Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Техника ремонтлау - игътибар үзәгендә

12.04: Техника ремонтлау - игътибар үзәгендә

Техника ремонтлау - игътибар үзәгендә“Илиш-Кировец” җәмгыяте авыл эшчәннәренә зур ярдәм күрсәтә.

Авыл хуҗалыгында иң әһә­мият­ле чор – язгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Чәчү, мал азыгы әзерләү, урып-җыю кампания­лә-рендә техника басуларда эшне оештыруда – мөһим факторлар­ның берсе. Шуңа да иген­че­ләр алдында язгы кыр эшләренә авыл хуҗа­лы­гы машиналарын сыйфатлы итеп әзерләү бурычы тора тора. Әлеге максатка ирешүдә “Илиш-Кировец” җәм­гыя­те – аграрийларның якын ярдәмчесе. Аның эшчәнлеге техни­ка­ның хезмәт итү вакытын озайтуга, аны сафка бастыруга юнәлтелгән.


Җәмгыять директоры Финат Харисов билгеләвенчә, предприя­тиедә турыдан-туры дилерлардан, заводлардан киң ассортиментта запас частьләр кайтару мөмкинлеге бар.
Коллектив 15 кешене берләш­тереп, хезмәткәрләрнең барысы да – тәҗрибәле һәм һөнәри нечкә­лекләрне яхшы белә. Коллективта ике дистә ел дәвамында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өстендә эшләүче слесарь-моторчылар Азат Гыйбадуллин, Рәфис Хәләпов, Рәсим Әмануллин үз эшләрен осталык белән башкара, токарьлар Илвер Хафизов, Рәмил Хәертдинов, эретеп ябыштыручы Илмир Гыйндуллин, шомартучы Илгиз Шакиров төрле заказларны вакытында һәм төгәл үти. 39 ел гомерен слесарь-электрчы һөнәренә багышлаган Фәвәдис Мифтахов, лаеклы ялда булуына карамастан, бүгенге көндә дә сафта, яшьләргә үрнәк алырдай остаз булып тора. Ул техниканың җаен белә, тиз төзәтә, эретеп-ябыштыру эшен җиренә җиткереп башкара. Яшь белгеч аппаратчы Вадим Хөснетдинов та сынатмый, тырышлыгы белән аерылып тора. Цех начальнигы, директор урынбасары Руслан Хәләпов оештыру эшләренә җаваплы караш булдырган. Гомумән, ремонтчылар кыр эшлә­рендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасына яңа сулыш өреп, агросәнәгать тармагы хезмәткәр-ләренә зур ярдәм кулы суза.
Оешма эш төрләрен арттыру, хуҗа­лыкларга, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен җиң сызганып тырыша. Шул рәвешле, агымдагы елның мартыннан мал азыгы техникасын ремонтлауга лицензия алып, хәзер җәмгыять бу юнәлештә дә нәтиҗәле хезмәт башкарырга омтыла, оператив эшләүне гарантияли.
Хезмәтне дөрес оештырып, эшчеләр­гә уңайлы шартлар тудырганда гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Бу җәһәттән механизаторларга шартлар булдырыл­ган – һәр җирдә чисталык, тәртип хакимлек итә. Хезмәткә түләү вакытында башкарыла. Ремонт эшләренең сыйфатын арттыру, технологияләрне яңарту һәм камилләштерү, хезмәт җитештерү­чәнлеген үстерү максаты белән янып яши алар.

Илфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Илеш районы.





Басып чыгарырга



Селекция тармагы  яңа сулыш алсын!
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Селекция тармагы яңа сулыш алсын!
Ә Фрунзеда —  сөт елгалары!
16-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Ә Фрунзеда — сөт елгалары!
Тавык башыннан - ике сум
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Тавык башыннан - ике сум
“Кәҗәне дә, җирне дә  яратабыз!”
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”
Һәр малга –  50 центнер азык!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Һәр малга – 50 центнер азык!
Авыл нигә картая?
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Авыл нигә картая?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»