Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хезмәт кешесенең кадере бар

Хезмәт кешесенең кадере бар
21.12.2018 / Республика

Хезмәт кешесенең кадере барСтәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рөстәм Баһаветдинов белән әңгәмә.

Биографик белешмә:

Рөстәм Баһаветдинов 1963 елның 13 мартында Стәрлетамак районының Югары Услы авылында туган. 1985 елда Башкортстан дәү­ләт авыл хуҗалыгы инсти­ту­тының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан бирле язмышы туган ягы белән бәйле. 1985-99 елларда Салават исемен­дәге күмәк хуҗалыкта эшли, баш инженер вазыйфасын алып бара. 1999-2000 елларда Услы авыл советы хакимияте башлыгы була. 15 ел “Салават” агрофирмасы җәмгыяте директоры булып хезмәт сала. 2015 елның мартыннан — Стәрлетамак муниципаль район хакимияте башлыгы.

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2002), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (2006). 2013 елда Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау кәгазенә, Русия Президентының Рәхмәт хатына лаек булган.


— Рөстәм Рәисович, календарьда Яңа ел якынлашканда, әлбәттә инде, үткән ел нәтиҗә­­ләре хакында сорау бирәсе, сүзне 2018 ел йомгакларыннан башлыйсы килә.

— Әйе, авыл хуҗалыгы хез-мәткәрләре уңышны көз саный. Кырлардан игеннәр җыелып ке­ләтләргә тутырылган, терлекләр кышлатуга күчерелгән. Башкарылган эшләрне күздән кичерү өчен бик уңай вакыт. Кайбер нәтиҗәләрне “Кызыл таң” гәзите укучылары белән дә уртаклашмакчыбыз.
Иң тәүдә Стәрлетамак райо­нының үзенчәлекле якларын телгә алырга кирәк. Стәрлета-мак шәһәрен күпләр белсә дә, шул ук исемдәге район барлыгын ишетмәүчеләр дә очрый. Андый район бар гына түгел, ул — авыл хуҗалыгы иң нык үсешкән төбәкләрнең берсе. Бер генә мисал китерәм: быел, һа-ва торышы уңайсызрак килеп, гектар көче 24 центнер гына тәшкил итүгә карамастан, бөр-тек­ле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан барлыгы 164 мең тоннадан артык уңыш алынды. Былтыр исә бер гектардан 33 центнердан артык уңыш җыйган идек. Бу — республика районнары арасында иң югары күрсәткеч. Шулай ук районыбыз һәр ел көнбагыш уңышы буенча да беренчелекне бирми. Быел бер гектардан 19,5 центнер исәбеннән 43 мең тонна көн­багыш җыеп алынды.

— Мул уңышның алшартлары күп. Сез аларның кайсыларын иң мөһиме дип саныйсыз?

— Әлбәттә инде, табигый-климатик шартлар беренчел. Гомум алганда, Агыйдел буе тигезлегенең кара һәм кара-соры туфрагы игенчелек өчен уңай. Урманнар район террито­риясенең нибары 5,1 процентын били, җылы, корырак климат өстенлек итә. Районның федераль Уфа — Ырынбур юлында урнашуы, тарихи үзенчәлекләр дә тәэсир итми калмыйдыр. Мәсәлән, туган якны өйрәнүче галим, тарих фәннәре докторы Михаил Роднов язуынча, узган гасыр башында, ягъни йөз ел элек Уфа — Бәләбәй — Стәр­летамак өчпочмагында Төньяк Америка киңлеклә­рен­дәге кебек үк яхшы тормышлы крестьяннар катламы барлыкка килеп, алар күпче­лекне тәшкил иткән.
Икенче алшарт — кадрлар мәсьәләсе. Районыбыз уңган, көр күңелле, хезмәтчән халкы белән аерылып тора. Элек-электән бездә кадрларга карата сак һәм ихтирамлы мөнәсәбәт өстенлек итә, булдыклы җитәк-че­ләребез, тирән белемле бел­гечләребез, үз һөнәренә, би-ләгән вазыйфасына гомер буе тугры калган, берничә буынны берләш­тергән хезмәт династия-ләребез бар.
Өченчедән, бүгенге чорда авыл хуҗалыгында техниканың роле зур. Бу уңайдан республикада һәм күрше төбәкләрдә дә билгеле “БашАгроМаш” акционерлар җәмгыятен телгә алып китми мөмкин түгел. Бире­дә авыл хуҗалыгы техникасы ремонтланып кына калмый, җир эшкәртү, мал азыгы әзерләү өчен заманча машиналар, шул исәптән, стандарт булмаган җайланмалар җитештерелә.
Дүртенчедән, яңа техноло-гия­ләргә, фәнни яңалыкларга таяну мөһим. Аерым алганда, минераль ашламаны урынлы куллану игеннең күләмен арттыру, сыйфатын яхшырту мөм-кинлеге бирә. Район басуларына һәр гектарга, тәэсир итүче матдәдән исәпләгәндә, 34 килограмм ашлама кертелде. Орлыкның 100 проценты химик эшкәртелеп чәчел­де, 80 мең гектарда химик утау үткәрелде.
Шушы төп алшартлар бул­ганда мул уңышка өмет тотып була. Быел, мәсәлән, май-июнь айлары салкынчарак килде. Шуңа карамастан, кәефне тө-шер­мәдек, бөтен эшләр үз вакытында һәм тиешенчә башкарылды. Үткән кыш кар катламы да аз иде, ләкин, дөрес технология сайлау нәтиҗәсендә, уҗымның 93 проценты яхшы кышлады.

