Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Без бирегә китәр өчен килмәдек”

07.06: “Без бирегә китәр өчен килмәдек”

“Без бирегә китәр  өчен килмәдек”Ырынбур малтабары аграр бизнес белән шөгыльләнү өчен ни сәбәпле Зианчура районын сайлаган?

Республикада аграр тармакны үстерүдә инвесторларны җәлеп итәрдәй шартлар тудырылырга тиеш. — Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов аграрийлар алдына шундый бурыч куйган иде. Мәгълүмати рейтинг нәтиҗәләренә караганда, республикада инвестицион климат начар түгел. Авыл хуҗалыгындагы тотрыклы дәүләт сәясәте, аерым тармакларның тәгаен программалар кысаларында үстерелүе һәм инвесторлар өчен эшлекле уңай мохит тудыру яхшы нәтиҗәләр бирә. Гомумән, аграр тармакта ике дистәдән артык инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Әлеге исемлек федераль ведомство тарафыннан хупланган һәм күпмедер күләмдә шул дәрәҗәдәге финанс белән ныгытылган яңа программалар белән тулылана бара.

Ырынбур малтабары Алексей Комаровскийның Зианчура районында сөт терлекчелеге буенча агробизнес оештыруы мәсәлән, соңгы вакытта республика аграр тормышында зур вакыйга булып тора.


Күрше өлкәдән килгәне инвестор Алексей Комаровский белән Авыл хуҗалыгы министрлыгы республиканың Урал алды дала зонасына оештырган журналистлар сәфәрендә таныштык. Зианчура төбәгендә мондый куәтле терлекчелек комплексы башкача юк та шикелле. Ул ерактан ук заманча төзе­леше һәм инфраструктурасы белән күзгә ташлана. Савым сыерлары асралган бинадан читтәрәк вертолет мәйдан­чыгын күргәч, күңелдә берни­кадәр икеләнү туган иде. Вертолетта очып йөреп кенә җирдә эшнең ничек оештырылуын аңлап-тоеп булыр микән, дигән уйлар да булды. Бәхеткә, Алексей Комаровскийның Башкортстанда сөт терлекчелеге бизнесын үстерүгә ярты ел дәва­мында 450 миллион сум акчасын тотынуын ишеткәч, шомлы уйлар таралды. Бу кадәр сумманы Башкортстанга бүлгәч, зур бизнесын ташлап китмәс, әлбәттә.
Терлекчелек комплексы әле­гә тулы куәткә эшләми. Тиздән биналар 1280 баш савым сыеры белән тулыландырылачак. Янә­шәдә генә ерак булмаган люцерна басуына сузылачак сугару корылмасы монтажлана. Әле кайчан гына биредә “Үзәк” МТСның тө­зелеп бетмәгән фермасы... тара­лып бара иде. Ырынбурдагы “А7-Агро” компаниясе узган ел ахырында әлеге биналарны 63 миллион сумга сатып алган.
— Безнең компания төбәктә терлекчелек тармагы белән генә түгел, ә җитештерү, сәүдә белән дә уңышлы шөгыль­лә-нүче предприятие, — ди Алексей Комаровский. — Сөт эшкәр­тү заводыбыз бар, үзебезнең бренд белән продукция җитеш­терәбез. Компания канаты ас­тында кибет челтәрләре эшли. Шуны да билгеләргә телим: без сөт терлекчелеген инвести­цияләү белән генә чиклән­мибез. Гомум мәйданы 100 мең гектардан арткан авыл хуҗалыгы тә­гаен­ләнешендәге җирләре­безне дә нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз. Үсемлек­че­лек белән ныклы шөгыльлә­нүебезне дә билгеләп үтәргә телим. Бизнес өчен Башкортстанны сайлавыбыз һич тә очраклы түгел. Аграр тармакны үстерү сәясәтенең республика Башлыгы игътибары үзәгендә булуы куанычлы. Уртак телне тиз таптык һәм республика җитәкчелеге эшләр өчен барлык шартларны тудырды. Тармак министрлыгы белән даими элемтә­дәбез. Дәүләт тарафыннан каралган барлык субсидия­ләрне дә вакытында алырга булышлык итәләр. Бер сүз белән әйткәндә, Башкортстанда аграр бизнесны алып бару һәм үстерү өчен безгә бик тә уңайлы. Без Башкортстанга башлаган эшебезне ташлар өчен килмәдек...
“А7-Агро” предприятиесе генеральный директоры терлекчелек тармагын фәнни нигездә оештыруга зур әһәмият бирә. Мал­ларның туклану режимын көйләүгә Чехия белгечләре җәлеп ите­лүе дә шуны дәлилли. Яшь тана бозаулар сайлап алуны алар үз җаваплылыгына алган. Алексей Комаровский әйтүенчә, Башкортстандагы әлеге комплекста сөт чехлар технологиясе буенча җитеш­тереләчәк.
Янәшәдәге сугару корылмаларын җыюда чит ил белгеч­ләре кат­нашуына тәүдә игътибар итмәгән идем. Сугару комплексы плантациядә үскән люцернаны елына өч тапкыр чабып алырлык дәрәҗәдә хезмәт­ләндерергә тиеш. Белгечләр, әлеге яшел массаны күбрәк әзерләп, сөтнең үзкыйм­мәтен байтакка киметергә исәп тота. Әйткәндәй, инвестор карамагындагы фермаларның барысын да мал азыгы белән тәэмин итү үзәге дә Кужабак авылындагы әлеге комплекста урын алачак. Терлек азыгының бер өлеше урындагы фермерларга, крестьян ихаталарына тәкъдим ителәчәк. Беренче сыйфатлы яшел азыкны 2019 елның җәендә җыеп алырга уйлыйлар. Алексей Комаровский, шулай ук, 2020 елга кадәр ком­паниянең Башкортстанда ясалма сугару мәйдан­нарын мең гектарга кадәр җит­ке­рергә планлаштыруын да әйтте.

