Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Китапханә — балаларның яраткан урыны

23.03: Китапханә — балаларның яраткан урыны

Китапханә —  балаларның яраткан урыныКызгылт-сары кояш төсендәге интерьерлы Балалар модельле китапханәсенә килеп керү белән үзеңне балачак иленә эләккәндәй хис итәсең. Бу аңлашыла да. Балалар китапханәсе һәр яшь китап укучыны үзенә җәлеп итеп торырга тиеш. Чакмагышта да шулай. Биредәге хезмәткәрләр китапханә балаларның иң яраткан урынына әйләнсен өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша.

2012 елдан “модельле” исемен йөртүче китапханәдә 29467 данә китап исәпләнә. Ул 50 урынлы уку залын, абонементны, китап саклау бүлмәләрен үз эченә ала. Биредә йомшак сүзле, ачык йөзле китапханәчеләр хезмәт сала.
— Балалар чагу төсләрне ярата. Китапханәбез кояш сыман көлеп торсын, килеп керүгә үк балаларның күзләрен иркәләсен өчен без аны кызгылт-сары төстә эшләп куйдык. Балалар бирегә килеп китап-журналлар дөньясы белән таныша, ял итә алсын өчен барлык мөмкинлекне тудырдык, — ди Чакмагыш үзәк китапханәләр челтәре директоры Эльвира Газизова.
Бүгенге көндә балалар модельле китапханәсе балалар һәм үсмерләргә интеллектуаль ял итү үзәге буларак хезмәт күрсәтә. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, башлангыч сыйныф укучылары да, үсмерләр дә төрле темалар буенча үзләренә кирәкле мәгълүматны таба ала. Шунысын да әйтергә кирәк, китапханәгә хәтта укый-яза белмәгән балалар да теләп йөри.
Мисал эзләп ерак китмим. Мин китапханә белән танышып йөргәндә нәнәсе белән бер кечкенә малай килеп керде. Исеме Динислам, фамилиясе Нәфыйков, үзенә 6 гына яшь икән.
— Китапханә — райондагы иң яраткан урыннарымның берсе. Үзем китап-журналлар укырга яратканга күрә, оныгымны да бирегә еш алып киләм. Рухи азык чыганагы булган китап-журналлар белән кечкенәдән таныша торсын, димен. Ул, әле укый белмәсә дә, китапларны күпләп яздырып алып китә, өйгә кайткач, шундагы рәсемнәрне карап утырырга ярата, — ди Динисламның нәнәсе.
Китапханә —  балаларның яраткан урыныРоза ханым хаклы, кечкенәдән китап укып үскән баланың дөньяга карашы киң, фикерләве тирән була. Моны китапханәчеләр дә яхшы аңлый. Шуңа күрә дә балалар белән эшләүгә аерым игътибар бүлә.
Балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре киңкырлы эшчәнлек алып бара. Алар ел да “Китапханәгә китап бүләк ит”, “Яңа китап — яңа дус” дигән тематик кичәләр, китап белән таныштырулар, язучылар-шагыйрьләр иҗатына багышлаган чаралар үткәрә. Алар аша туган як тарихы өйрәнелә, балаларда патриотик рух тәрбияләнә, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана.
Китапханәдә, шулай ук, “Мин — үсмер”, “Дөньяга тәрәзә”, “Чишмәкәй”, “Гаилә һәм китапханә”, “Ачык һавада җәйге китап уку залы”, “Мәрхәмәтлелек утравы” кебек проектлар һәм программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, компьютерга өйрәтү дәресләре үтә. Китапханәләрдә “Нәрсә бу...”, “Юлдаш”, “Эко-теремок”, “Караш”, “Гаилә һәм китапханә” кебек тематик клублар уңышлы эшләп килә. Китапханә эшчәнлеге шәхси сайт аша да, “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге төркем аша да актив яктыртыла.
Балалар модельле китапханәсе районның мәгариф учреждениеләре, социаль приют, яшьләр үзәге, балигъ булмаганнар эшләре буенча , наркотикларга каршы көрәш комиссияләре, үзәк район дәваханәсе белән тыгыз элемтәдә эшли. Китапханәдә узган барлык чаралар урындагы телевидение һәм “Игенче” гәзите аша яктыртылып бара.
Бер сүз белән әйткәндә, балалар модельле китапханәсе — районның заманча мәдәни-агарту учагы булып тора. Киләчәктә дә ул үзе сайлаган кыйбладан тайпылмасын, тирә-юньгә тик яктылык нурлары гына таратсын иде.

Венера МӘҖИТОВА.





Басып чыгарырга



Рухыбызда – Рамазан!
18-06-2018 :: Рухият
Рухыбызда – Рамазан!
"Мифны җимерүче роман"
5-06-2018 :: Рухият
"Мифны җимерүче роман"
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»