— Стәрлетамак районы эре хуҗалыкларның күп булуы белән аерылып тора. Ирешел­гән күрсәткечләргә караганда, мондый хуҗалык итү рәвеше үзен аклый булса кирәк?

— Бездә зур булмаган крестьян-фермер хуҗалыклары да бар. Алар район басула­рының 14 процентында иген игә һәм шул ук нисбәттә ашлык та җи­тештерә. Сарык, кош-корт асрау, яшелчә, сөт ризыклары, бал җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен сату кебек юнә-леш­ләрдә өлешләре зур. Иң алдынгылардан Игорь Сазоненко, Рөстәм Шахмаев, Илгиз Азнаев, Илдар Бурангулов, Миңнулла Бурангуловның крестьян-фермер хуҗалыкларын атап китеп булыр иде.
Ләкин сөренте мәйданнар-ның күпчелеген элекке күмәк хуҗалыклар нигезендә оештырылган, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр били. Күмәкләгән яу кайтарган, дигәндәй, заманча шартларда, гайрәтле авыл хуҗалыгы техникасы булганда, эре хуҗалыкларның өстенлеге бәхәссез. Алар бөртеклеләрне дә зур күләмдә җыеп ала. “Рощинский” (47,3 мең тонна), Калинин исемендәге (29 мең тонна), “Дуслык” (17 мең тонна), “Фрунзе” (10,6 мең тонна), “Авангард” (9,9 мең тонна), Салават (7,4 мең тонна) хуҗалыклары – шундыйлардан.

— Матур саннар артында һәрбер игенченең тырыш хезмәте, маңгай тире, күкрәк көче ята. Авылларда эшче куллар җитәрлекме соң?

— Урып-җыю эшләре, мал азыгы хәзерләү күп көч таләп итә. Көзге һава торышы ничек кенә бозылып китмәсен, хезмәт­чәннәребез бу авырлыкларны җиңеп чыга алды. 30 мең тоннадан да артыграк ашлык сук­тыручы комбайнчыларыбыз – районыбызның горурлыгы. Алар республика конкурсларында да яхшы күрсәткечләргә ирешә. Мисалга, “Рощинский” хуҗалы­гыннан Василий Дробязко республикада 1нче урын алды. Ул “Дон-1500” комбайнында 1280 гектарда 2680 тонна ашлык сук­тырды. Ә студентлар арасында Салават агрофирмасыннан Айгиз Сәлә­мов җиңеп чыкты. Айгиз — Башкортстан дәүләт аграр университеты студенты, “Акрос-530” комбайнында 600 гектардан 1857 тонна иген җыеп алуга иреште. Гомум алганда, урып-җыю эшләренең күпчелек өлеше үз көчебез белән башкарыла, мәйданнарның 12 процентына гына республика МТСы комбайннары җәлеп ителде.
Алдынгы механизаторлардан Илдар Ярмөхәммәтов (“Рощинский”), Павел Рябов (“Дуслык”), Алик Мусин (“Фрунзе”) исемнәрен әйтеп китәсем килә. Калинин исемендәге хуҗалык комбайнчылары Ринат Фәйзул-лин — 4 133 тонна, Павел Михайлов (3 016 тонна), Азамат Алиев 2 675 тонна иген сук­тырдылар. Водительләрдән Илшат Насыйров (“Рощинский”), Максим Ефимов һәм Василий Семенов (“Дуслык”), Владимир Липаев (Калинин исемендәге хуҗалык) югары күрсәткечләргә иреште.

