Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күзәй кызы

Күзәй кызы
14.03.2019 / Рухият

Күзәй кызыБашкортстанның халык артисты Зәкия Арсланованың тууына 100 ел.

Данлыклы Бүздәк җирендә дөньяга билгеле шәхесләр тууы күңелдә горурлык хисе уята. Бөтен гомерен театрга багышлаган якташларыбызны белмәгән кеше сирәктер.


Күренекле режиссер, педагог, актер, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Габдулла Гыйләҗев Канлы-Төркәй авылында туып-үсеп, бик күп сынаулар үтеп, үз юлын театр сәхнәсендә таба. Русиянең, Башкортстанның халык артисты, “Почет билгесе” ордены кавалеры Хөсәен Кудашев Иске Бүздәк авылы егете. Ул тәүдә Башкортстан опера һәм балет театрында, арытаба М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында эшли. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты, РСФСРның атказанган, Башкорт АССРының халык артисты, “Почет билгесе” ордены кавалеры – Рим Сыртланов Сыртлан авылында туып-үсә. Үтә дә югары осталык белән “Салават Юлаев” фильмында Бохаер ролен башкара. Беренче татар театрына нигез салучы артист, режиссер, тәрҗемәче Ильяс Кудашев-Ашказарскийның да чыгышы Бүздәк районыннан. Әби-бабалары, әти-әниләренең кендек каны тамган төбәк – Шланлыкул авылы. Башкортстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисов районыбызның Сабай авылында туган. Бүген Уфа “Нур” татар театры сәхнәсендә төп рольләрне башкаручы талантлы артист ул.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының йөзек кашы булган, Башкортстанның халык артисты, Зәкия Арсланованың тууына 100 ел тулу уңаеннан Бүздәк районы китапханәсе хезмәткәрләре, Күзәй авылы мәдәният йортында “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип аталган зур чара үтте.
Зәкия Арсланованың биографиясе бик кызыклы. Гаҗәеп сихри табигатьле Күзәй авылында бер кыз бала дөньяга аваз сала. Зәкия дип исем кушалар сөйкемле сабыйга. Кызның ялан тәпиле балачагы, хатирәләргә бай үсмер еллары авылда үтә. Ә тормыш аны иркәләми – 29 яшендә кинәт әтисе үлеп китә. Сабантуенда батырлар кызып-кызып көрәшкәндә, берсе егыла һәм көче ташып торган яп-яшь ир санаулы секундлар эчендә җан бирә. Бу Зәкиянең әтисе була. Кызны үги әтисе җәберләми, әмма... Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Зәкия Уфага килә. Кайда укырга керергә белми аптырап йөргәндә, бер таныш егет аңа геологлар әзерли торган техникумга керергә киңәш бирә, ләкин кыз үзен бу һөнәр иясе итеп күрми. Төзелеш техникумына укырга керә. Бер ел анда сызым дәресләре белән интегә. Зәкия театрга барып Сәгыйть Мифтаховның “Сакмар” дигән спектаклен карый. Ул театрга килеп керү белән гаҗәеп сихри дөньяга эләккәнен аңлый. “Минем киләчәгем фәкать театрга бәйле булырга тиеш”, — дип үз-үзенә сүз бирә ул. Бәхеткә, кабул итү комиссиясендә укытучылар төзелеш техникумы студентында башкорт сәхнәсенең булачак йолдызын тоемлый. Шигырь сөйләп күрсәтә ул, җырлый да, бии дә. Ахырда аңа: “Елга аша сикер”, – диләр. Бик азга гына аптырап кала. Ләкин зиһенле кыз эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлап ала. Булмаган “елга” аша сикерә. Зәкия моны шулкадәр оста башкара, шулай итеп ул театр училищесында укый башлый. Өченче курста аларның төркемендә чем-кара чәчле, матур тавышлы бер егет пәйда була. Ул Гата Арсланов булып чыга. Бу вакытка инде егет Мәскәү консерваториясенең башкорт бүлеген тәмамлаган була. Егет чибәр, яхшы укучы, бөтерчек кебек теремек кызга игътибар итә. Аннан күзен дә алмый Гата һәм шулай гомер буена. Бу гаилә 63 ел бергә тату гомер кичерә.
“Театр сәхнәсендә үткән еллар – бәхетле елларым булды, икебез дә һәрвакыт диярлек төп рольләрне башкарып, күбесенчә сәхнәдә дә ир белән хатын булып уйнадык,” – ди Зәкия Арсланова бер интервьюда. Әйе, алар чыннан да бәхетле пар булган. Артистлар арасында андыйлар сирәк очрый.
Тормышның үзе шикелле тынгысыз, тамашачы кебек үк гади, ихтирамлы артистларның берсе булды Зәкия Арсланова. Нинди генә роль башкарса да, җиренә җиткереп уйнап, геройларының язмышы белән яшәде. Бу аңа шулкадәр җиңел бирелде, чөнки тормышта да башкаларның борчу-шатлыкларын үзенеке итеп кабул итте, саф күңелле хатын-кыз булды.
Театр сәхнәсендә рольләр башкарудан тыш, Зәкия Арсланованың тагын бер яраткан шөгыле була. Ул кечкенәдән шигырьләр укырга ярата. Еллар үтү белән шигърияткә булган сөюе кимеми, киресенчә, арта гына бара. 1960 елда эстрада артистлары арасында Бөтенрусия конкурсы дипломанты була. Хөкүмәт бүләген күренекле артист Николай Смирнов-Сокольский кулыннан ала. 1968 елда янә Мәскәүдә Максим Горькийның 100 еллыгына багышланган шигырь укучылар бәйгесендә җиңүче була. Бу юлы бүләкләрне Михаил Царев тапшыра.
Күзәй авылы китапханәчесе Римма Садыйкова театр иленә сәяхәтне күңелле җыр-бию һәм нәфис сүз дулкыннарында алып барды. Китапханәчеләр Рита Дистанова, Эльза Бәдретдинова һәм үзешчән биюче-җырчылар Алия һәм Айсылу Гайнановалар чараны музыкаль яктан бизәде. Сәхнәдә Зәкия Арсланова уйнаган К. Мәргәннең “Шомбай”, Н. Асанбаевның “Су юлы”, И. Абдуллинның “Баҗалар” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде. Римма Садыйкова, Филзә Хәбирова, Рита Саттарова, Илфат Хәбиров, Радмир Ризванов, Фәнүзә Әхмәтшина, Рәвис Сабитов уйнадылар.
Үзешчән театр коллективы күптән түгел Әминә Яхинаның “Каерылмасын канатлар” мелодрамасын сәхнәләштереп, Әбҗәлил районында сәфәрдә булып кайтты. Режиссер Римма Садыйкова җитәкчелегендәге коллектив, Әхтәм Абушахманов бүләгенә узган халык театрлары республика фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Халык театрына Зәкия Арсланова исеме бирелде. Яңа гына юл башлаган коллектив өчен зур җиңү бу.
Театр кеше күңеленең иң нечкә кылларына кагыла алу көченә ия. Һәркемнең җанында театрга карата мәхәббәт яши. Шунлыктан халкыбызның йөзе булып яшәп килгән театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар, яңадан-яңа йолдызлар кабызып, балкып торыр. Янәшәбездә шундый саф күңелле, талантлы кешеләр булуы бик сөендерә. Иҗат чишмәләре саекмасын, илһам артып, ташып торсын.

Фиюза БУРАНГУЛОВА,
Бүздәк үзәк китапханәсенең методик бүлеге мөдире.

Зәкия Арсланова рухы яши аларда.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»