Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ул сәхнәсез яши алмады

Ул сәхнәсез яши алмады
14.03.2019 / Рухият

“Кәтүк курорттан кайтты” интермедиясендә. 1985 ел.“Кәтүк курорттан кайтты” интермедиясендә. 1985 ел.Башкортстан дәүләт филармониясенең 85 еллыгы уңаеннан.

Мәшһүр Кәтүк — Әхәт ага Уразмәтовны мин балачактан ук белә идем. Башлангыч сыйныфта укыганда, авыл клубында “Кәтүк белән Баганай” тамашасын карап, олы куаныч кичергәнем һаман күңелдә саклана. Ике оста артистның уйнаганы әле дә күз алдымда. Кәтүк белән данлыклы Баганай — Гафур Латыйповның сәхнә дуэты чирек гасыр буена сәхнәләрне шаулатты, меңләгән кешеләргә шатлык таратты, гомерләрен озайтты.


1949 елда Әхәт Уразмәтов, сугыштан соң яңадан ачылган Уфа театр-сәнгать училищесын тәмам­лап, Башкортстан дәүләт филар­мониясенә эшкә килә, Гафур Латыйпов җитәкчелегендәге эстрада бригадасында иҗат юлын башлый. Гафур Латыйпов, Зәйтүнә Бикмө­хәммәтовалар белән бергәләп төрле комедияләрдән өзекләр уйныйлар. Борис Александровның “Малиновкадагы туй” опереттасы­ның берничә күренешен сәхнәләш­терәләр. Сәнгать белгеч­ләре Әхәт Уразмәтов уйнаган Яшка-артиллерист роленә: “Әлегә кадәр мондый оста башкарылган Яшканы күргән юк иде. Синең Яшкаң — иң шәбе!” — дип, югары бәя бирә. Мәскәүнең югары аттестация комиссиясе дә моны раслый. Бу бәя яшь артистка канат куя, иҗатына яңа офыклар ача. Ике ел чамасы вакыт үткәч, филармония директоры, язучы Нәҗибәк Хафизов ике үзенчәлекле артистка, берсенә “Кәтүк”, икенчесенә “Баганай” персонажларын ябыштырып әсәрләр язып, үзе режиссер буларак сәхнәгә куя. Шулай итеп, мөселман, шәрык дөньясындагы сатира жанрында эшләүче иң тәүге иҗади дуэт “Кәтүк белән Баганай” барлыкка килә.
Тамашачылар “Кәтүк белән Баганай”ның һәр чыгышын олы вакыйга, сенсация буларак кабул итә. Урта Азия республикалары буйлап гастрольләрдә йөргәндә, урындагы җәмәгатьчелек, мәдәни­ят җитәкче­ләре безнең артистлар үрнәгендә шушы юнәлештәге эстрада дуэтлары, миниатюралар театрлары ачу хыялы белән яна башлыйлар. Татарстандагы гастроль вакытында “Кәтүк һәм Баганай” тамашасыннан алган тәэс­соратларын ул чактагы яшь шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева “Ни чыкса, шул башкортлардан чыга инде”, — дип матбугатта язып чыга.
Башкару осталыгы ягыннан караганда, “Савучы”, “Кәтүк курорттан кайтты”, “Ике бахыр”, “Галиябану”, “Интервью” һәм башка интерме­дияләрдәге Кәтүк образы бүген дә сатира, юмор осталары җитә алмас иҗади биеклек булып кала. Әхәт аганың һөнәри дәрәҗәдәге биюче, җырчы, оста гармунчы бул­ган­лыгын да өстәсәк, аның шәхе­сенә хәйран калырлык.
Сатира — куркыныч жанр. Бу жанрда эшләүчеләрнең хезмәт­ләренә, гадәттә, күз йомып кына да калмыйлар. Әхәт Уразмәтов белән Гафур Латыйповны өлкә комитетына чакырып: “Бармакны өскә күтәреп күрсәтмәгез, югыйсә бармагыгызны сындырырбыз! Исән-сау эшләргә уйласагыз, аска төртеп күрсәтегез. Тәнкыйть өчен бездән башка да объектлар җитәрлек. Урам себерүчеләр, савучылар, көтүчеләр белән булашыгыз”, — диләр. Вакыт рәхимсез. Халыктан иркәләнеп, җәмәгать­челек алдында олы абруй, дан казанып, җитәк­челектән кагылып-сугылып йөри торгач, Гафур Латыйпов та пенсия яшенә җитә. Ә пенсия яшендәге кешене ул заманда шул көнендә үк хаклы ялга җибәрәләр иде. Филармонияне ашаткан, иң күп акча кайтарган “Кәтүк белән Баганай”ны күрәләтә туктатып, таркатып булмый бит инде.

