Туймазыда – “Аяусыз уеннар”
08.11.2018 / Рухият

Туймазы татар дәүләт драма театрында Алексей Арбузов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Аяусыз уеннар” спектакленең премьерасы узды.
Бу – “Бердәм Русия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” проекты кысаларында сәхнәгә куелган өченче спектакль. Театрга федераль бюджеттан – 3,96 миллион сум, республика казнасыннан 540 мең сум бирелгән. Бу акчага яктылык һәм тавыш, тегү цехы җиһазлары, башка кирәк-ярак сатып алынган.
– Бу проект Туймазы театры өчен зур табыш һәм ярдәм булды. Ә тамашага тулы зал җыелган. Театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев искиткеч төркем туплаган, – дигән фикердә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе, “Кече Ватан мәдәнияте” проекты иҗтимагый советы рәисе Александр Кузьменко.
Аның белән тамашаны район хакимиятенең эшләр идарәчесе Дилә Арсланова, хакимият башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин карады.
Спектакльнең рәссамы — Русиянең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, костюмнар остасы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова, композиторы — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов, хореограф — Ярослав Францев.
Алексей Арбузовның узган гасырның 70нче еллары ахырында язылган пьесасы бүген дә актуаль.
– Мин бу спектакльне Ленком театрында, Петербургта караганым бар. Үзебезнең Милли яшьләр театрында да барды ул. Һәрвакыт бер үк әсәр яңача тәкъдим ителә, – ди Илнур Муллабаев. – Төп тема – аталар белән балалар мөнәсәбәтләре. Ни өчен ата-аналар һәм балалар бер-берсеннән ераклаша? Алар эшли, дөнья куа. Ярату, җылы мөнәсәбәтләр җитми. Бу бүгенге көн белән дә аваздаш. Җәмгыять Интернетка кереп чумган, социаль челтәрләрдә нидер язып куйганнар, кемнедер тикшереп алганнар икән, шул аралашу дип исәпләнә.

– Бу спектакль безне якыннарыбызга гына түгел, юлыбызда, тормышыбызда очраган барлык кешеләргә мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга чакыра. Кайвакыт ялгыш адымыбыз, уйламый әйткән сүзебез икенчебезне һәлакәткә китерүе ихтимал, – ди театрның әдәби бүлек мөдире Гөлназ Мусина.
Премьера бик уңышлы узды. Спектакльнең беренче минутларында ук андагы вакыйгалар игътибарны җәлеп итте, геройларның тирән кичерешләре тамашачыга көчле тәэсир итте. Театрда тәүге рольләрен башкарган яшь актерларның талантлы уенын күрү аеруча куанычлы булды. Гөлназ Саттарова (Неля) һәм Айдар Хөснетдинов (Никита) шактый катлаулы сәхнә әсәрендә күләмле, аерым бер осталык таләп иткән рольләрне уңышлы башкарып чыкты.
Премьера көннәренең берсендә спектакльне театр тәнкыйтьчесе Рида Буранова карады. Аның фикеренчә, “Аяусыз уеннар” – үз-үзеңне эзләү, үз “мин”ең өчен көрәшү, җимерелгән язмышлар турында. Ул тирән, ихлас куелган, кешеләр мөнәсәбәтләренең нечкәлекләрен төгәл һәм ачык чагылдыра. Баш режиссер иң кыю экспериментларны да гамәлгә ашырырга сәләтле бик көчле артистларны җәлеп итә алган.
Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.
Новости русской версии сайта

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (534)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»