Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Соклангыч “Гасыр параллельләре”

Соклангыч “Гасыр параллельләре”
23.11.2018 / Рухият

Соклангыч “Гасыр параллельләре”19-26 ноябрьдә Баш­корт-станның 100 еллыгына һәм халык шагыйре Мостай Кә­рим­нең тууына 100 ел тулуга багышланган “Гасыр парал-лельләре” дип атал­ган мәдәни-мәгърифәт һәм күргәзмә чаралары үтә.

Республиканың Милли әдәби музее филиалы — Мәҗит Гафуринең Мемориал йорт-музеенда “Мостай Кәримнең әдәбиятны үстерүдәге роле” темасына багышланган “түгәрәк өстәл”дә әдипнең кабатланмас иҗаты хакында сөйләшенсә, “Озын-озак балачак” повесте буенча курчак персонажларны әзерләү уңаеннан осталык дәресе өлкәннәрдә генә түгел, яшьләрдә дә зур кызыксыну уятты.
Икенче көнне шунда ук “Каллиграфия плакаты: “Мостай Кәрим цитаталары” осталык дәресе оештырылды.
21 ноябрьдә республиканың Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында әһәмиятле чаралар үтте. “2019 елда Башкортстан оештырылуга һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан узачак тантаналы чаралар турында” дигән темага матбугат конференциясендәге җанлы әңгәмәдә алдагы елда башкарылачак күләмле эшләр хакында сүз барды.
Милли әдәби музей директоры Гөлдәр Моратова барлык чараларның киләчәк буында ватанпәрвәрлек хисен ныгытуга юнәлтелгән булуына басым ясады.
Мәдәният министрлыгының социаль-мәдәни эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Альбина Юлдашбаева киләсе елда барлык дәүләт учреждениеләренең, җәмәгать оешмаларының мөһим юбилейларга багышланган чараларга җәлеп ителәчәге хакында сөйләде. Театрларда премьералар, гастрольләр көтелә.
— Республикадагы бер музей да, бер китапханә дә читтә калмаячак. Күргәзмәләр, бәйгеләр, кичәләр оештырылачак, — диде Альбина Шамил кызы.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев фәһемле очрашулар үтәчәге, әдипнең шигырьләре тәрҗемә ителүе, матбугат чаралары белән берлектә конкурслар оештырылуы хакында сөйләде. Бәйрәм чараларында берлекнең филиаллары да актив катнаша.
Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбаев республиканың йөзъеллыгында параллельләр күп булуын искә алды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры да, Башкортстан “Китап” нәшрияты да 100 еллык юбилейларын билгели. Кадим Әбделгалим улы Мостай Кәримнең барлык әсәрләренең дә “Китап” нәшриятында басылуын билгеләде. Алдагы елда нәшриятта Башкортстан әдәбияты үсеше хакында зур китап чыгачагын әйтте.
“Гасыр параллельләре” күргәзмәсен ачу тантанасында мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев барлык оештыручыларга рәхмәт белдереп, һәммәсен бәйрәм белән котлады, бу атнаның тулысынча “Мостай атнасы” булуын билгеләде һәм әдипнең мәңге безнең йөрәктә калачагын ассызыклады.
Республика премияләре лауреаты Хима Янбирдина патриотик җыр белән кичәне ямьләде.
Күргәзмә бүлеге мөдире Рамил Абдрахманов респуб-ликаның һәм шагыйрьнең юбилейларына багышланган экспонатлар, плакатлар, фотолар белән таныштырды, һәркайсы хакында җентекләп сөйләде.
Чараның пленар утырышында күп фәһемле чыгышлар яңгырады.
Соңыннан барлык катнашучылар һәм кунаклар Уфаның Мостай Кәрим белән бәйле урыннарында экскурсиядә булдылар.
Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе студентлары катнашлыгындагы әдәби-поэтик кичә “Мостай Кәрим һәм театр” дип аталды. Яшь талантларның чыгышларына Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Таңчулпан Бабичева җитәкчелек итте.
“Башкортстан Республикасы: Русия Федерациясе составында 100 ел” темасына “түгәрәк өстәл” һәм шигырь язу буенча осталык дәресләре оештырылды.

Ләйсән Якупова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:37 :: Социаль өлкә
"Чүп-чар ул керемле!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

48 (25352) от 25 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»