Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үткәнеңне, халкым, онытма!

Үткәнеңне, халкым, онытма!
21.07.2016 / Республика

Үткәнеңне, халкым, онытма! Республика дәрәҗәсендә оештырылучы чираттагы “Шәҗәрә бәйрәме” кунакчыл Дүртөйле җирендә үтте.

8 июльдә Дүртөйле районында республика “Шәҗәрә бәйрәме” узды. Әлеге чараның төп максаты – туган республикабызда гомер кичерүче халыкларның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, иҗади мирасын саклау, пропагандалау, яшь буын вәкилләрен чын ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү. Моңа кадәр республика “Шәҗәрә бәйрәме” Илеш, Әбҗәлил, Әлшәй, Бакалы, Краснокама, Кырмыскалы, Авыргазы, Куергазы районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә оештырылган иде. Быел исә чараның игътибар үзәгендә гүзәл Дүртөйле җирендә туып-үсеп, Башкортстан, Русия, дөнья күләмендә игелекле хезмәтләре белән танылган күркәм шәхесләр булды. Шул ук вакытта республикабызның төрле почмакларыннан килгән татар, башкорт, урыс, мари һәм башка милләт вәкилләре дә үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Борынгы ата-бабаларыбыз көнкүрешен чагылдырган тирмәләр янында көнозын күңелле гармун, курай моңнары яңгырады, бәйрәм кунаклары кымыз, тәбикмәк, казылык һәм башка төр ризыкларны тәмләп карый алды.


Бәйрәм кысаларында “Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш төбәге башкорт ырулары” дип аталган фәнни-гамәли конференция, балалар арасында “Шәҗәрә” бәйгесе үтте. “Иң яхшы төзелгән шәҗәрә” бәйгесендә Дүртөйле районының 14 авыл биләмәсе, шәһәр биләмәсе, Мишкә, Бүздәк, Илеш, Краснокамадан килгән кунаклар чыгыш ясады. Чараны тамырлары Дүртөйле җиреннән булган сәнгать йолдызлары һәм үзешчән артистлар бизәде.

“Шәҗәрә бәйрәме”нә килүче­ләрне Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты, Бөтен­дөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин тәб­рикләделәр. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, шуңа да туган республикабызда шәҗәрә бәйрәмнәрен оештыруга, төрле милләт вәкилләренең бер-берсенең тарихына, мәдәниятенә ихтирам саклап, тату яшәвен пропагандалауга зур игътибар бирелә, дип билгеләде үз чыгышларында мәртәбәле кунаклар.

Фәнни-гамәли конференциядә тарих фәннәре кандидатлары Салават Хәмидуллин һәм Юлдаш Йосыпов, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов, философия фәннәре кандидаты Рәфил Асылгуҗин, Республика халык иҗаты үзәгенең фольклор буенча баш белгече Гөлгенә Вәлитова катнаштылар. Кон­ференциядә “Борынгы шәҗәрә теле һәм хәзерге заман диалектлары”, “Төньяк-көнбатыш башкорт­ла­рының генофонды” һәм башка әһәмиятле темалар каралды.







Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»