— Ашлык мул булганда, маллар да көр. Рөстәм Рәисо­вич, терлекчелек тармагында стәрлетамаклыларның нинди яңалыклары бар?

– Стәрлетамак районы терлекчелек буенча да республикада алдынгы урыннарда һәм бу өлкәгә игътибарны киметмибез. Уртача алганда, һәр шартлы баш терлеккә, былтыргы запасларны да кертеп, 41 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Кайбер хуҗалыкларда ике елга җитәрлек терлек азыгы бар. Бу яктан “Дуслык” хуҗалыгы бик яхшы нәтиҗәләргә иреште. Би­редә печән, сенаж, силос хәзер­ләү беренчеләрдән булып тәмамланды.
Билгеле булуынча, Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча актив эш алып барыла. Бу максаттан республика хөкүмәте яңа оештырылган кооперативларга, аерым шартларда, 3 миллион сум акча бүлеп бирә. Безнең районнан бу конкурста 5 кооператив катнаша. Ә быел Людмила Егорованың гаилә-терлекчелек фермасына ведомство-максатлы программа чикләрендә 2,520 миллион сум акча бүленде.
Хуҗалыклар, гомум алганда, 40 мең баштан артык сыер малы, 54 меңнән артык дуңгыз асрый. Атлар саны 3 меңгә якын. Кошчылык та үсеш-кән, 1 миллион 300 меңнән артык кош-корт асрала. Бу юнә­лештә Калинин исемендәге җәмгыять (11896 тонна сөт, 1142,6 тонна ит), “Рощинский” совхозы (8825,2 тонна сөт, 4956 тонна ит), “Турбаслы бройлерлары” җәмгыятенең “Ашкадар” бүлек­чәсе (16679,9 тонна ит) алда бара.
Район буенча бер сыердан, уртача алганда 4970 килограмм сөт савып алынды. Бу — үткән елга караганда, 213 килограммга күбрәк. Соңгы 5 елда әлеге күрсәткеч 11 процентка үсте. Күрсәткечләр начар түгел, ләкин аларны тагын да яхшыртып булыр иде. Камиллекнең чиге юк. Мисалга, Калинин исемендәге җәмгыятьтә һәм ”Фрунзе” хуҗа­лыгында сыерларның продукт­лылыгы 6 мең килограммга якынлаша. Машина белән сөт саву осталары арасында Калинин исемендәге хуҗалыктан Оксана Рәхимкулова, Елена Гуз, Надежда Кириллова, “Фрунзе“ хуҗалыгыннан Флүрә Капустина, Елена Юркевич алдан бара.
Моннан тыш, токымчылыкны үстерү турында әйтергә кирәк. Терлекләрнең сыйфатын яхшырту максатыннан районда биш токымчылык хуҗалыгы эшли.

— Былтыр республикада тилчә авыруы чыгу зур афәт­кә әверелде. Күмәк һәм шәхси хуҗалыклар матди һәм әхла-кый зыян күрде. Бары шунда гына башка вакытта бик игътибарга чалынып бармаган ветеринария хезмәте­нең ника-дәр мөһим икәнлеген аңла-дык. Стәрлетамак районында ветеринария эше ничек оештырылган?

— Район хуҗалыкларында терлек күп булу җаваплылыкны тагын да арттыра. Ветеринария хезмәтенең көйле эшләве, санитар чараларның тиешле дәрә-җәдә үткәрелүе — малларның гына түгел, район халкының да хәвефсезлеге дигән сүз. Бүген авыл хуҗалыгы терлекләренә 100 процент идентификация үткәрелгән. Предприятиеләрдә һәм шәхси секторда актив рә-вештә вакциналау алып барыла, анализлар өчен кан алына. Тилчә авыруын кисәтү өчен җитди чаралар күрелә. Быел районда Башкортстан Ветеринария идарәсенең һәм урындагы үзидарә органнарының ко-манда-штаб күнекмәләре оештырылды. Район территория-сендә аеруча хәвефле авыру чыганагы барлыкка килсә, ниш-ләргә, мондый очракларны ничек кисәтергә — чарада катнашучылар шушы мәсьәләләрне өйрәнде, практик күнекмәләр үткәрде.

— Сер түгел, кайбер авыллар сүнү-бетүгә бара. Шәһәр­ләшү процессы да үз өлешен кертә. Субъектив сәбәпләр дә юк түгел. Иң тәүдә күмәк хуҗалык таркала, ферма бетә. Аннан инде мәктәп, фельдшерлык пункты, кибет ябылуга да ерак калмый. Район-ның я авылның хәлен чамалау өчен “Быел ничә ферма төзелде? Күпме яңа техника алынды?” дип сорау да җитә кебек...

