Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Белем оҗмахында аткан чәчәкләр

Белем оҗмахында аткан чәчәкләр
27.12.2014 / Рухият

“Татар филологиясе һәм мәдәнияте” кафедрасы бүген дә җанлы тормыш белән яшиТатар кафедрасы тарихына бер караш.

“Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр, оста үлсә, эшләгән заты калыр”, — дигән борынгы ата-бабакайлар. Кәгазь барлыкка килгәнче, белемле зат тирән, мәгънәле, акыллы сүзләрен каен тузына язган. “Тузга язмаганны сөйләмә” дип әйтү хәзер дә бар. Әле ак белән караның кискен көрәше чорында яшибез. Ак җиңәчәк, әлбәттә. Җиңсен, кешелеклелек аңы өстен калсын! Башкортстан дәүләт университетында “Татар филологиясе һәм мәдәнияте” кафедрасы әгъзалары әле шушы изге аң-акыл, гыйззәтле хис, күркәм тойгы белән яши.


Татар кафедрасы 90нчы еллардаӘ бит аның укытучылары башта оясыз карлыгач хәлендә иде. Үткән гасыр урталарында татар кафедрасы рөхсәт ителсә дә, урыны да, кешеләре дә юк иде әле. Атаклы галим, язучы, профессор Җәлил Гыйният улы Киекбаев җитәкчелегендәге башкорт кафедрасы куенына сыенып торды ул. Татар теле һәм әдәбияты буенча лекцияләрне башкорт галимнәре укыды. Рәхмәт кан-кардәшлелек кадерен белүчеләргә!
Профессор Җ. Киекбаев мәрхүм (җаны җәннәттә булсын) киң күңелле, ачык йөзле, батыр йөрәкле, тирән белемле кеше иде. Аның акылы, тырышлыгы нәтиҗәсендә татарларга бер бүлмә булдырылды. Әллә чын, әллә шаярып, “Белем оҗмахы” дип аталды ул. Шушы “оҗмахка” Казаннан өч яшь галим (Габделхәй Әхәтов, Фәрит Хатыйпов, Әхәт Нигъмәтуллин) килеп сыенды. Ләкин алар гына җитми иде, чөнки кафедраны тулыканлы итү өчен дистәдән артык укытучы кирәк. Әлеге өч галиҗәнәпнең икесе — Казан дәүләт университетыннан, берсе — Казан дәүләт педагогия институтыннан (Габделхәй Әхәтов). Мин шул инсти-тутның беренче курсында укыганда Г. Әхәтов аспирантура тәмамлап килә иде инде. Дуслашып киттек. “Кызыл диплом” белән тәмамладым. Аспирантурада калдырырга булганнар иде — карыштым: авыл укытучысы булу иде теләк. Максатыма ирештем. Татар-станның Актаныш районындагы Бурсык мәктәбендә өч ел директор булып эшләгәч, гүзәл табигатьле Башкортстаныма кайтып, “Кызыл таң” гәзитенең нефть-химия бүлегендә каләм тиб-рәтергә тотындым. Эшчеләр арасында кайнашып, алар турында мәкалә, очерк, хәтта повестьлар яздым. Үзем уйлавымча, бу һөнәр минем өчен гомерлек иде. Ләкин...
Әхәтов мине яхшы белә. Ул хәзер кафедра мөдире, мине университетка кодалый. Ә мин карышам. Үҗәт зат булып чыкты Әхәтов. Фикерен университет ректоры Ш. Х. Чанборисовка әйткән, ректор бу хакта “Кызыл таң” мөхәррире Г. Алмаевка шалтыраткан. Алмаев минем кыстауга да ризалашмагач, мәсьәлә Өлкә комитетка барып җитте. Шулай да җиңелде сабыр табигатьле, матур күңелле, намус сагында нык тора белүче Алмаев. 1960 ел иде шул, йодрык заманы иде әле ул. Кешене котырган бүредәй кыланып, ишәкнекедәй тавыш белән бакырып, үгездәй сөзеп, ата каздай ысылдап җиңә торган чак. Мондый сыйфат-ларның тамчысы да юк иде намуслылык рухы белән яшәгән Гата Алма-евның аң-акылында. Уйлап, җайлап, матур итеп, чын йөрәктән, ихлас күңелдән, мөкиббән әйтә иде фикерен. Аның мөкиббәнлеге алдында мин дә баш идем. Университетка укытырга барырга ризалаштым.