Әхәт Уразмәтов (Кәтүк) һәм  Гафур Латыйпов (Баганай).Әхәт Уразмәтов яшь сәхнәдәшләре, Башкортстанның халык артистлары  Лилия Фатыйхова һәм Вәлит Илембәтов белән. 1987 ел.Әхәт Уразмәтов яшь сәхнәдәшләре, Башкортстанның халык артистлары Лилия Фатыйхова һәм Вәлит Илембәтов белән. 1987 ел.


Мәскәүдә укып кайткан сәләтле яшь режиссер Фатыйх Ихсанов озын буйлы артистлар арасыннан “Баганай” эзләүгә керешә. Буе булса — таланты чамалы, таланты булса — буе юк. Яңа Баганай тапканчы дип, Гафур Латыйповны ике елдан артык “искәрмә буларак” филармониядә эшләтәләр. Әмма тамашачылар һәр концерт саен Гафур Латыйповны таптыра. Ул Баганайлар да сәләтле артистлар. Ә халык өчен Кәтүк янында чын Баганай — Гафур Латыйпов кына булырга тиеш! Аптыраганнан 70нче еллар азагында Фатыйх Ихсанов берничә ел “пенсия ашап” өйдә яткан Гафур Латыйповны, килешү буенча, яңадан эшкә алдыруга ирешә. Чираттагы Баганайлар белән бергәләп “Өч Баганай, бер Кәтүк” дигән яңа концерт программасы эшләп чыгаралар. Бу тамашалар сәнгатебез дөньясында үзе олы вакыйга була. Филармониянең даны яңа югарылыкка күтәрелә. Әйткәнемчә, вакыт — рәхимсез. Олы яшьтәге Гафур Латыйповны чир баса. Сәхнәдә эшләве көннән-көн авырлаша. Режиссер Фатыйх Ихсанов, Баганай берәү генә — Гафур Латыйпов кына икәнлегенә ныклап инангач, киләчәктә “Баганай” персонажыннан баш тартып, яңа формалар эзләргә тотына. Кәтүк янына төрле театрлардан иң сәләтле яшь артистларны җыеп, “Эстрада миниатюралары театры” оештыру эшен башлап җибәрә. Шул максаттан 1982 елда Салават дәүләт драма театрыннан мине филармониягә эшкә чакырып китерде. Соңрак академия драма театрыннан Рәвис Заһитов килде. Төрле театрлардан тагын бер-ике артистны эшкә алырга җыен­дылар. Ул дәвердә филармония белән искиткеч яхшы җитәкчеләр идарә итте. Директор Равил Батыргәрәев, сәнгать җитәкчесе Фәйзерах­ман Ярышев бу башлангычны хуплап, күтәреп алдылар, һәрьяклап ярдәм кулы суздылар.
Әхәт Уразмәтов белән җиде ел эшләү дәверемне мин бәхетле иҗат чорым, дип саныйм. Остазымнан осталыкка өйрәндем. Әхәт абый чирләп, пенсия яшенә җитмәс элек инвалидлык алып, эштән туктагач, аның мәктәбе нигезендә, аларның традициясен дәвам итеп, 1990 елда “Кызык белән Мәзәк” эстрада театрын оештырып, 27 ел өзлексез филар­мониягә акча ташыдым. Шунысы үкенеч, филармониядә шушы эшне дәвам итәрлек лаеклы алмаш калдыруга ирешә алмадым.
Яхшы табиблар ярдәме белән Әхәт абый җайлап аякка басты, яңадан сәхнәгә чыкты. Артист булып эшкә күчкән Фатыйх Ихсанов белән бергәләп Әхәт Уразмәтов “Кемгә — юмор, кемгә — җыр” программасында чыгыш ясый башладылар.
