Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үткен каләмле дәүләт эшлеклесе

Үткен каләмле дәүләт эшлеклесе
14.09.2018 / Рухият

Үткен каләмле  дәүләт эшлеклесеТаһир Ахунҗановның тууына — 95 ел.

Бишбүләк районының Усак-Кичү авылында күренекле дәүләт эшлеклесе, “Кызыл таң” гәзитенең данлыклы мөхәррире, талантлы прозаик, музыкант һәм рәссам Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗановның музее ачылды. Бу уңайдан үткәрелгән тантаналы чарага җыелган якташлары бу олы шәхеснең яшьлек елларын, югары вазыйфалардагы эшчәнлеген искә төшерделәр, әдәби мирасын кыскача анализладылар. Музей экспонатлары арытабан тулыланачагы, Т. Ахунҗановның тууына 95 ел датасы зурлап билгеләнәчәге турында сөйләделәр.


Бишбүләк, Миякә, Әл­шәй районнары өчпоч­мак булып очрашкан, Мә­нәвез елгасы буенда урнашкан зур күркәм Усак-Кичү авылы мәк­тәбендә Таһир исемле егет Бәләбәй педучи­лищесының 17 яшьлек студенты чагыннан укытучы булып эшләп ала. Авылның мәдәни тормышында актив катнаша. Сәхнәдә “Галиябану” спек­таклендә Хәлил ролен башкарганда аңа... иртәгә иртүк фронтка китәргә хәбәр килгәнлеген җиткерәләр.
Таһир Ахунҗанов шул ук районның Муса дигән кеч­кенә авылында 1923 елның 15 сентябрендә туган. Ул чакта бу авыл үзе дә... бер генә яшьлек булган. Пыскак дигән чуваш авылында аерым урам булып яшәп яткан 23 татар гаиләсе монда күченеп килә, яңа авылга Таһирның әнисенең бертуганы Муса исемен кушалар.
Унсигезен яңа тутырган яшь укытучы кулбашына тальянын асып, юл капчыгына Сәйфи Кудашның “Республика җырлый” дигән шигырь һәм поэмалар җыен­тыгын салып фронтка китә. Тәүдә пулеметчы була, аннары хәрби училище тәмам­лый. Бөек Җиңүне Чехос­ловакиядә каршылый. (Ә әтисе Исмәгыйль сугышның соңгы көннә­рендә Германия җирендә ятып кала).
1946 елда армиядән демо­билизацияләнгән Таһир Ахунҗанов Усак-Кичү мәктәбендә директор була, шуннан ВЛКСМның Биш­­бүләк район комитеты сек­рета­ре итеп сайлана. 1950 елда өлкә партия мәктәбен тә­мамлаган, урысча һәм татарча чатнатып сөйләшкән, башкорт һәм чуваш телләрен дә ярыйсы әйбәт белгән егетне ВКП (б)ның Башкортстан өлкә комитеты аппаратына лектор итеп эшкә чакыралар. Арытабан матбугат секторы мө­дире, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. 1957-60 елларда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фән­нәр академиясендә укый, диссертация яклап, тарих фәннәре кандидаты була. 1961 елда өлкә коми­те­тының фән һәм югары уку йортлары бүлеге мөдире итеп үрләтәләр.
Югары дәрәҗәдәге партия чиновнигының 1964 елның гыйнварында “Кызыл таң” гәзитенә мөхәррир булып килүе илебездә барган буталчык һәм берсе артыннан икенчесе үткә­релеп торган Никита Хрущев реформалары чорында була. Партия өлкә комитетында — ике бюро һәм ике идеолог. Шуларны берләштерергә кушылган. Беренче секретарь Зыя Нуриев беркөн ике идеологны чакырып ала да: “Сезнең белән нишләргә инде?”— ди. “Заманында “Коммуна” булып гөрләгән “Кызыл таң” гәзитен бирегез миңа, әйдәгез, бергәләп күтәрик аны”, — ди Ахун­җанов. Икенче көнне бюро утырышы җыеп, аны “Кызыл таң”га мөхәррир итәләр.