Карлыгач үз оясын үзе рәтли. Гаҗәеп матур итеп ясый бит ул оясын. Ә без — кеше. Бүлмәне карлыгач оясыдай сөйкемле итә алмасак та, җиң сызганып, эшкә керештек. Минем ише фәнни дәрәҗәсе булмаган Риф Мө-хәммәтҗанов, Бәйнә Сәлимгәрәева, Земфира Заһидуллина кебекләр дә тәвәккәлләде вуз укытучысы булырга.
Шулай да авыр иде безгә. Без әле бүлмәне дә карлыгач оясыдай соклангыч итә алмыйбыз. Карлыгач мыеклы ир-егетләребез дә юк, хатын-кызларыбыз да лекция укыганда сандугачтай сайрый алмый, алга очар өчен карлыгачтагы җитезлек тә җитешми, белемнәребез дә сай. Студент халкы усал, таләпчән, горур. “Урамнан теләсә кемне колагыннан тотып алып керәләр дә университетта лекция укырга кушалар”, — дигән әрнүле, әче, мыскыллаулы сүзләр йөрәкләребезне сызлата. Алар хаклы, әлбәттә. Димәк, безгә хәзер йә оҗмах, йә тәмуг.
Шулай да тәмуг утыннан безне башкорт дуслар коткарды. Башкорт галиме, профессор, күренекле язучы Кирәй Мәргән кафедра мөдире булып килде.
Кирәй Мәргән яшь ягыннан барыбыздан да өлкәнрәк. Белеме — Аллаһка шөкер, кешелеклелеге — пәйгамбәр шәфәгате. Мөгаллимлек таланты — алтын канаты. Аның өндәве буенча мин кандидатлык диссертациясе якладым. Кул артым җиңел булды. Шөкер, башкалар да фән тавына үрли башлады. Казаннан килгәннәр дә докторлык диссертациясе язарга тотынды. Иң башта Г. Әхәтов яклады. Аннары миңа “каныкты”: “Яз! Яз!! Яз!!!” Кат-кат әйтә шул сүзләрне. Бу вакытта мин әдәбият дөньясына нык кереп киткән идем инде. Хикәя, повесть, сәхнә әсәрләре, роман, тәнкыйть мәкаләләре, публицистика, сәнгатьле сөйләм сер-ләрен ачыклау белән дә нык шөгыль-ләнәм. Язучылар — фән дөньясын, галимнәр әдәби әсәр язуымны ташларга куша. Икесен дә алып бару авыр була, янәсе. Кемнеке дөрес? Уйланам. Баш ватам. Аң-акылга бай, хис-тойгыга мул, иманлы киңәшкә юмарт кафедра мөдиребез Кирәй Мәргән икесен дә алып барырга өндәп торды. Үзе дә шулай лабаса: язучы да, галим дә. Тыңладым аны. Профессиональ белем үсеше кирәк булу турында әйтте бер сөйләшкәндә кафедра хуҗасы. Тыңладым, 1982 елда Баку Фәннәр академиясендә докторлык диссертациясе якладым. Ул бөек язучы, нәфис сүз остасы, академик, ялкынлы революционер, күренекле педагог, публицист, философ, тәнкыйтьче, Хезмәт Герое Галимҗан Ибраһимов әсәрлә-ренең сәнгатьчә эшләнеше турында иде.
