Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Тормышның начар чагылышын сәхнәгә мендерәсе килми!..”

29.03: “Тормышның начар чагылышын сәхнәгә мендерәсе килми!..”

“Тормышның начар чагылышын сәхнәгә мендерәсе килми!..”Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев белән әңгәмә.

Гадәттә, сәнгать сөючеләргә театрда иҗат белән шөгыльләнүчеләр ныграк таныш. Ә театрның зур механизмын җайга салучы, иҗат коллективы башкарган бөтен эшләрнең башында торучы кешенең — җитәкченең эш барышы күпләрнең игътибарыннан читтә кала. Бу җитешсезлекне бетерү нияте белән Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев белән әңгәмәләшәбез.


— Илдар Әзһәм улы, бүгенге җәмгыятьтә театр миссиясен ничек күрәсез? Шәхсән сезнең театр үз алдына нинди бурычлар куя?
— Әлбәттә, бер театр да миссиясез һәм максатсыз эшләми. Без дә, беренче чиратта, халыкка хезмәт итү, аның мәдәниятен баету, тулыландыру, тамашачыны яңа сәнгать алымнары белән таныштыру өстендә эшлибез.
Билгеле, һәр кеше, театрга килеп, беренче чиратта, ял итәргә тели. Ә без инде аның фәһем алуын, ниндидер проблемаларның чишелешен табуын оештырырга тырышабыз. Күпмилләтле республикада эшләп килүче театр буларак, күптөрле тамашачыларыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртабыз.
— Артистлардан: “Бүген ачык, актив тамашачы килде”, дигән сүзләр ишеткән бар. Шулай да, тамашачыны гомумиләштереп буламы, әллә һәркайсын аерым шәхес итеп күреп, һәрберсе өчен аерым эшләргә кирәкме?
— Театр төрле зәвыклы, төрле таләпле тамашачы өчен эшли. Шуңа репертуарда жанр, тема төрлелеге карал­ган. Әлбәттә, зал ул — гомум халык массасы түгел. Һәркем үзенә ошаган, үзе яраткан сәхнә әсәрен сайлый. Кемгәдер классика ошый. Икенче­ләр заманча, эксперименталь әсәрләр ярата. Өченчеләр театрга мәзәк эзләп килә. Драма аша тормышның иң авыр чагылышларына җавап табуны хуп күрүчеләр дә бар. Шуңа күрә һәр тамашачыга якын булган әсәрләр сайларга тырышабыз.
— Әмма күп очракта тамашачы комедиягә тартыла, дигән фикер йөри. Сезнең репертуарда чагылыш табамы бу?
— Әлеге вакытта бездә комедия һәм драма әсәрләре тигез дәрәҗәдә сайлана. Элегрәк комедияләр өстенлек иткән. Хәзер без үлчәүне тигезләргә булдык, драма белән комедияләр санын бертигез иттек. Сайлау режиссерлар, әдәби бүлек катнашлыгында бергәләп башкарыла, әсәрләр җентекле тикшерү уза.
Бер әсәр дә очраклы сайланмый. Башта юнәлешне билгелибез. Киләсе елларда ничек эшләячәгебез, нинди спектакльләр чыгарылачагы ачыклана. Әйткәндәй, план буенча елына дүрт спектакль куярга тиешбез. Әмма бу кысалар белән чиклән­мибез, спектакльләр саны 5-6 да булып китә.
— Тәҗрибә ни күрсәтә соң? Коме­диягә тамашачы күбрәк киләдер бит?
— Ничек куялар бит. Халык көчле драманы ярата. Драмадан күбрәк фәһем аласың, ул уйландыра, ә комедия безне ял иттерә. Комедияләр, көлдерүгә генә корылган тамашалар күп хәзер, еш кына аларның дәрәҗәсе түбән. Минемчә, бу — тамашачыны түбәнсетү.
— Театрга туктамастан яңалык кертү мөмкинме? Әллә театр ул билгеле кануннарны камил­ләш­терү генәме? Ничек уйлыйсыз?