Таһир Исмәгыйль улы бала чакта ук күңеле белән әдәбиятка, сәнгатькә, матбугатка якын бу­ла. Мәнә­везтамак җидееллык мәктә­бендә укыганда ук дуслары белән әдәби түгәрәк оештыралар, “Яшь талант” дигән кулъязма журнал чыгаралар. Колхозның чәчүгә начар әзерлеге турында стена гәзитендә тәнкыйть мәка­ләсе ул ясаган карикатура белән чыга. Бәләбәй педучилищесында белем алганда стена гәзите мөхәррире була. Шунда шигырьләр язып, Уфадагы “Яшь төзүче” гәзитендә дә бастыра башлый. Фронтта да үз инициативасы белән “Сугышчан бит”ләр чыгара.
Югарыда санап үтелгән вазыйфаларда ул идеология эше белән бергә, гәзит-журналлар дөньясына да якыная бара. Ләкин болар әле читтән торып күзәтү, өйрәтү, күрсәтмә бирү, җитәкчелек итү генә. Ә үз кулы белән зур гәзит чыгарырга туры килми.
Яңа мөхәррир коллективта күптәннән эшләп килгән өлкән буын вәкил­ләре Хәбиб Мамлиев, Фәйзи Шаяпов, Мәүли Садретдинов, Әхмәт Насыйров, Наилә Мәү­летова, Үзбәк һәм Мазһар Гыймадиевларга, яшь журналистлар Расих Ханнанов, Илдар Низамов, Равил Шаммас, Муса Си­раҗиларга таяна. Муса Мөлеков, Эдуард Әгъзамов, Вәли Җиһаншин, Рим Идиятуллин кебек талантлы егетләрне эшкә ала. Күптән түгел генә эштән киткән Әнгам Ат­набаевның өенә ба­рып, аны яңадан редакциягә кайтырга үгетли.
Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев истәлекләренә игътибар итик: “Ахунҗанов белән эшләгән шаулы елларымны яңадан кайтарыр идем. Тик үткәннәрдән истәлекләр генә кала. Истәлекләр күп, чөнки без аның белән бөтен Башкортстанның аркылысын буйга йөреп чыктык. Һәркайдан өр-яңа темалар, проблемалар, мәсьәләләр күтәреп кайттык. Гәзитне ничек тә кызыклы, укымлы итәргә тырыштык. Мөхәр­рир эшкә килү белән бүлек мөдирләрен җыеп ала да, “Ягез, берәр этлек уйлап чыгарыйк әле”, дип, иртәнге планерканы башлап җибәрә иде. “Этлек” дигәне әлеге шул гайре табигыйрәк яңа­лык инде. Уйларга мәҗбүр итә иде ул.
Һәм ниләр генә уйлап чыгармадык?! Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 20 ел тулу алдыннан “Сандыкларда сакланган хатлар” рубрикасы ачып җибәрдек. Сугышта һәлак булган яугир­ләрнең әти-әниләренә, хатыннарына, сөйгән­нәренә язган хатлары иде ул. Хатларын да бастырдык һәм кай­берләренең үзләре турында да язып чыктык, алар хакында якыннарының истә­лекләрен бирдек. Ул көн­нәрдә редакциягә өчпоч­маклы фронт хат­ла­ры салынган конвертлар агылды.
Шул заманда тагын бер “этлек” эшләп алуыбыз хәтердә: фронтовик язучыларга “Редакция блиндажы” оештырдык. Җиңү көне алдыннан мөхәррир бүлмә­сенең тәрәзәләрен капладык, электр утларын сүн­дереп, берничә шәм кабыздык... Бәйрәм көнне солдат блиндажында булырга мөмкин нигъмәт­ләрнең барысы да артыгы белән бар иде. Чакырылган фронтовик язучылар Наҗар Нәҗми, Гайнан Әмири, Муса Гали, Хәким Гый­ләҗев, Динис Исламов, Нәҗип Асанбаев, Әнвәр Бикчәнтәев, Гыйлемдар Рамазанов, Зөлфәр Хисмә­туллин, тагын күпләр бар иде.
