Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сабыйлар һәрчак игътибар үзәгендә

Сабыйлар һәрчак игътибар үзәгендә
10.10.2017 / Республика

Сабыйлар һәрчак  игътибар үзәгендәРеспубликаның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына 2013 елның декабреннән Бердәм электрон чират булдырылган иде. Аңа шәһәрләрнең һәм муниципаль районнарның барлык мәгариф бүлекләре тоташтырылган.

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә 223603 бала җә­леп ителгән, бу сабый­ларның 67,4 процентын тәшкил итә. Шул исәптән, 3тән 7 яшькә кадәр булган балаларның саны — 190766 (86,9 процент).
Иң зур күрсәткечләр Уфа районында — 85,7 процент, Күмертау шәһә­рендә — 82,5 процент, Нефтекамада — 81,9 процент, Ишембай районында — 80,2 процент, Стәр­летамак шәһәрендә — 79,5 процент.
Мәктәпкәчә белем бирү процессына җәлеп итү буенча проблемалы хәлләр булган муниципаль районнар: Ярмәкәй — 41,8 процент, Иглин — 49, Стәр­летамак — 49,3, Благовар — 51,5, Күгәрчен — 52,4 процент.
2015 елдагы белән чагыштырганда, узган ел нәтиҗәләре буенча 18 муниципаль районда күрсәт­кечләр яхшырган. Борай районында, Агыйдел, Октябрьский шәһәрләрендә, Мәчетле районында зур үсеш күзәтелә. Ярмәкәй районында ул 2015 елгы дәрәҗәдә калган. Ә менә 43 муниципаль районда кире динамика күзәтелә.
Русия Президентының 3-7 яшьлек балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү буенча чиратларны бетерүгә юнәлтелгән 2012 елның 7 май указын тормышка ашыру максатында, республиканың Мәгариф министрлыгы тарафыннан Чаралар комплексы (“юл картасы”) булдырылган.
Үткән ел нәтиҗәләре буенча, мәктәпкәчә белем бирү учреж­дениеләренә урнаштыру өчен исемлектә торган 1-6 яшьлек бала­лар­ның өлеше республика буенча 20,2 процент тәш­кил иткән, 2015 елдагы белән чагыштырганда, бу 1,8 процентка күбрәк.
Иң аз чират Федоровка, Архангель, Куергазы, Күгәр­чен һәм Ярмәкәй районнарында күзәтелә.
Начар күрсәткечләр Уфа һәм Иглин районнарында, Уфа һәм Октябрьский, Нефтекама шәһәр­ләрендә билгеләнгән.
2015 елгы белән чагыштырганда, республиканың 23 районында күрсәткеч­ләрнең яхшыруы күзәтелә. Кыйгы районында — 4,2, Сибай шәһәрендә — 3,7, Баймак районында 2,4 процентка кадәр үсеш бар.
Кырмыскалы районында күр­сәткечләр 2015 ел дәрәҗәсендә калган. Рес­публиканың калган 38 районында күрсәткеч сан­нарының төшүе күзәтелә. Күрсәткечләр аеруча Күмертау шәһәрендә — 10,7, Иглин районында — 8,3, Нуриман районында 4,3 процентка төшкән.
Былтыр республикада 2915 урын булдырылган, бу планнан 141 урынга күбрәк. Аның 274 урыны — яңа төзелеш, калганнары мәктәпкәчә белем бирүнең альтернатив формалары исәбенә арткан. Агымдагы елның августында Учалы шәһәрендә 139 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка кертелгән.
Узган елдагы нәтиҗәләр буенча, капиталь ремонт таләп ителгән, яки авария хәлендә булган мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына караучы биналарның өле­ше, 2015 елдагы белән чагыштырганда, 4,7 процентка кимегән һәм 3 процент тәшкил итә. 46 муниципаль районда андый хәлдә булган балалар бакчалары бөтенләй юк.
Начар күрсәткечләре белән Баймак, Благовар районнарын, Нефтекама, Сибай шәһәрләрен, Белорет районын билгеләргә була.
2015 елдагы белән чагыштырганда, респуб­ликаның 10 муниципаль районында авария хәлен­дәге биналар саны арткан, андыйлар аеруча Нефтекамада — 26,7 һәм Баймак районында 21,4 процентка үскән. Бу җитешсез­лек­ләрне бетерү өчен балалар бакчаларында капиталь ремонт башкарыла, башка чаралар күрелә.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Сегодня, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»