Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Якташлары Гали Чокрыйны онытмый

Якташлары Гали Чокрыйны онытмый
11.01.2019 / Рухият

Якташлары Гали Чокрыйны онытмыйТәтешле районының Иске Чокыр авылында Гали Чокрыйның хәтер көне үтте. Чараны оештыручы - Гали Чокрыйның мәчет-музее имам-хатыйбы Бәхтигәрәй Әрмәншин. Чарада Уфадан һәм Пермьнән галимнәр, район имамнары, Киековлар гаиләсе вәкилләре катнашты.

Гали Чокрый (Мөхәммәтгали Габделсалих улы Киеков) 1828 елда (башка мәгълүматлар буенча -1826 елда) Ырынбур губернасы Бөре өязе Ирәкте олысы (хәзерге Башкортстанның Тәтешле районы) Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә туган.

Гали Чокрыйның төрки, гарәп һәм фарсы телләрендә язылган 100гә якын әсәре сакланган. Аның унга якын китабы дөнья күрә. Алар исәбендә түбәндәге җыентыклары бар: «Дөрри Гали» («Гали җәүһәрләре»), «Шәмг әз-зия» («Шәм яктысы»), «Зәмми нәзир» («Ошашны өстәү»), «Мәдхи Казан» («Казанга мәдхия»), «Тәх-рибә, рамазан!» («Хуш киләсең, рамазан!»).

Шагыйрьнең «Фосули әрбага» («Елның дүрт мизгеле») шигырьләр циклы XIX гасыр шигъриятенең иң яхшы үрнәкләренең берсе булып исәпләнә.

Тәтешле районы үзәге Югары Тәтешле авылының бер урамы Гали Чокрый исемен йөртә. 2001 елда Гали Чокрыйның туган авылында мәгърифәтче-шагыйрьнең йорт-музее ачылды. Музей фондында 230дан артык экспонат бар.



Фото: "Культура Башкортостана" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»