Шушы темага бәйле рәвештә миңа студентлар өчен “Сүз сәнгате” дигән түгәрәк оештырырга кушылды. Эш Болгар чоры шагыйре Кол Галинең — “Кыйссаи Йосыф” (XIII гасыр), Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәмәдъяр-ның (XVI гасыр) “Төхфәи Мәрдән” поэмасы тел-стилен өйрәнүдән башланды. У. Имәни, Г. Кандалый, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Һ. Такташ, М. Җәлил, К. Тинчурин, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, С. Хәким һ.б. сүз сәнгате осталарының тел-өслүб үзенчәлекләрен ачыклау белән шөгыльләнәбез. Студентларның фәнни хезмәте түгәрәкләрдә, конфе-ренцияләрдә укыла, китап итеп тә бастырыла. Тора-бара 7 китап нәшер ителде. Һәр китапта 20ләп студентның хезмәте дөнья күрә. Университетта яшь журналистлар түгәрәге оештырылгач, җитәкчесе — мин фәкыйрегез. Кирәй Мәргән киткәч, кулыма бервакыт кафедра мөдире дилбегәсен дә тоттырдылар. Җәмәгать эшләре уннан артып китте.
Шөкер, минем арттан белем оҗмахына “Кызыл таң” әһелләре килеп кушылды. Үзбәк Гыймадиев, Радик Сибәгатов башта кандидатлык, тора-бара докторлыкны яклап куандырдылар. Бәйнә Сәлимгәрәева белән Риф Мөхәммәтҗановның да, аннары Алмас Шәйхуловның да белеме кандидатлыкны яклап чәчәк атты. Болардан тыш Казаннан янә ике яшь кандидат килгән иде: Камил Дәүләтшин белән Сәгыйдулла Хафизов. Алар килгәч, караңгыланып барган кафедрабыз яктырып киткәндәй булды. Икесе дә әдәби әсәрләр язу белән дә мәшгуль. Ә менә Фәрит Хатыйпов белән Габделхәй Әхәтов өчен тау башында балкыган Уфа урамнарына тозлы су сибелмәгән булып чыкты. Докторлык яклагач, Казанга китеп бардылар.
Хәзерге шәкертләребезнең белем җимеше дә зарланырлык түгел. Араларыннан Марат Шәрипов, Рәүф Идрисов, Илдус Фазлетдинов, Лилия Сәгыйдуллина, Зәбирә Кәримова, Эльмира Зарипова, Гөлсинә Галимуллина кебек талантлыларын сайлап алып, җитди генә тема биреп, кандидатлык диссертациясе яклаттык. Белем оҗмахы бүген алар кулында. Аларның һәрберсенең сәнгатьле каләме бар. Лилия Сәгыйдуллина белән Илдус Фазлетдинов матур-матур, нәфис, хис-тойгыга бай, аң-акылга мул шигырьләр яза. Рәүф Идрисов публицистика белән шөгыльләнә. Калганнары хәзергә үзләре өчен генә яза. Моң белән шаккатырырга яраталар. Шуңа күрә “Талантлылар кафедрасы” дигән даныбыз да бар. Күренекле галим Алмас Шәйхулов исә, күп кенә төрки телләрне өйрәнеп, илебез киңлекләрендә, хәтта чит илләрдә дә “тюрколог” дигән дәрәҗә яулады, докторлык диссертациясе яклады, профессор. Берничә ел инде кафедра дилбегәсе аның кулында. 90 яшьлек Суфиян бабай хәзер анда профессор-консультант булып йөри. Иншаллаһ!
Университетта нур булып балкыр өчен, нигездә, өч юнәлештә эш алып бару шарт: яхшы лекция уку, фән белән шөгыльләнү, җәмәгать эшләре диңгезендә йөзү. Кафедра әгъзалары, шөкер, шул хозурлыкны аңлап эш итә. Кафедра бервакыт “Татар-урыс бүлеге” дип аталды. Безнең студентлар дипломына хәзер өч төрле һөнәр әһеле булу турында языла: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, журналист. Бүлекнең укытучыларыннан да, студентларыннан да хәзер, элекке белән чагыштырганда, икеләтә-өчләтә ныклык, тәвәккәллек, чыдамлык таләп ителә.
