Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Елъязмасы өзелмәс!

Елъязмасы өзелмәс!
13.12.2018 / Республика

Елъязмасы өзелмәс!Дүртөйле районы “Ленин” токымчылык заводы җәмгыяте республикада алдынгылар исәбендә.

Җәмгыятьне менә инде 23 елга якын Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Альберт Дәүләтбаев җитәкли. Ул Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, хезмәт юлын туган ягында терлекчелек тармагы белгече буларак башлаган шәхес. Зур оештыру сәләте, булдыклылык, җаваплылык кебек күркәм сыйфатларга ия Альберт Рафаил улы җәмгыять эшчәннәре алдында лаеклы абруй казана, хуҗалык җитәкчесе вазыйфасына тәгаенләнә. Бүгенге көндә Дүртөйле районында иң күп сөт җитештерүче һәм иң мул уңыш үстерүче хуҗалык та — “Ленин” токымчылык заводы. Ныклы матди-техник базасы булган, игенчелектә дә, терлекчелектә дә заманча технологияләргә таянып эш итүче, кырыс базар шартларында ышанычлы адымнар белән алга атлаучы предприятиенең алдынгы эш тәҗрибәсен өйрәнергә республикабызның күп төбәкләреннән киләләр. Шулай итеп, бүгенге әңгәмәдәшебез – Альберт Дәүләтбаев.


– Альберт Рафаилович, Сез җитәкләгән “Ленин” токымчылык заводы елдан-ел биегрәк үрләр яулый. Бу хакта район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган саннар ачык сөйли: мисал өчен, былтыр көн дә 10 тоннадан артык сөт сатылса, быел бу күрсәт­кеч 4 тоннага күбрәк! Басулардан җыелган уңыш та үткән елгыдан саллырак. Мондый тоемлы үсешнең төп сере нидә?

– Үсеш, әлбәттә, тырыш, максатчан хезмәттә һәм һәр өлкәдә тәртип булдыруга нигезләнгән. Бездә илке-салкы йөрүче юк: җәмгыятебез коллективы үз һөнәренең чын осталарын берләштерә. Монысы – бер. Икенчедән, игенчелектә яки терлекче­лектә югары күрсәткечләр­г­ә ирешим дисәң, әлбәттә, техник базаны ныгыту зарур. Бу максатта без ел саен 10-15 миллион сумлык машина, трактор, авыл хуҗалыгы җиһазлары алып кайтабыз.
Соңгы ике ел эчендә Суккул фермасында кү­ләм­ле эшләр башкарылды. 670 баш савым сыерына исәпләнгән ике мал абзары төзекләндерелде, терлек­ләр бәйсез асрауга күче­релде, итальян саву җи­һазы урнаштырылды. Көтүне яңарту максатында, былтыр Удмуртия Республикасыннан 80 баш кара-чуар токымлы тана кайтарсак, быел Венгриядән 131 баш тана сатып алдык. Буаз сыерлар өчен 160 башка тәгаенләнгән абзар, бозаулар өчен каралты эшләнде, мал азыгы саклана һәм әзерләнә торган үзәк булдырылды һ.б. Барысын да санап тормыйча, шуны гына билгеләп үтәсем килә: әлеге ферманы яңартуга, заманча җиһазлар, техника кайтаруга 100 миллион сум акча тотындык. Бу хуҗалыкның үз казнасыннан гына! Ә республика һәм федераль казнадан ике ел эчендә 45 миллион сумга якын субсидия алынды. Мондый зур ярдәм өчен, без, аграр тармак эшчәннәре, хөкүмә­тебезгә бик рәхмәтле.

– Дүртөйле районында сөтне евростандарт белән сатучы бердәнбер хуҗалык та бит әле ул “Ленин” җәмгыяте.

