Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Эссе дими, салкын дими, көне-төне тирең түктең...”

14.08: “Эссе дими, салкын дими, көне-төне тирең түктең...”

“Эссе дими, салкын дими, көне-төне тирең түктең...”Стәрлетамак районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мул уңыш белән сөендерә.

Республикабыз басуларында – урак өсте. Җир йөзендә хөрмәткә иң лаек һөнәр ияләре – игенчеләрнең эше кызган мәл. Тырышып, тир түгеп чәчкән, үстергәнне әрәм-шәрәм итми җыеп аласы, бураларга саласы бар. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада алда барган, чәчү мәйданнары шактый зурдан булган Стәрлетамак районында да күмәк эш кайный.


Әлбәттә инде, бу вакытка парга сөрү планы районда 100 процентка үтәлде, һәр гектарга 30,1 килограмм актив матдә хисабыннан минераль ашлама кертелде. Ягъни, урак белән беррәттән, киләсе ел уңышы өчен дә хәстәрлек күрелә.
Күпьеллык үләннәр 12 648 гектарда чабып алынды, бу – планда каралган мәйданнарның шулай ук 100 проценты. Шартлы бер баш терлеккә 9,7 центнер азык әзерләнде дә инде. Әлеге вакытта печән һәм сенаж хәзерләү мәшәкатьләре дә тынмый. Берьеллык үләннәрне чабу бара. Күпьеллык үләннәр дә икенче катка өлгерде.
“Салават” агрофирмасы һәм “Дуслык” хуҗалыгы уҗым бодаен суктыруга 27 июльдә төшкәннәр иде. 7 августка районда планда каралган мәйданнарның 22,5 процентында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урып-сугылды һәм 382 947 центнер ашлык җыеп алынды. Бер гектардан уңыш уртача 24,5 центнер тәшкил итә.
Районда шулай ук көнбагыш, рапс, горчица, җитен кебек техник культуралар, бәрәңге үстерүгә, яшелчәчелеккә зур игътибар бирелә. Бүгенге базар шартларында аларга ихтыяҗ зур.
Уңышның нигезен тәэмин итүче алшартларның берсе, әлбәттә инде – заманча техника. Быел район басуларында бөртеклеләрне җыюда 100 комбайн, 150 йөк машинасы эшли. Игеннең дымлылыгы 14 процент, ягъни дәүләт стандарты таләпләренә туры килә, киптерүне таләп итми диярлек. Ераграк басуларда салам, вакланып, ашлама буларак сибеп калдырылса, кайберләреннән салам җыелып, прессланып, хуҗалыкларга кайтарыла.
Урак кыза. Инде көннәр әйбәт торсын, ә игенчеләр үзләренең кулларыннан килгәннең барысын да эшләячәк. Шагыйрә Кәтибә Кинҗәбулатова шигырендәгечә: “сары дулкыннарны алтын итү” өчен бөтен көчен куячак.

Ләйсән МӘЙОСЫПОВА.
Стәрлетамак районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хезмәт кешесенең абруе артачак
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Хезмәт кешесенең абруе артачак
Конкурс игълан ителә
Сегодня, 11:10 :: Җәмгыять
Конкурс игълан ителә
Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?
Сегодня, 10:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?
Армиягә китми егетләр...
Сегодня, 10:19 :: Җәмгыять
Армиягә китми егетләр...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»