Берзаман бүлекнең абруен Русия Федерациясе дәрәҗәсендә балкыту максатын куйдык. Мин кафедра мөдире булып эшләгәндә, билгеле бер проблема куеп, бөтен төрки телле халыклар өчен (алар егермедән артык) җыентык чыгарырга киңәшләштек. Беренче коймак төерле була, дигәндәй, беренче том, башка милләтләр аз катнашканлыктан, шәхсән үземне канә-гатьләндермәде. Шулай да “Татар кояшы”ның тау башындагы Уфа шәһәрен-дә балкыганын күрсәттек. Ә инде без “Төрки телләрнең грамматик системасы” дигән тема буенча фәнни конференция дә оештыргач, “Татар кояшы”-ның нуры янә көчәеп китте. Конфе-ренциягә үзбәк, уйгыр, әзербайҗан һ.б. төрки телле галимнәр килгән иде. Шулай итеп, кафедраның шәүкәтлелеген үзебез күтәрдек.
Тәүге елларда “белем оҗмахы” дип йөртелгән кафедрабыз хәзер “Татар филологиясе һәм мәдәният кафедрасы” дип атала. Төп максатыбыз — төпле белем бирү. Мәдәниятле булу өчен кеше белеме патриотик тәрбия, эстетик тәрбия, хезмәт тәрбиясе, тел тәрбиясе, педагогик тәрбия белән өрфияләнергә тиеш. Соңгы елларда мәктәптә дә, югары уку йортларында да укытучылар дөньясындагы үзгәрешләр һәммәбезгә мәгълүм. “Иле нинди — укытучысы шундый” дип әйтү бар. Киресенчә: “Укытучысы нинди — иле шундый”. Надан укытучылар белән ил котаймый. Надан илдә укытучылар алтынлана алмый. Ничек кенә булмасын, укытучының төп максаты — кеше күңелендәге каралыкны агарту. Укытучы — аклык пәй-гамбәре ул. “Пәйгамбәр” атамасы халык бәхете өчен зур, авыр утлы көрәшләрдә җиңгән алып йөрәкле затларга бирелә. Шагыйрь булу өчен анадан шагыйрь булып туарга кирәклеге турында әйткән иде Г. Ибраһимов. Укытучы булу өчен дә укытучы булып туарга кирәк, дигәнне әйтәм мин. Бар ул андыйлар.
Янә үзебезгә кайтсак, Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы сау-сәламәт. Иң карты мин, мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары өчен уку-укыту әсбаплары язу белән мәш-гульмен. Мөдиребез, филология фән-нәре докторы, профессор Алмас Га-лимҗан улы төрки телләрнең лексик, фонетик, морфологик һәм башка үзенчәлекләрен бер-берсенә чагыштырып карау юлы белән өйрәнә. Үзенең төркиләр дөньясында күренекле тюрколог икәнлеген танытты. Алар белән тыгыз аралашып яши. Фән кандидаты дәрәҗәсе белән эшләүче Р. Идрисов, М. Шәрипов, Л. Сәгыйдуллина, И. Фазлетдинов, З. Кәримова, Э. Зарипова, Г. Галимуллина — һәрберсе вуз таләп иткән югарылыкка тап төшерми эшли. Талант, сәләт, кешелеклелек сыйфатлары бизи аларның эчке дөньясын. Һәрберсенең докторлык диссертациясе язарлык көче бар. Бирсен Ходай!
Мөдиребез А. Г. Шәйхулов кафедра тарихы турында китап чыгаруны планлаштырды. Һәрберебез үз фикерен язып бирергә тиеш. Кафедра турында күп яздым инде. Вакытында алар “Кызыл таң”да басылып торды. “Педагогик язмалар”ым да дөнья күрде. Ә менә “сүз сәнгате” түгәрәгендә алган белемнәрне Коръән теле серләре белән чагыштырып каравыбыз хакында язарга саранлык күрсәттем шикелле. “Коръән Кәрим”нең иң яңасы Зәйнәп Биишева исемендәнге Башкортстан “Китап” нәшриятында басылып чыкты. Анда китапны кулга алучыга шундый мөрәҗәгать бар: “Хәерле булсын бу мәл, асыл зат. Шулай дип эндәшәбез сиңа, китапны кулга тотып, аның тәүге битен ачучы. Бу бөек һәм чиксез китапны укырга, аны өйрәнергә теләгән һәр кеше, һичшиксез, асыл затлар рәтенә керер. Чөнки Коръәнне аңларга, аңа нечкә тойгыларыңны салырга омтылу тик ак, пакь күңелле, саф уйлы кешегә генә хас. Ә болар — кешелекнең асыл сыйфатлары”.