– Әйе. Моннан өч ай элек без җитештергән сөтнең 7 тоннасын евростандарт белән сата башладык. Калган 7 тоннасы югары сорт белән озатыла. Евростандарт сыйфатлы продукциянең литры өчен безгә сөт заводы 27,33 сум түләсә, югары сортлысын 26,20 сум белән ала. Биредә шунысын да әйтик: җәмгыять сөт җитештереп сатуны, былтыргы чорга караганда, 25 процентка арттырса да, хуҗалык казнасына керүче табышның күләме элекке дәрәҗәдә калды. Ни өчен дисезме? Аңлатам: быел завод-комбинатлар авыл хуҗалыгы предприя­тие­ләреннән сөтне арзанрак бәягә ала башлады. Шулай итеп, эшебезнең нәтиҗә­ле­леген арттырсак та, җәмгыять казнасы көтел­гән суммага тулылана алмый. Кырыс базар шартларына бирешмәскә тырышабыз, әлбәттә. Алдынгы савучыларыбыз Әлмира Гатауллина, Эльмира Мөхәммәтова, яшь бозаулар караучы Лилия Сәй­фуллина һәм Гөлсинә Әхмәдиева, тана үстерүче­ләр Сергей Капиев һәм Сергей Джараев кебек ышанычлы кадрларыбыз тармак үсешенә зур өлеш кертә.
Җәмгыятьтә 2700 баш сыер малы асрала, шуның 800 башы – савым сыерлары. Фермаларда, үстерү өчен, тик тана бозаулар гына калдырыла, үгез бозауларны бер атналык чакта ук халыкка сатабыз. Күрше-тирә районнардан да килеп алучылар бихисап.
Игенчелек тармагына килгәндә, быел 110 мең центнер ашлык җыеп алдык. Гектар куәте уртача 29,6 центнер тәшкил итте. Әлеге күрсәткечләр, былтыргыга караганда, 24 процентка югарырак. Җәмгы­ять карамагында 7 мең гектар җир булса, шуның 4 меңендә бөртекле культуралар игелә. Чәчү өчен тик элита һәм суперэлита сортлар гына кулланабыз.
Быел басу батыры исеменә тәҗрибәле ком­байнчыларыбызның берсе Хәлил Сәлмәнов лаек булды. Ул 22 мең центнер ашлык суктырып алды. Алдынгы комбайнчыбыз урып-җыю чорында, ә ул 25 көн дәвам итте, 185 мең сум хезмәт хакы алды. Ә хуҗалык эшчәннәренең уртача хезмәт хакына килгәндә, ул 23,5 мең сум тәшкил итә. Тракторлар, комбайннар, машиналар барысы да яңа, заманча, шуңа елның-елында бөтен эшне – чәчү булсынмы, уракмы – читтән ярдәм көтмичә, үз көчебез белән башкарып чыгабыз. Урып-җыю чорында басудан амбарга ашлык ташучы водительләребез Айдар Фазылов, Илшат Галиев, Рушан Мәхмүтовларны да мактап телгә аласым килә.
Туңга сөрүне, һәр елдагыча, югары сыйфат белән Илфир Хәмидул­лин һәм Венер Әхиярт­динов башкарды.
Мал азыгын һәрвакыт­тагыча мулдан хәзерләдек: һәр баш малга исәплә­гәндә, уртача 49 центнер азык берәмлеге төшә.

– Авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтү эше дә җәмгыятьтә тәмам­лану алдында бугай?

– Әйе. Механизаторларыбыз җылыда, яхшы шартларда эшли: машина-трактор остаханәсенә зәңгәр ягулык үткәрелгән. Бүген-иртәгә тракторлар төзәтелеп, көйләнеп, әзер­лек сызыгына куелып бетәчәк.

– Хуҗалыкның килә­чәген ничек фаразлыйсыз?

– Соңгы ике ел дәва­мында йорт салырга теләү­челәр өчен 67 җир участогы бүленде, бүген яңа бистәбездә бер-бер артлы матур йортлар күтәрелә, өй туйлары гөрли, сабыйлар дөньяга килә. Җәм­гыятьтә хезмәт кешеләре үзләрен социаль яктан якланган итеп тоя, иртәгәсе көнгә өмет белән карый, шуңа тугыз дистә елга якын күркәм тарихы булган, исемен һәм кыйб­ласын алыштырмаган җәмгыятебезнең елъязмасы өзелмәячәгенә, килә­чәктә дә югары нәтиҗә­ләргә ирешеп эшләячәге­безгә иманым камил.

Ветфельдшер Светлана Исәнчурина.Ветфельдшер Светлана Исәнчурина.Алдынгы комбайнчы Хәлил Сәлмәнов.Алдынгы комбайнчы Хәлил Сәлмәнов.Механизаторлар Фидус Басыйров, Александр Максимов,  Фидус Нургалиев, Марат Бикбаев, Замир Саттаров.Механизаторлар Фидус Басыйров, Александр Максимов, Фидус Нургалиев, Марат Бикбаев, Замир Саттаров.


Әңгәмәне “Кызыл таң”­ның үз хәбәрчесе
Миләүшә Латыйпова оештырды.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»