Сугыш ветераннарының әңгә­мәсе кич буе, хәтта ярты төн авышканчы дәвам итте. һәм бу әңгәмә турында икенче көнне гәзитнең ике битендә укырга мөмкин иде”.
Әйткәндәй, соңыннан бу чара турында Әнвәр Бик­чәнтәев фронтташ дусты, язучы Сергей Смирновка сөйләгән һәм “Кызыл таң”­чылар үрнәгендә “Комсомольская правда” редакциясе Мәскәү ресто­ран­нарының берсендә шундый ук “Блиндаж” үткәргән.
Яңа мөхәррир кушканны эшләүне җиңеләйтү чараларын табарга да оста була. Халыктан яисә югары органнардан төрле тема ишетеп кайта да аны язуны тәгаен кемгәдер, хәтта бүлеккә дә кушмый, ә бөтен коллективка тәкъдим итә: тема кемгә ошый, кем алына, дип һәркемнең иркенә куя. Шулай ук “Кызык хат көне” уйлап чыгара — игътибарга лаек берничә хатны сайлап ала да шуларны укыта. Шул хатлар буенча журналистлар үз­ләре язарга теләк бел­дерә. Журналист үз бүлеге проблемаларында гына катып калырга тиеш түгел, аның яраткан темасы, үзенә күрә хоббие булырга тиеш, дигән шарт куя мөхәррир. Журналистны гәзит укучы фәлән бүлек хезмәткәре буларак түгел, ә, гомумән, “Кызыл таң” кешесе итеп танысын, язганнарын түземсезләнеп көтеп алсын. Шул ният белән Ахунҗанов эшли башлагач та редакция ишек­ләреннән “партия тормышы”, “авыл хуҗалыгы бү­леге” ише язуларны алып ташлата, типог­рафиядә матур итеп эшләтеп, фа­милияләр элдертә.
Гәзит битләрендә хал­кы­бызның төрле катламы ихтыяҗын канәгать­лән­дерерлек материаллар булырга тиешлеге турында еш кына сөйләшәләр. Бер­көнне, мәсәлән, ни өчен безнең гәзитне алдырып укучылар аз, дигән сорау алга килеп баса. Шәһәр­ләрдә дә татарлар саны арта бит. Шуннан киңәш­ләшәләр дә бер санны тулысынча Уфага, анда да әле төнге сменада эшләү­челәргә багышлап чыгарырга булалар: завод-фабрикаларда хезмәт вахтасында торучыларга, таксистларга, полиграфистларга, йөк төяүче-бушатучыларга, җыеш­тыручыларга һәм башкаларга. Әйткәндәй, алар арасында күп­челек — татар һәм башкорт кешеләре. Идеяне коллектив кушкуллап каршы ала һәм эшкә тотына. Махсус санны барлык укучылар өчен дә әзер­ләүгә күп кенә әдип-ләрне җәлеп итәләр. Мө­хәррир ниятнең максаты турында Ибраһим Абдуллинга сөйләп, шул темага берәр әсәр бирүен сорый. Тегесе тиз арада “Төнге Урал” дигән лирик шигырь язып китерә. Шигырь белән танышып, композитор Хөсәен Әхмәтов күп тә үтми аңа көй иҗат итә. Махсус сан шул “Төнге Уфа” җыры белән ачыла. Җыр һаман яши, димәк, халык күңеленә хуш килгән.
Гәзитнең йогынтысын көчәй­тергә омтылып, республикадан читкә дә чыга башлыйлар. Татарстанны инде сөйләп тә торасы юк. Ә арырак киткәндә? Расих Ханнанов бер төркем әдипләр, җырчылар белән Үзбәкстанга барып, мил­ләт­тәш­ләребезне җырла­тып-ела­тып кайта, гәзиткә яңа дуслар таба. Барлык бу эшләр гәзитнең тиражын арттыру максатында эш­ләнә. Һәм моңа ире­шәләр: өч елда ул дүрт тапкыр диярлек арта.