Белешмә. Исәпләүләр буенча, бер гектар мәй­данны сугаруга әзерләү 300 мең сумга төшә. Ясалма яңгыр белән тәэмин итүче пластмасса торбаларны гарантияле файдалану вакыты 50 ел тәшкил итә.


— “А7-Агро” компаниясенә ышанычыбыз зур, — ди Зианчура районы хакимияте башлыгы Әлфәрис Байчурин. — Әлегә бездәге җирләре 7,5 мең гектардан артмый. Ырынбур­ның чиктәш районы белән сөйләшүләр башладык. Иркен­ләп эшләү өчен инвестор хез­мәттәшләребезгә 19 мең гектар таләп ителә. Биредә ферма куәте, мал саны, продукция эшкәртү — һәммәсе дә исәпкә алынган. Әлеге комплексның 3-4 елдан токымчылык статусы ала­­чагына да ышаныч зур. Ул чагында тоташ районда токымлы терлек үрчетү мөмкин­леге туачак. Монысы — өстәмә табыш, яңа эш урыннары дигән сүз. Тулы куәткә эшли башлагач, биредә коллектив 120 кешедән артачак. Икътисади яктан караганда, шуны ассызыкларга телим: “А7-Агро” предприятиесе гомумән безнең районда авыл хуҗалыгын үсте-рүдә локомотив ролен уйнаячак. Район билә­мәләрендә таулы-урманлы мәй­даннар өстенлек алу да терлекчелекне үстерүгә этәр­геч бирә.
Кужабак авылындагы элекке ферма кыска вакыт эчендә танымаслык булып үзгәргән. Күптән түгел бирегә беренче партия — 170 баш токымлы тана кайтарыл­ган. Аларның һәркайсы көненә 25 литр сөт бирә, ягъни елына уртача 9ар мең килограмм дигән сүз. Дөрес, үзкыйммәте югары, литры 19 сумга кадәр җитә. Максат — әлеге күрсәткечне 14 сумга кадәр киметү.
Журналистлар белән очрашуда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗа­лыгы министры Илшат Фазрахманов, әлеге проблемаларга карата үз фикерен белдереп, болай диде:
— Илебезгә читтән кертелгән киптерелгән сөт тоташ аграр җитештерүгә аяк чалды, төп табышын сөттән алган оешмалар авыр хәлдә калды. Эшкәр­түчеләр, арзан импорт чималын өстен күреп, урындагы сөттән баш тартты. Кайбер чыганакларга караганда, читтән кертел­гән “Коры” сөт запасының алдагы 4-5 айдан бетәчәге көтелә. Шуннан соң гына аграр җитеш­терүчеләр элеккечә эшли һәм сөтне яхшы бәягә сата алачак. Икенчедән, Башкортстанда сыр җитештерүчеләр артуы күзәте­лә. Ә ул сыйфатлы, ягъни, порошоктан ерак торган сөтне генә таләп итә. Соңгы вакытта без, сөт җитештерүчеләр чи­мал­ның бер өлешен үзендә эшкәртә башларга тиеш, дигән фикердә. Ягъни, аграр пред­прия­тиеләр үзләре җитештер­гәннең кимендә өчтән бер өле­шен үз көче белән эшкәртергә һәм сатуны оештырырга тиеш. Сөт заводларына да шундый таләп куела һәм аның үзкыйм­мәте 14 сумнан артмаска тиеш.
