Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Арланда — Иҗтимагый үзәк, Яңа Каенлыкта мәдәният йорты

Арланда — Иҗтимагый үзәк, Яңа Каенлыкта мәдәният йорты
21.12.2018 / Республика

Объектларны ачу тантаналары зур бәйрәмгә әверелде.Объектларны ачу тантаналары зур бәйрәмгә әверелде.Краснокама районында мөһим социаль объектлар сафка кертелде.

Шушы көннәрдә Краснокама районының Арлан авылында Иҗтимагый үзәк һәм реконструкциядән соң балалар бакчасы ачылды. Әлеге объектлар “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы буенча төзелде. Шушы ук программа буенча 6 чакрымга якын газ челтәрләре, 4,5 чакрым суүткәргеч сузылды, су башнясы урнаштырылды һәм 4,5 чакрым юл салынды.


Арлан авылындагы үзәктә фельдшер-акушерлык пункты, модельле китапханә, 200 урынлы тамаша залы булган авыл мәдәният йорты урнашкан.
Фельдшер-акушерлык пункты заманча җиһазландырылган, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган.
Арланлылар — искиткеч сәләтле һәм сәнгатькә гашыйк кешеләр. Авылда клуб ябылуга 14 ел вакыт узуга карамастан, биредә мәдәни тормыш сүнеп тормады. “Радуга” үрнәкле театр коллективы ел саен авыл халкын үзенең матур һәм эчтәлекле тамашалары белән шатландырып килде. Район кысаларында гына түгел, республикада киң билгеле “Кудыронгыр” халык фольклор коллективы төрле конкурсларда җиңүләр яулады, “Аллегро” бию ансамбле уңышлы чыгыш ясап килде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның шундый клуб төзелүгә шатлыгын аңлатып бетерерлек түгел, бу вакыйганы алар күптән көткән иде.
Ә инде балалар бакчасы ачылуга халык аеруча шат. Илле балага исәпләнгән яңартылган бакча заман таләпләренә җавап бирә. Мөдире Альбина Мөлекова әйтүенчә, элекке бакча нибары 25 урынга тәгаенләнгән булган. Ә Арланда яшь гаиләләр күп, балалар саны, шөкер, елдан-ел арта бара. Шуңа да бакчаны зурайтырга, ремонтларга карар ителә. Иске бина белән яңасы бер түбә астына кертелгән, шуңа да алар һич тә аерылмый, бакча профнастил белән тышланган. Киңәйтелгән өлештә кухня, медицина бүлмәсе, музыка-спорт залы урнаштырылган. Биредә бәдрәфләрне яңарту буенча зур эш башкарылган, җылы идәннәр җәелгән. Кыскасы, ата-аналар да, балалар да бу бүләккә бик шат.
— Мондый шартларда балалар туган авылының кадерен белеп, илебезнең чын патриотлары булып үсәр дип ышанабыз, — дигән теләк белдерде район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов.
Җәмәгать үзәген ачу тантанасында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Булат Юмадилов, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ревнер Байтуллин катнашты. Алар авыл халкына, балаларга үзләренең җылы теләкләрен җиткерде.
Яңа Каенлык мәдәният йорты “Бердәм Русия” партиясенең “Кече ватаным мәдәнияте” проекты кысаларында “Урындагы мәдәният йорты” юнәлеше буенча реконструкцияләнде. Сәхнә, тамаша залы, фойе, модельле китапханә, репетиция­ләр бүл­мәсе яңартылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен методик кабинет булдырылды. Тренажерлар залы, хореография сыйныфы, балалар һәм яшьләр өчен ял зонасы җи­һаз­ланды­рылды, сәхнә тулысынча яңартылды, яңа җиһазлар, мебель, спорт инвентаре, музыкаль аппаратура сатып алынган. Районның башкорт мәдәнияте үзәгенең эш шартлары яхшыртылган.
Бәйрәмдә катнашучыларны район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов котлады. Ул халык иҗатын саклау, мәдәниятне үстерү районда милли-мәдәни сәясәтнең мөһим юнәлеше булып торуын билге­ләде. Шулай ук республика Хөкүмәтенә һәм Мәдәният министрлыгына, “Бердәм Русия” партиясенә, подрядчылар — шәхси эшкуар Клятышевка һәм “Краснокамстройзаказчик” коллективына зур рәхмәт белдерде.
Бәйрәмдә катнашкан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев раславынча, бүген республикада 66 күпфункцияле мәдәният йорты бар һәм аларның өчесе — Краснокама районында. Ранис Рәис улы Яңа Каенлык күпфункцияле мәдәният йортына 67нче санлы сертификат тапшырды. Ул районның үзешчән сәнгать коллективларының республика мәдәниятен үстерүдәге ролен югары бәяләде һәм район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаевага һәм Яңа Каенлык күпфункцияле мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ралина Мохасимовага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»