Таһир Исмәгыйль улын 1967 елның апрелендә партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре итеп сайлыйлар һәм бу вазыйфаны ул 20 ел буе башкара. Фронтта икенче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, тыныч тормышта өч тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. КПССның ХХIII cъезды делегаты, БАССРның биш чакырылыш Югары Советы депутаты була.
Таһир Ахунҗановның Совет Башкортстаны матбугаты тарихы буенча очерклары тупланган һәм җитмешенче еллар ахырында урысча нәшер ител­гән берсеннән-берсе калын ике җыентыгы инде ничәмә буын журналистлар, студентлар, аспи­рант­ларның өстәл китабы, кыйммәтле әсбап булып тора. Әзер­ләнеп бетеп тә, югары вазыйфага сайлану сәбәпле якланмый калган докторлык диссертациясе нигезендә басылган хезмәтләр. Элек андый хәлләр булгалый иде. Гаҗәп хәл бит! Хәзерге заманда без югары вазыйфага куелганлыктан фән докторы, профессор, академик исеме алучыларны адым саен очратабыз.
“Таһир Таһиров” псевдонимы белән иҗат иткән гаять талантлы язучы да иде ул. “Ак йорт”та җән­җал” романы (иң соңгы әсәре), “Галия”, “Буранлы көннәр”, “Зигана”, “Лейтенантлар”, “Портрет”, “Әрвах­лар күктә яши”, “Имтихан”, “Который Газнави” повестьлары, егерме хикәя, биш новелла авторы. “Галия” буенча Башкорт дәүләт академия драма театрында сәхнә­ләш­те­релгән спектакль ун елда 500 тапкыр куелды.
Әдәби әсәрләре тупланган китаплары да икәү генә: “Әрвахлар күктә яши” (1998 ел) һәм “Сәгать”тә очрашырбыз” (2004). Икесе дә Башкортстан “Китап” нәшрия­тында татарча басылган. Автор аларның икесен дә миңа бик җылы, ихлас автограф язып бүләк иткән иде. Күрүегезчә, югары вазыйфасыннан китеп байтак еллар үткәч чыккан китаплар. Әйткәндәй, 1984 елдан СССР Язучылар бер­легендә әгъза булып торуы да бернинди белеш­мәләрдә дә күрсә­телми иде.
Пенсиягә чыккач әдәби-публицистик эшчәнлеген активлаштырды. Фатих Кәрим һәм Мәҗит Гафури исемендәге премияләргә ла­ек булды. Безнең гәзиттә хикәя­ләре, публицистик мәка­ләләре, очерклары, рецензияләре, истә­лекләре еш күренде. Яңа туган “Тулпар” журналының да иң беренче саны Таһир Ахун­җанов повесте белән ачылып китте. Автор шул ук 1994 ел йомгаклары буенча журналның һәм “Кызыл таң”ның ел лауреаты булды. Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Әхәт Нигъмәтуллин, Азат Магазов кебек замандаш, яудаш, каләмдәшләре белән ул “Кызыл таң” редакциясе, Язучылар бер­легенең татар әдип­ләре берләшмәсе эшендә актив катнашты.
Бу шәхеснең тормышы, иҗаты турында элекке “Кызыл таң”чылар — профессор Илдар Низамов, шагыйрь Әнгам Атнабаев, прозаик Фәнил Әсәнов, журналистлар Равил Карамов, Эдуард Әгъзамов матбугатта байтак чыгышлар ясады. Ә башкорт кардәшебез, күренекле язучы һәм публицист Тайфур Сәгыйтов аның турындагы күләмле язмасын аерым брошюра итеп чыгарды.
Таһир Ахунҗанов 2013 елның 25 ноябрендә, 90нчы яше белән барганда вафат булды. 27 ноябрьдә аны Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында соңгы юлга озаттык.

Фәрит Фаткуллин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»