Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шагыйрә премиясенә лаек булдылар

Шагыйрә премиясенә лаек булдылар
11.01.2019 / Рухият

Шигъри бәйге җиңүчеләре Алсу Нигъмәтҗанова һәм Әмир Бәйрәмов чараны оештыручылар  һәм мәртәбәле кунаклар белән.Шигъри бәйге җиңүчеләре Алсу Нигъмәтҗанова һәм Әмир Бәйрәмов чараны оештыручылар һәм мәртәбәле кунаклар белән.Кушнаренко районында “Каурый каләм” бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде.

“Минем телем — дуслык теле” дип аталган республика акциясе кысаларында Кушнаренко районы Мәдәният сараенда “Каурый каләм” шигырь бәйгесенә йомгак ясалды.

Аңа моннан дүрт ел элек танылган шагыйрә Фәндидә Харрасова нигез салды, әлеге чараны районның мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре күтәреп алды.


— Республикада 2015 елда үткән Әдәбият елы безгә күркәм бер башлангыч калдырып китте: район мәктәп­ләре арасында “Каурый каләм” дигән иҗади бәйге башлап җибәрдек, — диде үзенең чыгышында Фәндидә Харрасова. — Шунысы сөенечле, иҗатка тартылучы балалар саны елдан-ел арта. Бу бәйгене оештыруга районның үзәк-ләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре саллы өлеш кертә, ел дәва-мында мәктәпләр белән тыгыз бәйләнештә эшли.
Җиңүчеләргә танылган шагыйрә үз премиясен булдырган, моннан тыш, ул яхшы дип табылган иҗат җимешләрен район һәм республика матбугатында бастыруга көч сала.
— Туган телне өйрәтү нигез­дә гаиләгә генә йөклә­телгән әлеге чорда яшь буында телгә, мәдәнияткә, әдә­­биятка мәхәббәт тәрбия-ләргә омтыла “Каурый ка-ләм”, — диде шагыйрә. — Кулына каләм алган бала иң тәүдә сүз кадерен бе-лергә өйрәнә. Иҗади әсәр тормышны чагылдырса да, хыял дөньясының суты белән сугарыл­ганын онытмыйк. “Хыял барда әле яшәү бар!” — дигән шагыйрь. Иҗади дәрт, иҗади омтылыш алга әйди кешелек дөньясын. Бәйгегә кил­гән эшләр белән кинәнеп таныштым. Балаларыбыз шундый сәләтле икән бит! Безгә, өлкәннәргә, аларның сәләтен вакытында күрә, ача белергә генә кирәк.
Ел буена дәвам иткән иҗади бәйгедә районның барлык диярлек мәктәпләре укучылары актив катнашкан, өлкән яшьтәге каләм тибрәтүчеләр дә читтә калмаган. Шигырь, хикәя, нә-серләрне һәркемгә үз туган телендә иҗат итү мөмкин­леге бирә “Каурый каләм”. Йомгаклау кичәсендә дә татар, башкорт, урыс, удмурт һәм башка телләрдә ши-гырь­ләр яңгырады, дәртле дә, моңлы да җырлар башкарылды.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оеш­масының Башкортстандагы бүлеге җитәкчесе Люция Вафина чараның мәртәбә-ле кунагы булды. Ул лауреатларга, аны оештыручыларга истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды. Иске Кормаш авылы мәктә­бенең 7нче сыйныф укучысы Алсу Нигъмәтҗанова һәм Иске Тукмаклы авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Әмир Бәйрәмов бәйгенең җиңүчеләре дип табылды һәм Фәндидә Хар-расова­ның махсус премия-сенә лаек булды. Туган авылларына, әти-әниләренә сөю белән сугарылган, балаларча самими шигырь­ләрен Алсу белән Әмир зур сәхнәдән укып ишеттерде, тамашачы аларны көчле алкышларга күмде.
Әлеге күркәм чараның төп иганәчесенә — крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Дамир Гыйльмановка яше-карты ихлас рәхмәтен җиткерде.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Сегодня, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Вчера, 23:45 :: Башкортостанга - 100 ел!
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Без - башкортстанлылар
Вчера, 23:45 :: Сәясәт
Без - башкортстанлылар
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы
Вчера, 20:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»