Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җилкәннәр җилдә сынала

Җилкәннәр җилдә сынала
02.08.2018 / Авыл хуҗалыгы

Җилкәннәр җилдә сыналаФедоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгы җитәкчесе Фәйруз Галиев заман технологияләренә таянып эшли һәм һәрдаим югары уңышларга ирешә.

Катлаулы реформалаштыру елларын уңышлы үтеп чыккан эре хуҗалык җитәкчеләре арасын­да тәҗрибәле агрономнар, зоотехниклар, мал табибы, механиклар байтак булса да, бухгалтер – сирәк күренеш. Ә менә Федо­ровка районының бүген әйдәп баручы Фрунзе исемендәге хуҗалыгына Фәйруз Галиев җитәкче булып колхоз бухгалтеры вазыйфасыннан килә.


Авыл хуҗалыгы производствосында бүгенге җитәкче эшчәнлеге совет чорындагы эш стиленнән һәм ысулыннан нык аерыла. Совет чоры җитәкчесе, җитештерү күрсәткечләре белән беррәттән, террито­риянең социаль-икътисади иминлеген һәм үсешен тәэмин итәргә дә тиеш иде. Болар – мәктәп, балалар бакчалары, эшчеләргә йортлар, юллар төзү, халыкны җылылык һәм эчәр су белән тәэмин итү. Язучылар, артистлар, мәдәният эшлекле­ләре белән очрашулар, мәктәп укучыларының җәйге ялын оештыру, ирекле халык дружиналары булдыру, судларга йөрү һәм башка эшләрдә дә хуҗалык җитәкчесе турыдан-туры катнаша. Бүген болар­ның күп өлеше заман җитәкчесе эш­чәнлегенә кагылмый да кебек. Әмма, заман башка – заң башка, дигән­дәй, бүген аларга карата башка югары таләпләр куела. Фәйруз Заһретдин улы өчен дә хуҗалыкны үстерү һәм аны яңадан-яңа үрләргә чыгару мөһим максат булып тора. Соңгысы – җитеш-терүне модернизацияләү, заманча техника сатып алу белән турыдан-туры бәй­ләнгән. Хезмәткәрләр дә үз таләпләрен куя – гаражлар җылы һәм яктыртылган булырга тиеш. Машина һәм тракторлар да хәзер кондиционерлар белән җиһазландырылган, сөт тә чиләк белән ташылмый, ә сөтүт­кәргечләрдән шунда ук махсус җай­ланмаларга тутырыла. Әйе, заман да, технологияләр дә, кешеләр дә үзгәрә.
Фәйруз Галиев гади крестьян гаиләсендә дүр­тенче бала булып дөньяга килә. Әтисе – водитель, әнисе колхозчы булып эшли. Мәктәп елларында механизатор ярдәмчесе була, терлекчелектә хезмәт сала. Ул вакытта колхоз үсмерләрне эшкә җәлеп итә, алар аз булса да эш хакы да ала, хезмәт сөючән булып үсә иде. Бер сүз белән әйткәндә, Фәйруз Заһ-ретдин улы мәктәп яшеннән авыл тормышында актив катнашып, аны яратып үсә, шуңа күрә укуын тәмамла­гач, туган колхозында эшкә кала. Ихтимал, ул вакытта егет еллар үтү белән әлеге колхозга җитәкчелек итәрмен дип башына да китер­мәгәндер, чөнки ул инде күңеле белән Совет Армиясе сафларында була.
Ватан алдындагы бурычын үтәгән-нән соң, Фәйруз Галиевны кайда укырга керергә дигән уй борчый башлый. Нәтиҗәдә, ул аграр тармакны сайлый һәм Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә.
