Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Бер үк тырмага кабат басмасак иде...

28.06: Бер үк тырмага кабат басмасак иде...

Бер үк тырмага  кабат басмасак иде...Бәяләр тигезсезлеге өметле хуҗалыкларны аяктан екмасмы?

Кайчандыр “Большевик” колхозы Кушнаренко районында икътисади яктан иң көчлеләрдән исәпләнә иде. Идарәнең район үзәге Кушнаренкода урнашуы да күп очракта хуҗалык мәсьәләләрен ашыгыч хәл итүдә мөһим роль уйнады. Башкалар кебек үк, ашлык үстерделәр, ит-сөт җитештереп саттылар. Хәтердә, чирек гасыр чамасы элек биредә эшче көчләргә мохтаҗлык та, җитештергәнне сату проблемасы да юк иде. Хәзер колхозның исемен дә онытып баралар. Анысы да күбрәк өлкәннәр телендә генә. Әлбәттә, “безнең чорда, без эшләгән елларда...” — дип башланган сөйләшүне, гадәттә, бүгенге “заманча” җитәкчеләрнең кайберләре бик үк кабул итеп тә бетерми. Ул чакта дәүләт ярдәм итә иде, шуңа күмәк хуҗалыклар яшәде, дип җавап бирүчеләр дә бар. Бәлки, бу фикердә дөреслек тә булыр. Хәзер дәүләт ашлыкны күбрәк җитештерүне дәртләндерергә ашыкмый кебек. Субсидиянең дә “бармактан тамганы” гына эләгә. Сөткә бәяләр кимеде, техника ягулыгына арта.
“Роса” җәмгыяте белән танышканда шундый фикерләр туды.


“Большевик” колхозының “төбе комга терәлгәч”, күмәк мөлкәтне һәм эшче көчләрне саклап калу максатында фермер хуҗалыгы оештыралар. Анысы да икътисад сынауларын озак тарта алмый. Шул рәвешле, 2009 елда зур хуҗа­лыкның бер бригадасы җирлегендә “Роса” җәмгыяте барлыкка килә. Яшь аграр предприятие беренче елларда үсемлекчелек белән генә шөгыльләнергә мәҗбүр була. Бүген элекке малларның кайда һәм нинди шартларда юкка чыгу сәбәп­ләрен ачыклау актуаль түгел. Хуҗалык башлыгы Нәҗип Хисамов җәмгыять эшчәнлеген яңача шартларда оештырырга уйлаган. Аның максаты – ашыкмыйча, әмма ышанычлы рәвештә “аякка басып”, җитештерүне арттыру, яңа эш урыннары булдыру һәм эшчеләрне лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү.
Әлбәттә, башкалар кебек үк, аңа да җиңел түгел. Көннән-көн күбрәк җи­тештерүгә әзерләнгән сөтчелек тармагы зыянга эшли. Ашлыкка ихтыяҗ кимеде. Шундый шартларда җитәкчелек “дилбегәсе”н тотуга үкенмисезме, дигән сорауга да Нәҗип Миңнеәхмәт улы сорау белән җавап бирде: “Башкача юл юк, авырлыклар үткәнне сабыр гына көтәргә. Тагын нәрсә эшләргә?”
— Язгы басу эшләрен яхшы гына тәмамладык, — ди рәис. — Бөртеклеләр 1100 гектардан артмый. Үткән елгы кебек уңышка өмет итеп булмый инде. Ашламаны гына 70 тонна сатып алып, һәр гектарга берәр центнер исәбеннән керттек. Уҗым бодаеның гектар куәте 30 центнер чамасы тәшкил итте. Әлеге культураны 100 тонна чамасы саттык та, иген­челектән керем шуның белән чикләнде. Ашлыкка хаклар төшү сәбәбен берничек тә кабул итеп булмый. Без, аграрийлар, бу хәлне дәүләтнең сәүдә базарында крестьяннар мәнфәгатен яклый алырлык көч булмавы, ниндидер сәяси уен­чыларның мәкерле эше дип тә уйлыйбыз.
Бер үк тырмага  кабат басмасак иде...
Белешмә. “Роса” җәмгыя­тенә сезонлы эшләрне башкару өчен соңгы бәяләрдә 2,5-3 миллион сумлык техника ягулыгы таләп ителә. Башка чыгым­нарны исәпкә алмаганда, фәкать ГСМ алу өчен генә 600-700 тонна ашлык сатарга кирәк.

