Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Терлекчеләр мәйдан тотты

28.06: Терлекчеләр мәйдан тотты

Терлекчеләр  мәйдан тоттыБлаговар районында тармак осталарының республика конкурслары үтте.

Республика бәйгесенең әлеге төбәктә уздырылуы­ның сәбәбе шунда: үткән елда Мәләвез районында оештырылган ярышларда Благовар районы “Башкирагроинвест” җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Зөлфия Галимова беренчелекне яулаган иде. Мәртәбәле бәйгедә җиңүче казанышына хөрмәт йөзеннән быелгы һөнәри бәйге урыны итеп ул эшләгән Сынны сөтчелек фермасы сайланды.
Әйтергә кирәк, республика конкурсын, чын мәгъ­нәсендә хезмәт бәй­рәме дәрәҗәсенә күтәрү максатында благоварлылар зур көч салган. Сынны фермасы җәйләвендә бәйгедә катнашучыларга һөнәри осталыгын күрсәтү өчен бөтен шартлар да, ял итүдә уңайлы бәйрәмчә мохит тә тудырылган иде. Республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары, жюри рәисе Ревнер Байтуллин бу уңайдан район җитәкче­леге белән ­ бел­гечләрдән баш зоотехник Радик Әхмәдуллин белән баш ветеринария табибы Радик Мохтаруллин­ның оештыру өлкәсендәге тырышлыгын билгеләп үтте.
Терлекчеләр  мәйдан тоттыҺөнәри бәйгеләрдә рес­публиканың 52 районыннан 123 кеше катнашты. Алар арасында күпче­лекне машина белән сыер савучылар тәшкил итүе табигый. Әйткәндәй, республиканың терлекчелек тармагында төп урынны сөт җитештерү алып торуын яхшы беләбез. Бу юнә­лештә Башкортстанның Русия күләмендәге казанышлары да билгеле – төбәк илдә сөт җитештерү буенча алдынгы урыннарны били. Ни аяныч, быелгы җәйләү чорында сөтчелек продук­циясенә хакларның кискен төшүе күзәтелә. Хәлне тотрыклыландыру максатында сөт җитештерүчеләргә дәү­ләт субсидияләре куллану кертелсә дә, тармакның икътисади торышы шәптән түгел. Сөт базарындагы хәлләр терлекчеләрнең, шул исәптән савучыларның да хезмәт хакында тискәре чагылыш таба. Шуңа карамастан, тармак хезмәт­кәрләре киләчәккә якты өмет баглап эшли. Моны һөнәри бәйге­нең күтәренке рухта үтүе дә күрсәтте.
— Бәйгедә катнашучыларга карата куелган таләп­ләр шактый катлаулы, — ди конкурсның баш судьясы Илгиз Байбулатов. — Алар хезмәткәрнең һөнәре буенча теоретик, шулай ук гамәли әзерлеген дә күздә тота, чөнки тармакта заманча технологияләр ныклап урын алды. Хәер, бу җәһәт­тән борчылырга урын юк, чөнки бүгенге бәйгедә катнашучылар район дәрәҗә­сендә үткән һөнәри ярышларда сынау тоткан бит. Хәзер аларга осталыгын янә күрсәтеп, яңа биеклекләр яулыйсы гына кала.
Нәкъ шулай килеп чыкты да. Һөнәри бәйгеләр зур оешканлык белән барды. Ниһаять, нәтиҗәләр дә билгеле булды, аларны игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләк­ләү тантаналы шартларда үтте. Бу җәһәттән, Благовар районы үзешчән сәнгать осталарының бай концерт программасы әзерләвен билгелисе килә. Районның кулланучылар җәмгыяте хез­мәткәрләре дә чараның күркәм үтүенә зур өлеш кертте.
Машина белән сыер саву операторлары арасында чемпион исеменә Шаран районының “Шаранагрогаз” җәмгыяте савучысы Наталья Нуриманова лаек дип табылды. Әлеге номи­нациядә икенче урын Балтач райо­нының “Луч” җәм­гыятеннән Гөлфая Хәс­биевага, өченче урын исә хуҗаларга – Благовар районы вәкиле Рәзилә Хисаметдиновага бирелде.
Терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында һөнәри бәйгедә җиңүче сыйфатында Дәүлә­кән районының “Регион-Агро” җәмгыятеннән Сәүбән Шәй­хет­динов танылды. Икенче һәм өченче урыннар Чакмагыш райо­нының “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативыннан Гөлшат Солтановага һәм Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” хуҗа­лыгыннан Венера Кощеевага бирелде.
Соңгы чорда республикада терлекләрне ясалма орлыкландыру шәхси хуҗа­лыкларда да кулланыла башлады. Бу өлкәдә дә һөнәри яктан осталар барлыкка килү гаҗәп түгел, алар аерым төркем рә­вешендә бәйге тотты. Бу номинациядә җиңүче булып Тәтешле районы ветеринария станциясе табибы Ринат Борһанов танылды. Икенче урынга — Мәләвез районыннан Софья Подшивалова, өченчегә Хәй­­бул­ладан Флүр Кәли­муллин чыкты.
Республика конкурсы кысаларында зоотехник-селекционерлар бәйгесе беренче тапкыр үткәрелде, дигән идек. Гомумән, технология­ләр камилләшүе нәти­җәсендә, хуҗалык­ларда мондый төр һөнәр ияләре һәм белгечләргә ихтыяҗ арту күзәтелә. Һөнәри бәйге исә, бу өлкәдә дә республикада әзерлекле белгечләр барлыгын күр­сәт­те. Зоотехник-селекционерлар конкурсында Стәр­летамак районы­ның Калинин исемендәге хуҗалы­гыннан Сергей Маганев җиңде. Икенче-өченче урыннарны Мәләвездән Мансур Бикбулатов белән Учалы районыннан Илнур Зиангулов яулады.
Конкурс шартларына ярашлы, номинацияләр буенча җиңүчеләргә һәм алдынгы урыннарны яулаучыларга медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Гомумән, республика авыл хуҗалыгы тар­магының дәрәҗәле һө­нәри бәйгесендә катнашучыларга бүләкләр мулдан булды. Бу җәһәттән иганәчеләр сыйфатында республикадан, шулай ук күрше төбәкләрдән Баш­кортстанның терлекчелек комплексында үзләрен ышанычлы партнер сыйфатында таныткан күп­санлы оешмалар һәм фирмалар чыгыш ясады. Аерым төбәкләр үзләре дә махсус призлар булдырган. Благовар районының Өй­дрәкбаш ветеринария участогы мал табибы Мидхәт Базикәев, мәсәлән, югары хезмәт нәтиҗәләре өчен районның ветеринария станциясе бүләген алды.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.





Басып чыгарырга



Селекция тармагы  яңа сулыш алсын!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Селекция тармагы яңа сулыш алсын!
Ә Фрунзеда —  сөт елгалары!
16-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Ә Фрунзеда — сөт елгалары!
Тавык башыннан - ике сум
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Тавык башыннан - ике сум
“Кәҗәне дә, җирне дә  яратабыз!”
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”
Һәр малга –  50 центнер азык!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Һәр малга – 50 центнер азык!
Авыл нигә картая?
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Авыл нигә картая?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»