— Театр үзгәрә. Яңа технологияләр кереп тора. Әйтик, күптән түгел генә спектакль барышында видеоматериал куллану бөтенләй ят күренеш иде. Бүген исә яңадан-яңа җиһазлар өстәлә тора. Ут, тавыш мөмкинлекләре камилләшә. Шулай да, нигездә актер уены кала. Ничек кенә алга китмик, бер гасыр артка атлап, Константин Станиславский биргән сабакларга таянабыз. Заманча әсәрләр сайлаганда да, “Галиябану”, “Асылъяр”, “Ак калфак” кебек вакыт сынавын узганнарын да онытмыйбыз, алар биргән тәрбиягә таянабыз.
— Димәк, һәр актер мотлак рәвештә театр тарихы белән таныш булырга, эшне нигезләрдән башларга тиеш.
— Әлбәттә! Яхшы актер алмаз кебек күпкырлы. Әлеге чор спектакльләрендә дә, тарихи әсәрләрдә дә “йөзеп”, белеп уйнарга тиеш ул.
— Әлеге алга бару юлында театрлар кайчак антихудожество юллары да уза, ямьсез күренешләрне сәхнәгә мендерә. Актерларны әдәби булмаган лексика белән сөйләтә. Бәлки, тормыш шулай үзгәргәндер...
— Мин бу күренешне якламыйм. Әйе, тормыш үзгәрә, начар чагылышлары да бар. Тормышның көзгесе булган театр да моны читләп уза алмый. Әмма ямьсез күренешләрне турыдан-туры сәхнәгә мендерү дә ярамый. Тамашачыны матурлыкка, чисталыкка, яманлыкка битараф булмаска өндәүне максат итеп алабыз.
— Театрыгызда яхшы спек-такль­ләр кую өчен шартлар бармы?
— Барысы да җитеш! Составыбыз көчле. Режиссерлардан да, актерлардан да, техник составтан да канәгатьмен. Пиар-командабыз бик актив эшли. Шундый көчле команда тупланды ки, алар белән зур эшләр башкарачагыбызга шик юк.
— Ә менә декорацияләр гадилә­шүгә таба бара шикелле. Бу матди хәлгә бәйлеме, әллә әсәрнең идеясен шул рәвешле дә биреп буламы?
— Матди хәлгә бер дә кагылмый бу. Рәссам декорация эшләгәндә иң ахыр чиктә генә акча турында уйлый. Аның карашы, спектакльне ничек күрүе мөһим. Режиссер белән күрешеп, сөйләшеп әсәрнең декорациядә чишелешен таба ул. Элекке ысул күбрәк әйбер өю, күпертеп бизәү белән бәйле иде. Диван тора икән — ул тышланган, бизәлгән, өстенә әллә күпме әйбер — ун мендәр! Хәзер мондый катлаулылыклар кирәк тә түгел. Декорация ярдәмчел функция үти, актер уйнавын, режиссерның уен тулыландырырга гына тиеш ул.
— Шулай да, театрның матди хәле ничек?
— Зур ремонт эшләре таләп ителмәсә дә, акча беркайчан да артык түгел, әлбәттә. Әйтик, ут җиһазларын яңартырга кирәк. Түбә ремонтлауга акча бүленүен көтәбез.
— Актерларга нинди таләпләр куела? Алар югары уку йорты тәмамларга тиешме, әллә бу мөһим түгелме?
— Укырга кирәк! Нинди генә талантлы булма, сәхнә кануннарын аңларга, бии, җырлый, сәхнәдә үзеңне дөрес тота белергә тиешсең. Табигый сәләтләр белән генә зур үрләр яулап булмый.
Һөнәри белеме булу өстенә, без актерларны театрда да үстерәбез, алар көн саен эш урынында дәресләр ала. Хореография, сөйләү осталыгы белән шөгыльләнәләр. Үткән елда акробатика, брейк-данс дәресләре узды. Республика Мәдәният министрлыгы, Театр эшлек­леләре берлеге даими рәвештә очрашуларга чакырып, киңәшләрен биреп тора. Мәскәүдән остазлар килә, бергә эшлибез.
— Директор эшендә иң авыры нәрсә?