Вузны кызыл диплом белән тәмамлый һәм туган колхозына эшкә кайта. Хез­мәт эшчәнлеген диспетчер булып башлый. Эш кызыклы була һәм оештыру сәлә­те таләп итә. Җиде ел дәва­мында ул хуҗалык итүнең барлык үзенчәлекләренә төшенә. Технологик процессларга җитәкчелек итәргә өйрәнә. Ә көннәрдән бер көнне аны хуҗалык җитәкчесе Нурфәиз Нас­ретдинов чакыртып ала да баш бухгалтер итеп тәгаенләве турында белдерә.
Узган гасырның 90нчы еллары ахырында авыл хуҗалыгы предприя-тиеләре эшчәнлегендә хәл итәсе мәсьәләләр, әлбәттә, күп була. Финанс ресурсларын нәтиҗәле файдалану таләп ителә, чөнки дәүләт ярдә-ме үз вакытында һәм тиешле күләмдә булмый. Салым законнары даими рәвештә үзгәреп тора, аларны тиз арада үзләштерү таләп ителә. Бер сүз белән әйткәндә, Фәйруз Галиев баш бухгалтер вазыйфасында чүкеч белән сандал арасындагы корыч кебек чыныга. Чүкеч хуҗалык җитәкчесе булса, сандал ролен матди ресурслар белән тәэмин итүчеләр, банклар, төрле инспекция­ләр башкара. Иң беренче чиратта алар баш бухгалтерга шалтырата. Иң мөһиме – бухгалтер белән хуҗалык җитәкчесе һәрвакыт уртак тел табып, берлектә дөрес карар кабул итә. Бу, әлбәттә, хуҗалыкны саклап калуда мөһим роль уйный.
Биш елдан соң авыл хуҗалыгы җитештерү копперативы рәисе Нур­фәиз Насретдиновны Федоровка районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп тәгаенлиләр. Фрунзе исемендәге хуҗалыкны җитәкләргә исә ул эшне лаеклы дәвам итәргә һәм нәтиҗәле оештырырга сәләтле белгеч Фәйруз Галиевны күндерә. Шулай итеп, 2004 елдан башлап Фәйруз Заһретдин улы хуҗалыкны җитәкләп килә.
Әлбәттә, һәр көн тарихка кереп калырлык вакыйгалардан һәм экспериментлардан тора. Аграр сәнәгать комплексын үстерү буенча дәүләт программалары кабул ителә башлагач, тармакның киләчәгенә дә ышаныч уяна. Күпләр технологик процессларны модер­низацияләүгә алына, чит илдә җитештерелгән машиналар һәм җиһазлар сатып ала. Әмма 2008 елда башланган көрчек Русиянең аграр тармагын да читләп үтми. Бу вакытка Фәйруз Галиев зур бурычларга батмый гына хуҗалык техникасын яңартырга өлгергән була инде. Аңа бухгалтер булып эшләү дәверендә тупланган тәҗрибәсе ярдәм итә. Ике елдан соң яңа сынау – соңгы 100 елда иң көчле корылык килә. Аны да җиңәләр, иң мөһиме – терлек санын киметмиләр. 2012 елдагы икенче корылык та Фәйруз Галиев хуҗалыгын сындырмый.
Фрунзе исемендәге авыл хуҗа-лыгы кооперативы җитәкчесе терлекчелек тармагына аерым игътибар бүлә. Ул берничә ел эчендә үсемлек­челектә уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булуын аңлый. Ә менә терлекчелек, аеруча сөтчелек тармагын яңа баскычка чыгару өчен ким дигәндә 6-8 ел таләп ителә. Терлекчелек өчен мул азык запасы кирәк, ә үсемлек­че­лектә мал азыгы культураларын игү бөртеклеләр өчен ныклы нигез әзерли. Биредә бары да үзара бәйләнгән, менә ни өчен күпчелек хуҗа­лык­лар мөгезле эре терлекне бетер­гәндә ул аларны саклап калырга тырыша.