Коръән — мөселманнарның иң кадерле, иң изге китабы. Үзенчәлекле фәнни-фәлсәфи һәм хокукый әһәмияткә ия булган бу комарткы — бөтен дөнья мәдәниятенә һәм мәгърифәтенә бик зур йогынты ясаган, тиңдәше булмаган әсәр. Ә инде аның Көнчыгыш халык-ларының гомум үсешенә, тормыш кануннарына кертелгән өлешен бәяләп бетерү мөмкин түгел.
Бу мөрәҗәгатьтә фәлсәфә, фән, хокук, мәгърифәт, әсәр дигән сүзләр бар. Аларның мәгънәсе тәрбиянең төрле бизәкләре белән гөлләнә. “Әсәр” дигәне әдәбият, сәнгать дөньясына әйди. Ул мохиттә сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы заңы. Коръән Кәримдә дә, әдәби әсәрдә дә — кешелеклелек хозурлыгы. Кешелеклелекне гөлләндерү — Аллаһ гыйззәтлелеге. Кешелеклелекне чәчәк аттыру — Адәм баласы тәгълимлелеге. Аның шулай икәнлеген Коръәндә дә, әдәби әсәрләрдә дә кулланылган сурәтләү-тасвирлау чарала-рының стилистик уртаклыклары да аңлатып тора. “Җилгә җибәрүчеләр” сүрәсендә болай диелә: “Таратып ташларга боерылганны таратып йөргән болытлар, Аллаһ тәкъдирен бәндәләргә өләшеп йөргән фәрештәләр белән ант итеп әйтәм...” Биредә җил, кеше сыйфатына кереп, Аллаһ тәкъдирен бәндәләргә өләшеп йөри.
Җил образы аша гына да без Коръән телендәге серлелекләрнең Адәм балалары телендәге, әдәби әсәрләр телендәге серлелекләр белән иманлы аваздаш булуын аңладык. Андый образлар (сүз-сурәтләр) Коръән телендә дә, халык телендә дә гаҗәеп күп. Коръән теле безне аз сүз белән күп күп мәгънә белдерергә өйрәтә. Менә ни өчен безнең студентлар Коръән теле серләрен “Сүз сәнгате” түгәрәгендә өйрәнүне “Яшәү кояшы” дип атады. Бу кояшны тагын да яктырак итү җәһәтеннән без университет күләмендә “Коръән теле серләре” дигән темага фикер алышу мәҗлесе оештырдык. Анда дин әһелләре дә күп катнашты.
Очрашу күңелле үтте, бәхәс җанлы барды. Мин куйган сорауларга студентларым төпле, канәгатьләнерлек җавап бирде. Төрле уйландыргыч, тирән, мәгънәле фикерләрне уртага салып сөйләштек. Кунаклар килгәннә-ренә үкенмәде. Бездән фәһем, акыл, җитди хис-тойгы алулары турында рәхмәт әйтеп киттеләр.
Үзебезнең кафедраны мин “Белем оҗмахы” дип атыйм. Университет та, безнең кафедра да — үзе бер белем оҗмахы. Һәр укытучы — аның чәчәге. Бездәге хуш ис халыкка тарала.
Әйткәнемчә, кафедрада мин 1960 елдан бирле эшлим. Аның тарихы өчен язганнарым бик күп. Арттырып әйтсәм — диңгез. Бу мәкалә шул диңгездән алган бер су бөртегедәй генә. Җәмә-гатьчелеккә бүген менә шушы язманы тәкъдим иттем. Тарих язуны хәзер яшь чәчәкләребез дә дәвам итәр. Һәркемнең фикере кафедра елъязмасына гәүһәр бөртеге булып түгелсен. Амин!

Суфиян ПОВАРИСОВ,
БДУ профессоры, Башкортстанның халык язучысы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»