— Театрда эшләү, гомумән, җиңел түгел. Мин директор вазыйфасын эквилибрист белән чагыштырам. Театр җитәкчесе, нәкъ эквилибрист кебек, бер якка да тайпылмаска, тигезлек саклый белергә тиеш. Театрда иҗат белән шөгыльләнүче һәм иҗат эшен оештыручы (хакимият) ике төрле кешеләр эшли. Артистлар “һавада”, хыялда яши. Бик сизгер күңеллеләр, күңелләре тиз яраланучан. Шундый булмасалар, иҗат итә алмыйлар да. Алардан таләп итәргә дә кирәк, шул ук вакытта үпкәләтмәскә дә. Ә хакимият төгәллекне, конкретлыкны ярата. Миңа исә, директор буларак, ике якны да тигез күреп эшләргә кирәк. Бу — җиңел түгел.
— Ә эшегездәге иң күңелле момент?
— Уңышлардан да зуррак шатлык юк. Димәк, син — командада, дөрес юлдан барасың. Җиңел эш юк театрда. Кечкенә детальгә дә зур җаваплылык белән карарга кирәк.
— Гаиләгез бармы, әллә Сез театрга “өйләнгән” кешеме?
— Бар. Тормыш иптәшем Илмира Садыйр кызы — педагог. Кызым Миләүшә — икътисадчы-нефтьче, Уфада яши, гаиләле. Улым Саматка унҗиде яшь.
— Сезгә актер һөнәре якынмы? Сәхнәдә уйнаганыгыз булдымы?
— 1991 елда театрга килдем, ул студия иде, дәүләт статусы юк иде әле. Унбишләп кеше эшләдек. 1998 елга кадәр артист булып эшләдем. “Адашкан күңел”, “Башмагым”, “Ямьсез тормыш” һәм башка спектакльләрдә уйнадым.
— Әле уйныйсыгыз килмиме? Байрас Ибраһимов Сезгә берәр роль бирсә, баш тартмассыз бит? Әллә статус моңа мөмкинлек бирмиме?
— Юк, статусның бер катнашы да юк. Бары тик вакыт җитмәс, дип куркам. Аннары вакыт та күп узды. Күптәннән административ эштәмен. Азрак курку да бар.
— Яңадан дәресләргә йөри башласагыз гына инде...
— “Нур”дан соң, Октябрьский шәһәренә киттем, анда Шәһәр мәдәният сараенда режиссер булып эшләдем. 2002 елдан Октябрьский шәһәренең мәдәният бүлеге начальнигы булдым. Аннан соң шәһәр хакимияте башлы­гының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасы йөкләтелде. Актерлык һөнәре шулай “онытылды”. Шуннан әлеге эш урыныма чакырдылар. Беренче эш урыным булган, хезмәт кенәгәм ачыл­ган урынга бик якын итеп, шатланып килдем. “Нур” театры һәрвакыт күңелдә булды, аның эшләре белән кызыксынып тордым. Хәзер театрыбыз бик матур бинада урнашкан. Рәхәтләнеп эшләргә була.
— Алмашка нәни актерларыгыз да үсеп килә, дип беләм.
— Әйе. Балалар студиясе матур гына эшләп килә. Алла боерса, студияне киләчәктә дә үстерәчәкбез. Балалар өчен декорация студиясе дә эш башлады. Беренче җимешләр өлгерде дә инде. Яшь рәссамнарның һәм яшь актерларның матур-матур эшләрен карадык.
— Республиканың 100 еллыгын ничек каршылыйсыз?
— Әзерлек бара. Зур юбилей тамашачы өчен күренмичә узмаячак. Республикада юбилей уңаеннан барган барлык чараларда да актерлар актив катнашачак, үзебездә дә оештырабыз. Мостай Кәримнең 100 еллыгына да яңа спектакль әзерләнә. Гомумән, тамашачыны юбилей уңаеннан да, аннан соң да күчтәнәчләр көтәчәк әле!
— Шулай була күрсен! Театрга да, үзегезгә дә зур уңышлар телибез!

Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



Рухыбызда – Рамазан!
18-06-2018 :: Рухият
Рухыбызда – Рамазан!
"Мифны җимерүче роман"
5-06-2018 :: Рухият
"Мифны җимерүче роман"
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»