Кызганычка каршы, сәүдә базарларына бүген киптерел­гән сөт порошогыннан эшлән­гән продукция генә түгел, бөтенләй сыйфатсыз һәм еш кына сәламәтлек өчен зарарлылары да үтеп керә башлады. Аларны җитештерү­челәргә дә, сатучыларга да контрольлек итүче тикшерүче орган вәкиллә­рен беркетеп бетереп булмый. Ялган продуктлар сатучылар әлегә кадәр курыкмыйча эш итә. Аларның законсыз эшчәнлеге илнең сөтчелек тармагына зур икътисади зыян китерә. Федераль министрлыкта хәтта соңгы өч елда сөт терлекчелегенә дәүләт­тән бүленгән 83 миллиард сум акчаны ялган продук­циянең юкка чыгару куркынычы турында да сүзләр ише­телә. Аграр ведомство мәгълүмат­ларыннан күренүенчә, бары тик узган елда гына илгә сырга охшаш 150 мең тонна про­дукция кертелгән. Ә бит аның намуслы көндәшлек шартларын юк итүе дә ихтимал. Күптән түгел, “Россельхознадзор” җитәкчелеге чит илдән кертелгән фальсификат сырларга контрольлек итә алмау аркасында, Русия җитеш­те­рүчеләренең 70 миллиард сум керем алып җиткермәве турында хәбәр итте.
Ырынбурдан зур максатлар бе­лән Башкортстанда сөт тер­лек­челегенә күләмле инвестиция салучы бизнесменны да борчый әлеге проблема. Башка эре җитештерүчеләр кебек үк, ул да тиздән “Меркурий” электрон ветеринария сертификаты системасы эшли башлавын көтә. Әлеге электрон сертификат ялган продукция җитештерү мөмкинлеге бирмәячәк. Шушы елның 1 июлен­нән җитеште­рү­челәр өчен мәҗ­бүри булган яңа система про­дукциянең, чималдан башлап, эшкәртү, сәүдәгә чыгару һәм сатудагы бөтен чылбырга контрольлек итәчәк. Продукцияне яшерен юл белән башкасына алыштыру мөмкин­леге калмый. Продукция­дәге махсус кодлар ярдәменә сатып алучы аның кайда һәм ничек җитештерелгәнлеге турында тулы мәгълүматка ия булачак. Димәк, сәүдә нокталарында бары тик үзебезнең сыйфатлы ризыклар өстенлек алачак дигән сүз.

Олег Төхвәтуллин.
Зианчура районы.





Басып чыгарырга



Селекция тармагы  яңа сулыш алсын!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Селекция тармагы яңа сулыш алсын!
Ә Фрунзеда —  сөт елгалары!
16-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Ә Фрунзеда — сөт елгалары!
Тавык башыннан - ике сум
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Тавык башыннан - ике сум
“Кәҗәне дә, җирне дә  яратабыз!”
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”
Һәр малга –  50 центнер азык!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Һәр малга – 50 центнер азык!
Авыл нигә картая?
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Авыл нигә картая?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»