Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Запас” җәйләвендә сөт арта

28.06: “Запас” җәйләвендә сөт арта

“Запас” җәйләвендә  сөт артаСыйфатлы һәм мул тупланган мал азыгы кырмыскалылыларга сөт җитештерүне тагы да арттырырга булышлык итәчәк.

Кырмыскалы районы хуҗалыклары быел һәр баш малга кимендә 35әр центнер азык хәзерләү бурычын куйды. Аграр предприятиеләрдә кышлату чорын уңышлы үткәрү өчен 10,5 мең тонна печән, 29 мең тонна сенаж һәм 21 мең тонна силос тупларга кирәк. Җәйнең тәүге атналарындагы һава торышы көйсезлеге нәтиҗәсендә, хуҗалыкларда мал азыгы туплау кампаниясенең берникадәр соңга калуы үзен сиздерә, әлбәттә. Шул ук вакытта, күңелне тынычландырганы да бар: туфракта дым җитәрлек һәм алдагы җылы көннәрдә яшел массаның күзгә күренеп артачагына ышаныч зур. “Артемида”, “Крона” һәм “Бүләк” хуҗалыклары сенаж салуны уңышлы дәвам итә. КырмыскалыАгро” предприятиесендә печәнгә төштеләр.


Районда мал азыгы культуралары гомум чәчү структурасында 12,4 мең гектарны, ягъни, сөренте­ләрнең 16 процентын били. Күпьеллык үлән планта­цияләре мәйданы артты. Аларның 80 про­центтан күбрәге кузаклы культураларга бирел­гән.
— Узган ел, сабан­туйлар­ны бәйрәм иткәч тә мал азыгы хәзерли башлаган идек, быел өч атнага соңга калынды, — ди район хакимиятенең авыл ху­җа­лыгы идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Мөхәммәткулов. — Әле дә узган атнаның икенче яртысындагы койма яңгыр­лар сенаж салуны да, печән чабуны да туктатты. Кояшлы көндә дә җилнең салкын булуы яшел тез­мәләргә кибәргә мөмкин­лек бир­мәде. “Яшел урак”ка яхшы әзерләндек. Барлык төр үләнне ча­барга сәләтле 62 берәмлек чапкычыбыз бар. Үзйө­решлеләре, шул исәптән 12 комбайн басуга чыгарга әзер тора. Аграр хуҗа­лыклар әлегә МТСтан ярдәм сорарга ашыкмый. Хөкүмәт биргән субсидия­ләрне файдаланып, алдан тупланган ягулык та җитәрлек күләмдә.

Республика хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә. 26 июньгә булган мәгълүматларга караганда, күпьеллык үлән 73 мең гектарда (планга карата 15 процент) чабылган. Узган ел күрсәткеч шушы чорда 9 процент иде. 13 мең тонна (2 процент) печән тупланган һәм 99 мең гектарда (6 процент) сенаж салынган. Сенаж һәм печән өчен күпьеллык үлән плантацияләрен чабуда Авыргазы, Стәрлетамак, Чакмагыш һәм Кырмыскалы районнары алда бара. Биредә планлаштырылган мәйданнарның 41-32 процентында яшел масса тезмәләргә салынган.


“Запас” җәйләвендә  сөт арта
Кырмыскалылыларның быел мал азыгы хәзерләүгә җитди тотынуы очраклы түгел. Районда аграр җи­тештерүне үстерү программасы кысаларында, авыл хуҗалыгы предприя­тие­ләре ит һәм сөт җи­тештерүне арттыруга зур бурычлар билгеләде. Хаки­мияттән алынган мәгълү­мат­лар буенча, әлеге вакытта аграр һәм фермер хуҗалыкларында 7 мең башка якын сыер малы асрала. Шәхси ихаталарда алар 15 мең баштан да күбрәк.
— Кызганычка каршы, сөт сатып алу бәяләре әлегә кадәр түбән булды, — ди авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы Айрат Касыймов. — Литрын 15 сум белән сатканнар да булды, хәзер уртача ике сумга күтәрделәр. Түбән бәяләрне вакытлыча дип уйлыйбыз. Әмма, сату бәясе дип һич тә савым сыерларын киметүгә юл куймаячакбыз. Әле алар аграр хуҗалыкларда — 3087, фермерларда 426 баш тәшкил итә. Район буенча көндәлек тулай савым 40 тоннага якынлаша, һәр сыердан тәүлеклек күрсәт­кеч 14,7 килограмм тәшкил итә. Сөт җитештерүне арттыруда иң мөһиме токымлы мал һәм сыйфатлы азык булуын истән чыгармыйбыз.
Токымлы таналар исә­бенә көтү яңартыла. “Артемида” аграр предприятиесе, мәсәлән, узган елда чит илдән 671 баш нәселле мал кайтарды. Биредә көн саен 22 тонна сөт җи­тештерелә. Әйткәндәй, соңгы елларда районда терлекчелек фермалары саны шактый кимеде. Мал­ларның бер өлеше зур комплексларга озатылды, бер өлеше читтән керүче инвесторлар карамагына күчте.
“Крона” җәмгыятенең Шәйморат авылындагы фермасы мал саны буенча да, чимал җитештерүдә дә тотрыклы булып кала. 160ка якын савым сыеры асралган фермада узган ел һәр сыердан 6 мең килограммнан күбрәк сөт савып алынган. Шәй­морат фермасы — районда алдынгы. Көндәлек савымны алар 20шәр килограммнан арттырган. Әле маллар хуҗалык биләмә­ләренең ха­лык телендә “Запас” дип йөртелгән көтү­легендә иркендә йөри. Сусыл азык мул.
— Сөтне җәйләү чорында күбрәк җитешереп калырга тырышабыз, — ди ферма мөдире Фәнзил Фәйзуллин. — Үзкыйммәте арзангарак төшә. Сөт сату бәяләре элекке дәрәҗәдә сакланган хәлдә дә хуҗа­лыкларга җиңелрәк булыр иде. Авылда җәйге эшләр­нең һәммәсе дә техникага, эшче кулларга һәм акчага бәйле бит. Бу яклап безнең борчыласы юк. Мал азыгы хәзерләү чорында техника да җитә, механизаторларыбыз да үзебезне­ке. Көне елны туйдырган чорда, бүген хуҗалыкта да, крестьян ихаталарында да печәнгә төшәргә әзерлә­нәбез. Халыкта да мал ишле. Хуҗалыгыбыз көчле булгач, авыл кешеләре дә ярдәмсез калмас.

Олег ЗАРЕМИН.
Кырмыскалы районы.





Басып чыгарырга



Селекция тармагы  яңа сулыш алсын!
Вчера, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Селекция тармагы яңа сулыш алсын!
Ә Фрунзеда —  сөт елгалары!
16-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Ә Фрунзеда — сөт елгалары!
Тавык башыннан - ике сум
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Тавык башыннан - ике сум
“Кәҗәне дә, җирне дә  яратабыз!”
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”
Һәр малга –  50 центнер азык!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Һәр малга – 50 центнер азык!
Авыл нигә картая?
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Авыл нигә картая?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»