Нәҗип Хисамов сүзләренә караганда, узган елда тулай ашлык җыемының өчтән бере дизель ягулыгы сатып алуга тотынылган. Ихтимал, аграр предприятие башлыгының фикеренә башка җитәкчеләр дә кушылыр иде. Хәзер күмәк хуҗалыклардагы төп проблема – техника ягулыгына хакларның күтәрелүе һәм, киресенчә, ашлыкның сатып алу бәяләре кимү. Ничек кенә булмасын, мондый гаделсезлекне базар шартлары, көндәшлек мөнәсәбәтләре белән генә аңлатып булмый. Чөнки, әлеге тигезсезлекнең асылы аграрийларның хезмәт нәтиҗәсе, хуҗалыкларның кереме һәм яшәеше белән бәйле. Бу – куркыныч хәл. Дәүләт өчен дә, авыл өчен дә аянычлы. Ашлык экспортын арттыру турында сүз алып барганда, авыл хуҗалыгы җитештергән ашлыгын чыгымын капларлык бәядә дә сата алмый. Хәер, соңгы мәгълүматларга караганда моны федераль ведомствода да аңлый башлаганнар кебек. Аның каравы, бүген хуҗалыкларның ашлык келәтләренә алыпсатарлар чират тора. Юлга тузан да төшермиләр. Хакы түбән чакта ашлыкны булдыра алган кадәр сорарга тырыша. Нәҗип Миңнеәхмәт улы эчтән янып көенсә дә, булганын арадашчыларга бирергә ашыкмый.
– 2010 елда һәр гектардан 3-4 центнер ашлык алган идек. Елы да шулай туры килде. Оешкан вакытта мөмкинлекләр дә чиклерәк иде. Бераз малыбыз да бар иде, кышлатуда берсен дә югалтмадык. Хәзер 25 центнерлы уңыш алып та иртәгә ничек көн күреребезне фаразлап булмый, – ди ул.
“Роса”ның алдагы язмышы якты булырына район җитәкчелеге дә ышана. Чөнки, хуҗалыкның яшәеше, беренче чиратта, җитәкчесенең булдыклылыгыннан тора. Нәҗип Хисамов өметләрне аклармы, дигән сорауны урынсыз диләр район хакимиятендә.
Җәмгыять, игенчелектән тыш, терлекчелек белән дә ныклап шөгыльләнмәкче. Техник куәтләрне арттыру шуңа бәйле. Узган елда гына 1 миллион сумнан артык бәягә төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Быел “Дон-1500” комбайны өстәлгән. “Беларусь”, башка чылбырлы тракторлары да булган мәйданнарны эшкәртергә җитә. Җәмгыятьнең баш хисапчысы Илфира Әхмәтҗанова бизнес-план кысаларында әзерләнгән бурычларның үтәләчәгенә ныклы ышана. Ни дисәң дә, бүгенге сан-күрсәткечләр аша ул киләчәкне кемгә караганда да яхшырак һәм төгәлрәк төсмерли.
– Даими рәвештә 10нан артык кеше эшли. Сезонлы мәшәкатьләрдә алар саны егермедән арта. Уртача айлык хезмәт хакы 15 мең сумнан ким түгел. Башкалар белән чагыштырганда икътисади хәлебезгә зарланып булмый. Аякка ышанычлы баскач кына атлап китү җиңелрәк, диләр бит. Без дә ашыкмыйбыз, ләкин, артта түгелбез, – ди Илфира Радик кызы.

Олег Төхвәтуллин.
Кушнаренко районы.





Басып чыгарырга



Селекция тармагы  яңа сулыш алсын!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Селекция тармагы яңа сулыш алсын!
Ә Фрунзеда —  сөт елгалары!
16-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Ә Фрунзеда — сөт елгалары!
Тавык башыннан - ике сум
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Тавык башыннан - ике сум
“Кәҗәне дә, җирне дә  яратабыз!”
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”
Һәр малга –  50 центнер азык!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Һәр малга – 50 центнер азык!
Авыл нигә картая?
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Авыл нигә картая?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»