Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Әлшәйдә сабантуй гөрләде

05.06: Әлшәйдә сабантуй гөрләде

Әлшәйдә  сабантуй гөрләдеУл хезмәт кешесен хөрмәтләү, халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде.

Сәпәш авылы янындагы мәйданда үткән Әлшәй районы сабантуе быел да югары дәрәҗәдә оештырылуы белән аерылып торды. Көн салкын торуга карамастан, программада билгеләнгән барлык чаралар да гамәлгә ашырылып, хезмәт һәм спорт бәйрәме кабатланмас бизәкләре белән истә калды.


Шунысы үзенчәлекле: төбәктәге мәдәни традицияләр, хезмәт кешесенә олы ихтирам, халыклар дуслыгы бәйрәмне башлаган театрлаштырылган тамашада тулысы белән чагылыш тапты. Быелгы сабантуйны ачу хокукы исә төбәкнең абруйлы шәхесләре – Башкортстанның атказанган төзүчесе Салават ага Фәйзуллинга, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Фәрит ага Хәбрахмановка һәм районның шәрәфле шәхесе Николай Демешевка бирелде.
Әлшәйдә  сабантуй гөрләдеТөбәктә милли бәйрәмнәрнең үзәгендә матди байлыклар тудыручы хезмәт кешесе тора. Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин чыгышында моны янә бер кат раслады. Ул якташларын язгы кыр эшләренең һәм мал кышлату чорының уңышлы тәмамлануы белән ихлас котлады, уртак эшкә механизаторлар һәм терлекчеләр белән бергә районның барлык өлкә хезмәткәрләренең дә лаеклы өлеш кертүен билгеләде. Гомумән, хезмәт кешесен данлау сабантуй чараларында төп урынны алып торды. Атап әйткәндә, мал кышлату тәмамлану һәм кыр эшләре йомгаклары буенча алдынгы хуҗалыклар ачыкланды, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар арасында “Заря” һәм “Агрокоопинвест” хуҗалыклары да бар иде. Моңа өстәп, алдынгы механизаторлар һәм терлекчеләрнең зур төркеме аграр тармакның Русия һәм республика дәрәҗәсендәге, шулай ук Әлшәй районы хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Бу урында районның басучылык тармагындагы уңышларын да билгеләп үтик. Мәсәлән, төбәктә сабанашлык культуралар 56,4 мең гектарда чәчелде, шуларның 27 процентын югары табышлы культуралар алып тора. Быел чәчүгә 241 тонна элита орлык, 40 миллион сумлык минераль ашлама сатып алынган. Дәүләт ярдәме дә тоемлы: районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә ел башыннан 26 миллион сумлык субсидия бүленде, хуҗалыкларның машина-трактор паркы 22 берәмлек заманча техника белән тулыланды. Болар барысы да Әлшәй төбәгендә аграр тармакны үстерүгә зур мөмкинлекләр ача.
Шуңа да Әлшәй сабантуеның югары рухи күтәренкелектә баруына гаҗәпләнәсе түгел. Шунысы үзенчәлекле, милли бәйрәмнең барлык атрибутлары да сакланды. Атап әйткәндә, тәүдә сабантуйда катнашучылар парады үтте. Анда яңалыклар да бихисап иде, мәсәлән, автопарадның башында Чуракай авылының Фаил Солтанов крестьян-фермер хуҗалыгы тарафыннан әзерләнгән Бөек Ватан сугышы чорындагы “Виллис” маркалы автомобиль барды. Хуҗалыклар һәм район предприятиеләре тарафыннан әзерләнгән милли ихаталар кунаклар игътибарын күркәмлелеге белән җәлеп итте. Сабантуйда катнашучы оешма-хуҗалыклар арасында конкурс игълан ителгән иде. Җиңүчеләр бәйрәмдә үк билгеле булды. Беренче урынны Аксен аграр колледжы яулады, икенче-өченче урыннар “Башкорт ашлык компаниясе” белән “Заря” җәмгыятендә.
Ат чабышлары берничә төрдә үткәрелде, анда район фермерлары атлары бәйге тотты. Бу җәһәттән, Наил Галиәкбәров чаптарлары зур уңыш казанды. Алар ярышларның өч төренә дә куелып, ат чабышында беренче-икенче урыннарны яулады (җайдаклары Фларит Ильясов һәм Наил Галиәкбәров).
Районның хезмәт һәм спорт бәйрәме кысаларында балалар сабантуе да оештырылды. Биредәге ярышлар һәм уеннар югары дәрәҗәдә үтте.
Сабантуйның мәдәни программасы гаять бай иде, үзешчән сәнгать осталары чыгышларын исә быел Сибай филармониясе артистлары концерты баетты. Октябрьский шәһәре авиаклубы парашютчылары чыгышлары да бәйрәмнең матур бизәге булды.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.





Басып чыгарырга



Селекция тармагы  яңа сулыш алсын!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Селекция тармагы яңа сулыш алсын!
Ә Фрунзеда —  сөт елгалары!
16-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Ә Фрунзеда — сөт елгалары!
Тавык башыннан - ике сум
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Тавык башыннан - ике сум
“Кәҗәне дә, җирне дә  яратабыз!”
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”
Һәр малга –  50 центнер азык!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Һәр малга – 50 центнер азык!
Авыл нигә картая?
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Авыл нигә картая?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»