Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Сәүдә язмышы... “Меркурий” кулына күчә

Сәүдә язмышы... “Меркурий” кулына күчә Илдә гомум электрон ветеринар система гамәлгә керде. Яңалык мутлашуга чик куярмы?

Аграр җитештерүдәге бу яңалыкны сәүдә базары “уенчылары”ның берсе дә диярлек әлегә ныклап тоймады кебек. Әмма сатып алучыларны яңа үзгәрешләр хәйран калдырыр, мөгаен. Сүз электрон ветеринар сертификатлар турында бара. Яңа система “Меркурий” дигән исем астында эшләячәк.

Нәрсә соң ул “Меркурий” сертификаты һәм аның файдасын кемнәр күрәчәк? Аңлаешлырак итеп әйткәндә, бүген статусы ягыннан нинди сәүдә челтәрләрен яки базарларын алсак та, ветеринар күзәтү үз эшен тиешле дәрәҗәдә оештыра алмый иде. Продукциянең кайдан һәм кайчан алынуы, сыйфаты турында, аны сатучылар да, сатып алучылар да төгәл генә мәгълүматка ия була алмады. Чимал белән сәүдә итүче компанияләр теге яки бу белешмәне дәүләт ветеринария хезмәтләре аша алуга елына миллионнарча сум акча сарыф итте. Шул рәвешле, яңа системага күчү беренче чиратта ветеринар белешмә документларын әзерләү тәртибен катгыйландыру максатында

16.07.2018 (№ 82 (25236)): Авыл хуҗалыгы

Авыл нигә картая?

Авыл нигә картая? Республикада аграр предприятие җитәкчеләренең 8,4 проценты пенсия яшендә...

Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагы соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Техник модернизацияләү дәвам итә, җитештерүдә максатлы программалар яхшы нәтиҗәләр бирә. Шул ук вакытта, дөнья һәм ил күләмендәге яңа икътисади мөнәсәбәтләр бүген аграрийларга базар шартларында эшләргә өйрәнү таләбен генә түгел, яңача һәм амбициоз караш та кирәклеген күрсәтте. Тармакны техник һәм технологик модернизацияләү дәвам иткән бер вакытта, авыл хуҗалыгы яңа компетенцияләргә ия булган яшь белгечләргә зур мохтаҗлык кичерүен күрсәтә. Әлегә республикада Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләренә җавап бирүче һөнәр ияләрен әзерләүдә аграр юнәлештәге югары һәм һөнәри урта белем бирү учреждениеләре яраклашып китә алмый.

12.07.2018 (№ 80 (25234)): Авыл хуҗалыгы

Фермерны кем якларга тиеш?

Фермерны кем якларга тиеш? Базар мөнәсәбәтләре шартларында алар ни сәбәпле үзләрен үгисетелгән итеп тоярга мәҗбүр?

“Фермерларның киләчәге бармы, алар ил халкын азык-төлек белән тәэмин итәргә сәләтлеме?” — дигән сораулар бүген актуаль түгел. Яңа иҗтимагый-сәяси шартларда һәм икътисадта базар мөнәсәбәтләренә өстенлек бирү аграр предприятиеләр янәшәсендә фермерларга да, крестьян хуҗалыкларына да җитештерүдә киң мөмкинлекләр ачты. Әлегә кадәр океан артыннан азык-төлек белән “ярдәм итеп”, баеп яткан чит ил фермерларына да караш үзгәрде. Хәзер үзебезнекеләр дә ким эшләми. Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы 10 елда Русия фермерлары ашлык җитештерүне – 2, яшелчәне – 2,3, терлекчелек продукциясе җитештерүне 2,6 тапкыр арттырды. Шушы вакыт эчендә алар карамагындагы чәчүлек мәйданнары 12 миллионнан 22 миллион гектарга кадәр артты.

06.07.2018 (№ 78 (25232)): Авыл хуҗалыгы

Бер үк тырмага кабат басмасак иде...

Бер үк тырмага  кабат басмасак иде... Бәяләр тигезсезлеге өметле хуҗалыкларны аяктан екмасмы?

Кайчандыр “Большевик” колхозы Кушнаренко районында икътисади яктан иң көчлеләрдән исәпләнә иде. Идарәнең район үзәге Кушнаренкода урнашуы да күп очракта хуҗалык мәсьәләләрен ашыгыч хәл итүдә мөһим роль уйнады. Башкалар кебек үк, ашлык үстерделәр, ит-сөт җитештереп саттылар. Хәтердә, чирек гасыр чамасы элек биредә эшче көчләргә мохтаҗлык та, җитештергәнне сату проблемасы да юк иде. Хәзер колхозның исемен дә онытып баралар. Анысы да күбрәк өлкәннәр телендә генә. Әлбәттә, “безнең чорда, без эшләгән елларда...” — дип башланган сөйләшүне, гадәттә, бүгенге “заманча” җитәкчеләрнең кайберләре бик үк кабул итеп тә бетерми. Ул чакта дәүләт ярдәм итә иде, шуңа күмәк хуҗалыклар яшәде, дип җавап бирүчеләр дә бар. Бәлки, бу фикердә дөреслек тә булыр. Хәзер дәүләт ашлыкны күбрәк җитештерүне дәртләндерергә ашыкмый кебек. Субсидиянең дә “бармактан тамганы” гына эләгә. Сөткә бәяләр кимеде, техника ягулыгына арта.
28.06.2018 (№
74 (25228)): Авыл хуҗалыгы

“Запас” җәйләвендә сөт арта

“Запас” җәйләвендә  сөт арта Сыйфатлы һәм мул тупланган мал азыгы кырмыскалылыларга сөт җитештерүне тагы да арттырырга булышлык итәчәк.

Кырмыскалы районы хуҗалыклары быел һәр баш малга кимендә 35әр центнер азык хәзерләү бурычын куйды. Аграр предприятиеләрдә кышлату чорын уңышлы үткәрү өчен 10,5 мең тонна печән, 29 мең тонна сенаж һәм 21 мең тонна силос тупларга кирәк. Җәйнең тәүге атналарындагы һава торышы көйсезлеге нәтиҗәсендә, хуҗалыкларда мал азыгы туплау кампаниясенең берникадәр соңга калуы үзен сиздерә, әлбәттә. Шул ук вакытта, күңелне тынычландырганы да бар: туфракта дым җитәрлек һәм алдагы җылы көннәрдә яшел массаның күзгә күренеп артачагына ышаныч зур. “Артемида”, “Крона” һәм “Бүләк” хуҗалыклары сенаж салуны уңышлы дәвам итә. КырмыскалыАгро” предприятиесендә печәнгә төштеләр.

28.06.2018 (№ 74 (25228)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»