Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кырмыскалыда “Басу көне” үтте

Кырмыскалыда “Басу көне” үтте
31.07.2018 / Авыл хуҗалыгы

Кырмыскалыда “Басу көне” үттеБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, эш сәфәре белән Кырмыскалы районында булып, төньяк урман дала зонасында авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыюны оештыруга багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты.

Эш сәфәре барышында Рөстәм Хәмитов Русиядә һәм чит илдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карады. “Ростсельмаш” компанияләр төркеме вәкилләре төбәк җитәкчесен, шулай ук, Башкортстанда да файдаланылучы ашлык комбайннары, тракторлар һәм башка техника белән таныштырды. Күргәзмәдә, республикада билгеле булган модельләрдән тыш, яңалары да тәкъдим ителде.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, “Артемида” җәмгыятендә файдаланылучы техниканы карады. Токымлы терлек үрчетү белән шөгыльләнүче бу хуҗалык директоры Евгений Пожидаев белдерүенчә, барлык техника да Русиядә җитештерелгән. Аның төп аермасы – яңа технологияләрне куллануны күзаллаучы “җирне дөрес эшкәртү” системасы. Мәсәлән, телеметрия системасы ярдәмендә басуларда алып барылган эшкә тулысынча контрольлек итеп була.

Рөстәм Хәмитов хуҗалык җитәкчелеге белән предприятиенең икътисади күрсәткечләрен, шулай ук, җитештерүчәнлекне арттыру, заманча санлы технологияләрне кертү мәсьәләләрен тикшерде.
Арытаба Башкортстан Башлыгы кукуруз, көнбагыш, бөртекле һәм башка культуралар чәчүлекләрен карады. Анда, шулай ук, кукурузны орлыкка үстерү, аның республикадагы туфрак-климат шартларында үз-үзен тотышы, көнбагыш гибридлары үзенчәлекләре һәм бөртекле культуралар орлыкларын сату мәсьәләләре тикшерелде.



Фото: (Башкортстан Башлыгы сайтыннан)



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

144 (25298) от 13 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»