Кабатлап килгән инфаркт Әхәт абыйны тагын сәхнәдән аерды. Ул тырышып-тырмашып тагын сәхнәгә чыкты. Сәхнәсез яши алмады. Соңрак табибларның “эшләргә яраксыз” дип катгый резолюция сугылган белешмәсе нигезендә эштән бушатылды. Бөек артистның миңа инәлеп, акчасыз эшләргә ризамын, зинһар өчен үзең белән гастрольгә алып чык, дигән үтенеченнән күңел тетрәнде. Исемлеге исем-шәриф­ләре язылмаган килеш, рәсми эш хакы алмыйча, үзем аннан-моннан юнәтеп, аз-маз акча түләп, я түләттереп, республика шәһәрләре һәм районнары буйлап байтак гастрольләрдә йөрттем аны. Ул бергә эшләүдән үтә канәгать иде. Гастрольдә аны берәр көн кунакханәдә ял иттереп, көн аша гына сәхнәгә алып чыга идем. Аның килеп чыгуы тамашачыга сюрприз булды. Афишага язылмаган килеш, шундый зур артистның көтмәгәндә сәхнәгә килеп чыгуыннан тамаша залы сискәнеп китә, өнемме-төшемме дигәндәй, аптырап кала. Аннан инде, күтәрелеп-бәрелеп, шаулатып, озын-озак кул чаба. Байтак вакыт интермедияне уйный башлый алмыйча көтеп торабыз. Чын артист өчен шуннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме соң?! “Гомеремнең ахырына кадәр эшләп, сәхнәдә үләсем килә. Гәүдәмне алып чыксалар да, җаным сәхнәдә калсын иде”, — ди иде Әхәт абый.
Тик һәр нәрсәнең чиге була. Үзе юраганча, күңелсез вакыйга булып куюдан куркып, аның гомерен курчалап, Әхәт абыйны гастрольләргә алып чыгуны туктатырга карар иттем. Мин туктату беләнмени... Филармониягә яңа директор килү белән, табиблардан алынган белешмәне күрсәтмичә, чирен яшереп, килешү буенча эшкә урнашып, башка артистлар белән чыгып та китте абыебыз! Тәмам хәлдән тайганчы гастрольгә йөрде. “Синең белән рәхәт иде. Үзең белән алып чыкмыйсың бит”, — дип миңа үпкәли иде. Шулай да Уфада үткән зур концертларда гел аның белән бергәләп чыгыш ясадык. Аның туган ягы Чишмәгә дә бергәләп еш кайттык, һәр юбилеен “Кызык белән Мәзәк” театры белән бергәләп үткәрдек. Сәхнәгә чыкса, ул яшәреп, янып, кабынып, балкып китә, чирләрен, картлыгын оныта иде. Берничә инфаркт үткәргән 80 яшьне куучы артист сәхнәне дер селкетеп бии, дәртләнеп, канатланып чыгыш ясый, рольләр уйный, тамаша залы көлү һәм алкышлар тавышына күмелә. Әйе, бәхетле артист булды ул.
Бик кешелекле, кечелекле, уйчан, нечкә күңелле кеше иде. Бик ипле, тәртипле, дини булды. Шулай да ул сәхнәдәге Кәтүк имиджының тормыштагы Әхәттән үтә аерылып торуын теләмәде, бугай. Бик еш кына, башын юләргә салып, әйләнә-тирәдәге кешеләрне көл­дерергә тырышты. Кешеләрне көлдерү, шатландыру аңа кинәнеч бирә иде. Үз хәле мөшкел булганда да, шушы изге миссияне бик уңышлы башкарып яшәде.
Аның эчке халәтен, табигать тарафыннан бирелгән үтә дә басынкы һәм кырысрак холкын, гаилә әгъзаларыннан тыш, без, аның иң якын иҗатташ партнерлары гына, белә һәм аңлый идек. Ул киң мәгълүматлы, тирән белемле, югары эрудицияле иде. Аның белеме бездә тиешенчә бәһалану гына түгел, файдаланылмады да. Сән­гать институтының театр бүлегендә эстрада артистлары укытуны, һичшиксез, шушы шәхес башкарырга тиеш иде. Күпме булачак эстрада артистларының таланты ачылыр, үсешер иде... Әмма шунысы да мөһим. Башкорт эстрадасында сатира, юмор жанрын барлыкка китергән, аны югарыга күтәргән Әхәт Уразмәтов шәхесе бар! Башка тугандаш халыкларның да эстрада сәнгатен үстерү үрнәге, эталоны булган тиңдәшсез Кәтү­гебез булды безнең!..

Вәлит Илембәтов (Кызык),
филология фәннәре кандидаты.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»