиясе сафларында дистәләрчә райондашыбыз сугыша.
Сугыштан соңгы елларда райондашларыбызга бик күп авырлыклар кичерергә туры килә. Атлар, техника, кадрлар җитешми. Әмма колхозлар икътисады акрынлап тернәкләнә башлый. 1950 елда районда 105 колхоз исәпләнә.
Үткән гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында зур төзелешләр алып барыла, хуҗалыкларның техник җиһаз-ланышы кискен арта. Районда коммунистик хезмәт алдынгылары хәрәкәте башлана.
Бу чорда кинотеатр, КПСС райкомы бинасы, күп фатирлы берничә торак йорт төзелә. Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты сафка кертелә, 96нчы һөнәрчелек училищесының өч корпусы төзелә. Шулай ук, аэропорт ачылу зур вакыйга була. Халыкның төрле товарлар бе-лән тәэмин ителеше арта. Яңа кибетләр һәм мәктәп биналары төзелеше киң җәелдерелә, сәламәтлек саклау органна-рының эше яхшыра. Зур авылларда клублар мәдәният йортлары итеп үзгәртелә.
70нче еллар башында шәх-си хуҗалыкларда терлек асрауны чикләү бетерелә, ә дәү-ләткә мал-туар сату ирекле эш-кә әверелә. Авыл халкына шәхси терлекләр өчен азык хәзерләү өчен шартлар тудырыла. Бу дәвердә халык район кулланучылар җәмгыяте кибет-ләре аша сәнәгать товарлары һәм азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителә. 70нче еллар ахырына авылларны электрлаштыру төгәлләнә. Гомуми урта белем бирүгә күчү тормышка ашырыла, 12 яңа мәктәп төзелә.
80нче елларда Аскын–Яугилде юлына (30 км) асфальт салына, Уфа – Аскын маршруты буенча даими автобус хә-рә­кәте ачыла.
Бу унъеллыкта колхозлар һәм совхозлар уңайлы шартларда авыл хуҗалыгы продукт­лары җитештерү белән шө­гыльләнә. Дәүләт даими ярдәм күрсәтә: яңа техника, тракторлар, комбайннар кайтарыла. Ягулык-майлау материалларына кытлык булмый. Халык эш белән тәэмин ителә. Авыл хуҗалыгы тармагы тулысынча механикалаштырыла. Район-ның барлык хуҗалыкларында да ашлык складлары, механикалаштырылган ындыр табаклары, ашлык киптерү агрегатлары төзелә, кирпеч һәм табигый таштан ясалган типовой терлекчелек фермалары төзе-лә, машина белән сыер саву гамәлгә кертелә.
Зур торак пунктларында мәктәпләр, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, авыл Советлары биналары, колхозлар идарәсе, китапха-нәләр, кибетләр, пекарнялар төзелә. Совхозлар һәм колхозлар исәбенә фатирлар күп төзелә.
90нчы елларда илдә икътисади кризис башлана. Бу, һичшиксез, Аскын районында яшәүчеләрнең тормыш-көнкү-решендә дә чагылыш таба. 90нчы еллар башында район-ның икътисади үсеше җитеш-терүнең Бөтенсоюз вәзгыяте, барлыкка килгән хуҗалык элем-тәләренең өзелүе, түләмәү­челек, керемнәр дәрәҗәсе буенча халыкның төрле катламнары арасында аерма, эшсезлек үсеше белән тыгыз бәйле була. Район территориясендә урнашкан барлык предприя­тие-ләр дә диярлек финанс кыенлыклары кичерә, аерым алганда, бу салым түләүгә, хезмәт хакына һәм оешмалар арасында үзара исәп-хисап ясауга кагыла. Күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре техника, ягулык-майлау материаллары җитмәү, кыйммәт булу кебек күренеш­ләр, җитештерүне оештырудагы җитешсезлекләр аркасында эшкә яраксыз булып чыга. Җитештерүдәге тотрыклылыкны электр энергетикасы, урман, агач эшкәртү тармаклары гына саклап кала.