Ул арада Башкортстанда сөтчелек терлекчелеген үстерү буенча “500 ферма” программасы җәелдерелде. Аның төп асылы – фермаларны модерни-зация­ләүгә тотынылган чыгымнарны каплату. Фрунзе исе-мендәге хуҗалык әлеге проектка республикада беренчеләрдән булып кушылды. Моның өчен җитәкчегә министрлык белән хуҗалык арасындагы юлны, әлбәттә, күп таптарга туры килә. Нәтиҗәдә, терлекчелек фермасы яңара, сыер саву, мал азыгы хәзерләү технологиясе камил-ләштерелә. Хөкү­мәтнең терлекчелек тармагына күрсәткән шундый зур ярдәмен­нән соң авыл халкында киләчәккә ышаныч тагын да ныгый. Хуҗалык әлеге программада икенче тапкыр катнашу турында карар кабул итә. Нәтиҗәдә, бүген Фрунзе исемен­дәге хуҗалыкның ике терлекчелек комплексы да нигездән төзекләндерелеп, алар токымлы савым сыерлары белән тулыландырыла.
Фәйруз Галиев үсемлекчелек тармагында да уяу булырга кирәклеген яхшы аңлый. Чәчү әйләнешендә культураларны чиратлаштырырга кирәк. Мәсәлән, кайбер хуҗалыклар, акча артыннан куып, көнбагышны тиешле нормадан күбрәк чәчә. Әйе, бүген ул акча китерә, әмма иртәгә туфракның уңдырышлылыгын тергезү өчен тагын да күбрәк акча салырга кирәк булачак. Шуңа күрә көнбагышны ул тиешле күләмдә генә чәчә. Орлыкны да Фәйруз Галиев билгеле поставщиклардан гына ала.
Фрунзе исемендәге хуҗалыкта мал азыгы хәзерләүдә кузаклы культураларны, судан, татлы мисыр тарысын отышлы кулланалар. Мисыр тарысы орлыкка өл­гермәсә дә, масса шикәргә бай. Шуңа күрә патоканы аерым сатып алырга туры килми. Агымдагы елда сынау төрендә судан үләненең Себер селекциясен чәчкәннәр. Ул яхшы үскән, шуңа да бүген инде аның орлыгын күпләп сатып алу турында уйланалар.
Туфракны эшкәртү технология-сендә дә Фәйруз Галиев сыналган алымнарга, нәтиҗәләргә, тәҗрибәгә таяна. Ул, нигездә, туфракны классик эшкәртү ысулын файдалана. Дөрес, шикәр чөгендере чәчүдән акрынлап баш тарткан. Монда җитәкченең гаебе юк, киресенчә, заводлар басымы комачаулый. Хуҗалыкта әлеге культураны үстерү технологиясе күптән үзләштерелгән. Шикәр чөгендерен хәзерләү чоры җиткәч, завод үз шартларын куя башлый, ә алар җитеш-терүчеләр файдасына түгел, әлбәттә. Моннан тыш, техника да яңартуны таләп итә, ә ул кыйммәткә төшә. Шуңа күрә шикәр заводлары үз эшен җайга салмый торып, хуҗалыкта чөгендер үстерүне тергезергә ашыкмыйлар. Киләсе елда майлы культуралар, аеруча ак горчица мәйданнарын арттырырга ниятлиләр. Тәүдә – 100 гектарда. Фәйруз Галиев әлеге культу-раның тиз өлгерүен аңлый, шул ук вакытта ул басуларны авырулардан арындыра һәм уҗым чәчү өчен яхшы җирлек әзерли.
Күптән түгел без җитәкче белән хуҗалык буенча йөрдек. Дөресен әй-тим, ул – бик көчле җитәкче. Ул билгеләгән үсеш планнары һәркайсы игътибарга лаек. Фәйруз Галиев башта мөмкинлекләрне барлый, арытаба дөрес карар кабул итә. Русиянең авыл хуҗалыгы үсешкән әйдәүче төбәкләренең берсе булган Башкорт-станның агросәнәгать комплексы нәкъ Фәйруз Галиев кебек җитәкчеләргә таяна!

Рәзит НУРЛЫГАЯНОВ,
авыл хуҗалыгы фәннәре
докторы, БДАУ профессоры.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»