— Калинин исемендәге җа­ваплылыгы чикләнгән җәмгыять­тә 1200 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексын төзү эше бара. Бирегә күрше төбәкләрдән тик токымлы терлек кенә җые­лачак. Свердловск өлкәсеннән 508 башмак китертелде дә инде.
Соңгы ике елда, икътисади авырлыкларга карамастан, районның авыл хуҗалыгы техникасы паркы яңартылды, терлекчелек комплексы өчен җи-һаз­лар алынды, моның өчен 490 миллион сумнан күбрәк акча юнәлтелде. 29 трактор, 33 комбайн сатып алынды.
Ә иң мөһиме — районыбыз хуҗалыкларының һәркайсы елны табыш белән тәмамлый. Ун айда районда 7,7 миллиард сумнан артык тулай продукция җитештерелде.
Әлбәттә, бу уңышларга ирешү бюджет ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Мәсәлән, беренче өч кварталда Русия һәм Башкортстан бюджетларыннан авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә 222 миллион 600 мең сум бүленде. Бу — үткән елга карата 100 миллион сумнан да артыграк. Без, үз чиратыбызда, Башкортстан Хөкү­мәте, Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәткән ышанычны акларга тырышачакбыз.

— Рөстәм Рәисович, авыл хуҗалыгы эшчәннәрен нинди мәсьәләләр борчый? Мул уңыш үстерү, күп итеп ит-сөт җитештерү белән генә түгел, аны файда китерерлек итеп сата алырга да кирәк бит әле. Механизаторларның, терлек­челәрнең эш хакы, яшәү шартлары да шуңа бәйле. Мәсәлән, журналистларга, кайсы гына хуҗалыкта булмасыннар, ашлыкка, сөткә бәяләрнең түбән булуы турында ишетергә туры килә...

— Ничек кенә булмасын, базар икътисадының үз закончалыклары. Былтыр 1 тонна аш­лыкның бәясе 4-5 мең сум иде. Быел көз исә, безнең сөенечкә диимме, 1 тоннаның бәясе 8-9 мең сум тәшкил итте. Шулай ук бүтән мөмкинлекләрне дә күздән ычкындырмаска омтылдык. Сатып алучы табылачак һәм бәясе югары булачак культураларны чәчү максатка ярашлы. Быел 781 гектарда — горчица, 200 гек­тарда — җитен, 1070 гектарда рапс чәчтек, киләсе елда алар­ның мәйданын тагын да зурайтырга исәплибез.
Сөт комбинатлары җитеш-терүчеләрдән сөтне литрын 22 сумга кабул итә. Бу җәһәттән, Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтлебез, район хуҗалык­ларына терлекчелек тармагын үстерү өчен субсидия алу мөм-кинлеге булдырылды.

– Социаль өлкәдә үзгә-решләр бармы?

– 2018 елның ун аенда 35 күпфатирлы һәм 187 шәхси йорт файдалануга тапшырылды. Бүгенге көнгә аларның гомум мәйданы — 63,2 мең квадрат метр тәшкил итә, ел ахырына бу күрсәткечне 85,1 мең квадрат метрга җиткерү планлаштырыла.
Рощинский һәм Югары Услы авылларында блоклы казанлыкларга күчү һәм җылыту системасын фатирларга аерым көй­ләү эше тәмамланды. Барлыгы 458 фатир аерым җылыту системасына күчте. Шундый ук эшләр алдагы елда Зур Куганак авылында да көтелә.
Красноармейская авылына 165 миллион сумлык юл сузылды. Хәзерге көндә “Башкорт­станның 100 еллыгына — 100 объект” программасы чиклә-рендә Загородный авылында 139 урынлы балалар бакчасы төзелеп килә. Федераль максатлы программа чикләрендә Услыбаш һәм Чуртан авыллары су белән тәэмин ителәчәк.
Яңа Отрадовка авылына газ үткәрү эше дәвам итә. Бу максаттан 1 миллион 356 мең сумлык контрактка кул куелган. Зур Аксаково, Югары Услы, Покровка авылларында — газ үткәрү, Покровка, Наумовка авылларында су үткәрү эшләре бара.
Гомум алганда, хезмәт кеше-сенең күңелен күтәрү, тормыш шартларын яхшырту өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырышабыз. Бары тик шул чакта гына үсеш-үзгәреш, уңыш-лар турында сөйләргә була.

— Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт! Стәрлетамак районы уңган­на­рына киләчәк­тә дә мул уңыш, яңа үрләр яулауны телибез!

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әңгәмәләште.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»