Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Басу көне” тәҗрибә уртаклашу гына түгел

“Басу көне” тәҗрибә уртаклашу гына түгел

“Басу көне” тәҗрибә  уртаклашу гына түгелКараидел төбәгендә үткән чарада республиканың 13 районы вәкиле катнашты.

Әлеге чара кысаларында кунаклар төньяк урман-кыр зонасында авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыюны оештыру буенча семинар-киңәшмә дә узды. Анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты. Семинарның пленар өлешен тармак министры урынбасары Павел Иофинов ачты. Ул барысына уңышлы көн теләде, шулай ук, аграрийларга әлеге чарадан файдалы мәгълүмат тупларга киңәш итте.


Муниципалитетның авыл хуҗалыгы тармагы үсеше турында Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин доклад белән чыгыш ясады. Район өчен авыл хуҗалыгы мөһим үсеш тармагы булып тора һәм аның социаль-икътисади үсешенә җитди йогынты ясый.
– Агымдагы елда, яз соңга калып килү сәбәпле, язгы кыр эшләрен үткәрү акрынрак темп белән барды, – диде Илдар Вил улы. – Моңа карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары бөртекле һәм мал азыгы культураларын тулы күләмдә чәчте.
Кабул ителгән чаралар соңгы елларда әлеге культураларның уңдырышлылыгын арттырды. Район хуҗалыклары элита, югары репродукцияле орлыкларны файдалана, чәчүлекләр минераль һәм органик ашламалар белән баетыла. Туфрак уңдырышлылыгын арттыруның төп ысулы – әчкелтем туфракны известь белән ашлау.
Узган елда “Туфрак уңдырышлылыгын арттыру” дигән республика программасы кысаларында “Зуевское” җәмгыятендә 2171 гектар әчкелтем туфрак эшкәртелде. Бу максатка 9 миллион сум акча тотынылды.
Район хакимияте башлыгы билгеләвенчә, төньяк-көнчыгыш зонадагы һава шартлары ашлыкны онга җитештерү мөмкинлеге бирми, шуңа күрә бөртекле культураларны терлекчелек продукциясе алу өчен файдалану отышлы.
– Узган ел йомгаклары уҗым культураларын (арыш, бодай, тритикале) эшкәртү безнең зона өчен нәтиҗәле булуын күрсәтте, – диде ул. – Киләсе елда әлеге культураларны 4 мең гектарда чәчү күзаллана. Рапсның базардагы ихтыяҗын һәм югары рентабельлелеген исәпкә алып, киләчәктә аны чәчү мәйданын арттыру планлаштырыла. Агымдагы елда ул 376 гектарны били.
Элек-электән районда карабодай югары уңыш бирүче культура булып исәпләнә. Муниципалитетта карабодай ярмасы җитештерү буенча цех эшли, шул рәвешле аны сату проблемасы хәл ителә. Эшкәртү өчен чимал күршедәге районнардан да китерелә.
Илдар Вил улы белдерүенчә, районда терлекчелек күрсәткечләре дә уңай динамикада үсешә. Федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә районда терлекчелек тармагы үстерелә. Алты ел дәвамында 22 фермер хуҗалыгы гомум бәясе 72,5 миллион сумлык “Эш башлаучы фермер”, “Терлекчелек гаилә фермаларын үстерү” программалары буенча грантларга ия булган.
– Әйткәндәй, республикада “Басу көне”н оештыру яхшы традициягә әверелде, – диде хакимият башлыгы. – Бу – тәҗрибә уртаклашу гына түгел, тармакның алдынгы технологияләрен тикшерү, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү дә. Әлеге чараны һәр зонага бүлеп үткәрү берлектәге эшнең нәтиҗәлелеген арттыра.
Семинарның гамәли өлеше “Зуевское” җәмгыяте нигезендә үтте. Биредә аграрийлар игътибарына терлекләрне асрау һәм үстерү өчен махсус җиһазлар, силос һәм сенаж хәзерләү өчен консервантлардан торган зур күргәзмә эшләде. Хуҗалыкның сынау басуында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре, әче туфракны ашлау, ашламалар куллану нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Колачлы чараны үткәрү өчен “Зуевское” хуҗалыгы сайлану очраклы түгел. Алдынгы предприятиенең төп эшчәнлек юнәлеше – Герефорд токымы нигезендә ит терлекчелеген үстерү. Бүген хуҗалыкта 1000 баш терлек исәпләнә, аның ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган техника паркы бар. Агымдагы елда предприятиедә 500 баш малга исәпләнгән терлек симертү фермасын төзи башладылар. Инвесторның планнары зур, һәм ул ирешелгәннәр белән генә чикләнергә җыенмый.
Соңыннан семинарда катнашучылар заманча сугым цехы эшчәнлеге белән танышты һәм эш нәтиҗәләренә йомгак ясады.

Зилә ЗАКИРОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Эшләр идарәчесе тәгаенләнде
Сегодня, 16:45 :: Сәясәт
Эшләр идарәчесе тәгаенләнде
Мостай Кәрим  - безнең йөрәкләрдә
Сегодня, 15:46 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим - безнең йөрәкләрдә
Радий Хәбиров -
Сегодня, 14:42 :: Җәмгыять
Радий Хәбиров - "ПАЗ"икта
Вчера, 15:00 :: Көнүзәк
"Ашан"да янгын чыккан
Башкортстанда янә җир тетрәгән
Вчера, 14:11 :: Көнүзәк
Башкортстанда янә җир тетрәгән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»