Бүген районның икътисады – авыл хуҗалыгы һәм урман-агач юнәлешле. Авыл хуҗа-лыгы биләмәләре районның 36,7 процент (92,8 мең гектар) җирен алып тора. Аларның 66,7 мең гектары – басулар, 18,7 мең гектары – көтүлекләр. Урман хуҗалыгы белән “Аскын урманы” дәүләт унитар предприятиесе шөгыльләнә. Чәчү-леккә уңдырышлы җирләр күп булса да, 60 фермер хуҗалыгы бар дисәк тә, башка районнар белән чагыштырганда, райо-ныбызның артта калуы күренә. Ә, уйлап карасаң, 20 ел элек Чакмагыш һәм Илеш районнары белән тиңләшердәй хуҗа-лыклар булган бит бездә дә...
Районыбызда егермеләп мәчет төзелде, яңалары да төзелә, алар өчен кадрлар әзерләнә. Районның тагын бер истәлекле урыны — 1803 елда төзелгән Свято-Никольск чир-кәве. Агымдагы елда аны тие-шенчә яңарттылар, һәм ул бөтен матурлыгы белән балкып тора.
Районыбызның “Танып” ши-фаханәсенең даны тирә-якларга таралган. Санаторий районда иң эре эш бирүче дә, анда 200 кеше эшли, ел саен 4 мең кеше сәламәтләнеп чыга. Минераль сулар белән дәвалаучы “Танып”ка мәдхия җырлау­чы-лар бихисап.
Бүгенге көнне Аскында 49 уку йорты эшли, шул исәптән 14 – урта, 16 – төп, 10 башлангыч мәктәп, 17 – мәктәпкәчә һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесе. Аскынның һөнәр-челек колледжы бүген дә эшләп килә. Моннан тыш, “Мельница” балалар иҗат үзәге, спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәк-тәбе, “Батыр” физкультура-сә-ламәтләндерү комплексы эшчәнлеге җәелдерелгән.
Ачык йөзле, ярдәмчел һәм кунакчыл халык яши безнең якларда. Татар, башкорт, урыс, мари, удмурт һ.б. милләтләр бер-берсе белән гасырлар буе уртак тел табып, матур гомер кичергән.
Район халкының күпче-леге татар телен туган теле итеп таный. 87 процент халык­ның, татарларның һәм башкортларның, татарча белүе теркәл-гән. Аскын районының көнчы-гышында – Себер татар­ла­ры теле, көнбатышында – Мин-зәлә татарлары теле, ә көнья-гында Арбаш мишәрләренең
теле үзенчәлекләре бергә кушылган.
Аскын районы калын урманнары, искиткеч матур табигате, тырыш халкы белән данлыклы. Урманнарында кыргый җәнлек-ләр яши, җәйрәп яткан болыннарында шифалы үләннәр үсә, каен җиләге өлгерә.
Бер районның тарихына гына байкау ясасаң да, анда республикабызның, илебезнең, халкыбызның язмышы тулы чагыла. Нинди генә чорлар булса да, халык эшләгән, тырышлык салган, дус булган.
Район тарихы авылларда чагыла, дидек. Йөз ел эчендә Чишмә-Үрәкәй авылы район, республика үсешенә лаеклы өлеш керткән. Ләкин аның бүгенге хәле мактанырлык тү­гел. Колхоз беткән, мәктәп ябылу алдында, яшьләр авылда калмый. Авылга әлегә кадәр газ кертелмәгән. Туган авылым пенсионерлар авылына әвере-леп бара, мәктәпне мәчет алыштыра. Ә бит яшәтәсе килә табигатьнең иң гүзәл төбәгендә урнашкан Чишмә-Үрәкәйне! Авыллар беткәч, район да хәл­сезләнә, районнар хәлсез­ләнгәч, республикам да алга китә алмаячак.
Әле исә районыбызда яшәү дәрәҗәсен күтәрү, җитештерүне алга җибәрү өчен эшләнәсе эшләр бихисап. Иң мөһиме – туган республикабыз яшәсен, чәчәк атсын, чөнки авылларыбыз, районнарыбызның язмышы республикабыз үсеше белән турыдан-туры бәйле.

Энҗе ИБРАҺИМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Сегодня, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Вчера, 23:45 :: Башкортостанга - 100 ел!
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Без - башкортстанлылар
Вчера, 23:45 :: Сәясәт
Без - башкортстанлылар
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы
Вчера, 20:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»